Бер еллык хезмәт - Казанда "Үзгәреш җиле" җыр фестиваленең беренче концерты үтте (видео)

Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең беренче концерты үтте. Тамашаны әлеге милли музыкаль проектка башлангыч биргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Татар телендә башкарылучы популяр музыканы сыйфатлы итеп үстерүгә ярдәм итү һәм аны дөнья сәхнәсенә алып чыгу максатын куйган әлеге музыкаль проектны башкарып чыгуга бер ел чамасы вакыт киткән. Концерт уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә проектның генераль продюсеры, Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, фестивальнең асылын аңлатып: "Без игътибарны татар җырының үзенә юнәлттек, бүгенге сәнгать тенденцияләреннән чыгып музыкаль эстетикага тәэсир итәсебез килә", - дигән иде. 

Алтын мирастагы татар җырлары - латиноамерика, джаз, мюзикл, этно, психоделика стильләрендә

Бүгенге концерт әлеге идеядән башланган эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак тәкъдим ителде. Килгән тамашачылар татар музыкасының алтын мирасын тәшкил итүче әсәрләрне яңа яңгырашта ишетә алды. Проектның музыкаль җитәкчесе, Мәскәүдән махсус чакырылган дөньякүләм танылган музыкант, трубада уйнаучы Вадим Эйленкриг җитәкчелегендәге джаз оркестр һәм театрның симфоник оркестрына кушылып, татар җырчылары әлеге җырларны латиноамерика, джаз, мюзикл, этно, психоделика стильләрендә башкарды. 

Бүгенге программада 29 чыгыш ике өлешкә бүлеп бирелде. «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә халыкара конкурслар лауреатлары Лилиана Газизова, Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Марсель Вәгыйзовлар катнашты. Моннан тыш, тамашачы бүген татар эстрада сәхнәсе аша таныш Илвина Миңнегалиева, Зәринә Хәсәншина, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Шәйхразиев, Раяз Фасыйховның чыгышларын карый алды. Фестивальдә шулай ук Айгөл Гардисламова, Зәринә Вилданова, Карина Җиһаншина, Әмир Әхмәдишин, Илнар Миранов, Рамил Морадымов, Камил Хәйбуллин, Максут Юлдашев, Юлия Гарифуллина, Әлфия Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Концертта ил күләмендә үткәрелгән "Голос" проекты аша танылган Румия Ниязова белән Язилә Мөхәммәтова та җырлады. Беренче бүлек ахырында дөньякүләм танылган музыкант Вадим Эйленкриг, оркестрга кушылып, трубада "Әдрән диңгез" әсәрен башкарды. Проектка шулай ук дөньякүләм танылган музыкант, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Гайнуллин чакырулы иде, ул берничә җырга кушылып, баянда партияләр башкарды. 

Чыгышларны бизәгән биюләрне "Дорога из города" хореография ансамбле башкарды.

Концерт репертуарын башлыча 60-70нче елларда язылган әсәрләр һәм татар халык җырлары тәшкил итте. Алар арасында Салих Сәйдәшевнең "Хуш, авылым", Заһит Хәбибуллин белән Нәкый Исәнбәт иҗат иткән "Бормалы су", Мәсгуть Имашев белән Илдар Юзеев язган "Кыр казлары артыннан" җыры, "Ай, былбылым", "Рәйхан", "Ак калфак", "Нигә яна йөрәгем" һ.б. татар халык җырлары булды.

Концертны Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев белән "Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреаты Марина Ясельская алып барды. Тамашаны сәхнәгә куючы режиссер - Юрий Александров.

Сәхнә бизәлешен дөньякүләм танылган сценограф Виктор Герасименко башкарган, "Үзгәреш җиле" фестиваленең сәхнәсе таҗлы чәчәкне хәтерләтә иде. Җырлар барышында таҗлар ачылды-ябылды, әйләнде. Арттагы экранда җырларга туры килгән видеокадрлар бирелеп барды.

Тамашачылар: "Үзгәрешләр чыннан да кирәк иде"

Бүгенге тамаша тулы залда үтте. Билетлар бәясе 330-1650 сум иде, алар концертка кадәр өч атна алдан сатылып беткән.

Концертны башыннан ахырына кадәр караган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов антракт вакытында журналистлар белән кичерешләрен бүлеште. 
"Кичерешләр бик позитив. Безнең музыканы, артистларны Татарстаннан читтә дә белүләрен телисе килә. Минемчә, әлеге мәсьәлә хәл ителә. Безнең опера театры, аның җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов күп көч куйды. Үзгәреш җиленең, хәрәкәт буларак, алга таба да дәвам итәчәгендә шикләнмим. Мин үзем бик позитив бәялим. Миңа әлегә барысы да ошый. Дәвамы булачак. Тамашачыларга да ошый. Сезгә дә ошагандыр. Бу үзгәреш, замана җаена туры китерү безгә кирәк иде. Барысы да килеп чыгар кебек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Тамашачылар арасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт советы рәсие Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин бар иде. Бирегә депутатлар, эстрада артистлары, телевидение алып баручылары, галимнәр килгән. Шунысын да әйтү кирәк, тамашачыларның күпчелеген урта һәм олы яшьтәгеләр тәшкил итте.

