«Бөек Болгар – 2015» фестиваленә рәхим итегез.

14-16 август көннәрендә Болгарда бик зур фестиваль узачак. «Бөек Болгар» тарихи реконструкция дип аталган бу чара быел икенче тапкыр уздырыла. Беренчесе былтыр узган иде. Тарихи реконструкцияләр дигәне – 14-15 гасырлар мохитен тудырып, шул чордагы тормыш рәвеше белән яшәп карау, шул чор ризыкларыннан авыз итү, шул чорга хас кул эшләренә өйрәнү һәм башка шундый кызыклы чараларны күздә тота. Фестивальнең төп бизәге – урта гасырлардагыча чын тарихи алыш. Бу алышта Россиянең 30 төбәгеннән һәм чит илләрдән дә килгән 200 сугышчы катнашачак. Татарстан Республикасы командасында 24 спортчы. Алар бар да Алтын Урда гасырына хас сугыш киемнәреннән булачак, ә сугыш кораллары – чып-чын кылычлар, айбалталар. Кунакларга сәхнәләштергән уен түгел, ә чып-чын алыш күрсәтеләчәк. Монна тыш кызыклы мастер-класслар, сувенирлар күргәзмәсе, концерт, балалар мәйданы, балчык чүлмәкләрдә пешерелгән шул чорның ашлары, төнге алыш – фестивальнең программасы бик бай.
Кунакларга шушы өч көндә яшәп торыр өчен чатыр шәһәрчеге, душ, җылы су һәм башка уңайлыклар булачак. 30 дан артык кафе эшләяәчәк Чатыр шәһәрчегендә бер тәүлек өчен бер кешегә 300 сум түләргә кирәк булачак. Чатырлар 2 һәм 3 урынлы. Алар йозакка бикләнә. Үз чатырлары белән килүчеләргә дә махсус урын бирелә. Урын өчен өч көнгә 400 сум түлисе.
Инда фестивальгә бару хакында: 14 август көнне Казаннан сәгать иртәнге 10 да үзәк автовокзалдан автобус кузгалачак, төнге 11 дә шушы ук автобус белән кире кайтырга да була. Ике якка билет хакы 550 сум.
Барлык мәгълүматны https://vk.com/velikij_bulgar_2015 сылтамасы аша кереп белә аласыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.