«Бөек Болгар» фестиваленә рәхим ит!

13-14 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узачак. Әлеге чарада Россия һәм халыкара клублар гаскәриләре, 16-17 гасырдагы хәрбиләр кебек, үзара көч сынашачак. Өсләрендәге киемнәре дә, кораллары да урта гасырларныкын хәтерләтәчәк.
Белгәнебезчә, фестиваль 2014 елдан бирле уздырылып килә. Элек ул Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале, дип атала иде. Әлеге чарада урта гасыр сугышлары-ярышларыннан кала, тамашачылар күңел ачу чаралары белән дә хозурлана алачак. Мисал өчен 13 август көнне 23.00дә “Утлы әкият” шоу-программасы тәкъдим ителә.Бу театральләштерелгән чара үз эченә цирк, оригиналь жанр, пластик бию, спорт осталыгы элементларын берләштерә. Утлы тамашада пиротехника да кулланыла. Хәзерге вакытта фаер-шоуның соңгы репетицияләре уза. Оештыручылар исә бу тамаша һәркемгә ошар, дип белдерә.
Кечкенәләргә урта гасыр уеннары
Оештыручылар иң кечкенә тамашачылар турында да онытмаган: алар өчен аерым программа булдырылган. “Урта гасырдагы балалар дөньясы” дигән мәйданчыкта Татарстан территориясендә элек-электән яшәгән халыкларның уеннары үткәреләчәк. Мисал өчен, команда рухын булдырырга ярдәм итә торган “Тышаулы атлар” уены – шундыйларның берсе. “Чүлмәк сату” уенында сабыйлар бер-берсе белән аралашып, сүз куешырга өйрәнә.
Шулай ук кечкенә барышнялар өчен үләннән такыя үрү мастер-класслары да уздырылачак. Аларга мондый такыя үрү техникасын гына өйрәтеп калмыйча, бу традициянең серләренә дә төшендерәчәкләр. Балалар әйлән-бәйлән уеннарында, ук атыш турнирында да катнаша алачак. “Бөек Болгар” фестивалендә хатын-кызларның кул эшләнмәләре буенча да кызыклы мастер-класслар уздырылачак. Станокта тукучылык, тукыманы бизәкләү буенча шактый гына серләргә төшенеп булачак. Бу эшнең осталары табигый материаллар, традицион инструментлар белән эшләү мөмкинлеген дә күздә тота. Шулай ук биредә табигый тукымаларны сатып алырга мөмкин булачак.
Чарада Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның да килүе көтелә.
Шунысын да искәртергә кирәк: Казан – Сокуры бистәсе – Саескан тавы – юлында ремонт эшләре бара. Бөкеләргә очрамас өчен, үз машиналары белән баручыларга Казан – Шәле бистәсе – Саескан тавы – Болгар юлын сайларга киңәш итәләр. Автобусларда килүче туристлар төркемнәре өчен парковка фестиваль уза торган җиргә якын булачак.
сылтама: http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.