Чаллыдан Сания Нигъмәтҗанова "Үзгәреш җиле" фестивален карарга махсус килгән. Аның фикеренчә,  татар эстрадасында үзгәрешләр, чыннан да, кирәк иде. "Әлеге концертта безнең яшь чакта язылган җырлар башкарылды, аларны үзенчәлекле, гадәти булмаган яңгырашта тыңлавы кызык. Кайбер җырчылар моңны биреп бетерә алмаганнар, кайбер җырларның иске варианты уңышлырак кебек тоелды", - дип, фикерләрен бүлеште ул.

Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов "Татар-информ" корреспондентына бүгенге концерт турында фикерләрен җиткерде: "Бер елда гына татар эстрадасында барлык җыелып килгән мәсьәләләрне хәл итү реаль түгел, әмма бу фестивальнең югары дәрәҗәдә узуы өмет уята, аның дәвамы булыр", - диде ул.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай да проект дәвамлы булган очракта гына татар эстрадасына үзгәрешләр алып килергә мөмкин, дигән фикердә. "Мин ачык күңел белән килдем. Яңалык, үзгәреш шатландыра, әлбәттә. Проектка тәнкыйть белән караган очракта исә кайбер җырларның аранжировкаларын үзгәртсәң, яхшырак булыр иде кебек. Мәсәлән, Алинә Шәрипҗанова җырында (Алинә Шәрипҗанова "Гөлҗамал" татар халык җырын башкарды - А.И.) аңа һаваны тиешенчә биреп җиткермәделәр шикелле тоелды, аңа үзенә җырларга ирек җитмәде, дип саныйм. Ә иң мөһиме - үзгәреш булуы яхшы. Әмма бу үзгәреш бүгенге чара белән чикләнмәскә тиеш", - диде ул.

"ТНВ" телеканалы алып баручысы Венера Иванова: "Мин бу концертка үзем өчен яңалык ачарга, музыка тыңларга килдем. Миңа ошый, чыннан да зәвыклы. Монда барысы да дулкынлана, артистларның дулкынлануы да сизелә, һәм бу күренеш биредәге мохиткә тагын да матурлык өсти", - дип, кичерешләре белән бүлеште. 

"Үзгәреш җиле" фестиваленең икенче концерты иртәгә шул ук залда булачак. 4 декабрьдә исә фестиваль Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сараенда узар дип көтелә. 


 



чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кайгыда да, шатлыкта да бергә без Мин иң бәхетле хатын идем. Яраткан ирем, кызыбыз туды. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә сынау әзерләгән булган икән. Ирем түзәр микән дигән сорау белән башланды һәр көнем ул вакытта...
    16714
    3
    105
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    5491
    7
    58
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    4933
    3
    44
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    3804
    0
    39
  • «Ә мәхәббәт гомерләрдән озын...» Хәдичә хәзрәтләре үлем түшәгендә ятканда, Мөхәммәд пәйгамбәребез аның янына килә һәм хәл-әхвәлен сораша, аннан болай ди: «Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак – фиргавен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең... Аларга миннән сәлам әйт!»
    3498
    0
    37
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 ноябрь 2022 - 13:01
    Без имени
    Ирегез чыгып кит дигэн сузне котеп кенэ торган инде, анын чыгып китергэ дигэн уе куптэн булган, сез тизлэткэнсез генэ. Всё равно китер иде, икенче жае чыгар иде. Сез, узем куып чыгардым диеп узегезне гаеплэп яшисез. Ирегезгэ шулай жайлы булган балалар алдында да.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 24 ноябрь 2022 - 09:46
    Без имени
    Хыянәтне бернәрсә белән дә аклап булмый. 40 ел үтте хыянәтенә, менә кичә булган кебек кенә. Йөрәктән китми. Кабат бәрепләр үтерәсе килә. Сез ханым, ялгыз калгансыз хәзер, шуңа кичерәсе калган, дип уйлыйсыз. Ләкин кире кайтара торган хәл түгел бит инде. Гел уйлап тагын психушкага китәсез бит. Вакытыгыз күп мени шулай?
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 24 ноябрь 2022 - 11:41
    Без имени
    Мин балаларым алдында нык гаеплемен шундый атай белән үскәннәренә. Аерылышу элек оят иде.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 25 ноябрь 2022 - 00:24
    Без имени
    Ғәфү итергә булыр ине, әгәр ҙә ирегеҙ ғәфү һораһа, бик үкенһә,башҡа ҡабатланмаясаҡ тип һүҙ бирһә, ант итһә. Алдығыҙҙа торҙомо тубыҡланып, баш эйеп. Юҡ. Юҡ бит!!! Ул ғүмер буйы йөрөр ине, һеҙ ғүмер буйы яфаланыр инегеҙ, әле һеҙ бер ауырып алғанһыҙҙа һауыҡҡанһығыҙ, ә ирегеҙ менән йәшәһәгеҙ сәләмәтлегегеҙ ҡаҡшар ине, йөрәк ауырыулы булып ҡалыр инегеҙ. Балаларығыҙ әтиһеҙ, әммә тыныслыҡта үҫкән. Көн һайын талашлы- ыҙғышлы өйҙә йәшәү тамуҡҡа тиң булыр ине барығыҙ өсөн дә. Был осраҡта ғаиләне һаҡлап ҡалыу дөрөҫ булмаҫ ине.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 23 ноябрь 2022 - 18:41
    Без имени
    Хатыннар ирлэрне кичерерхэ тиешме!
    Мин хыянәт иттем... 
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда