Логотип
Яңалыклар

Байсарда базар көне

Туган авылыма «Байсарда базар көне» дигән бәйрәмгә, авылдашлар очрашуына
чакырганнар иде. Кайтмыйммы соң! Ерак аралар да, яңгырлар да
комачауламады. Ашкынып кайттым.
Ә Байсарда – кояш икән! Мәдәният йорты тирәсе гөрләп тора. Россия
Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Ташкын»
хуҗалыгының легендар җитәкчесе Рәүхәт абый Салихҗанов һәрвакыттагыча
җор тел, ачык йөз белән кунаклар каршылый. Иске Байсар авылы җирлеге
Башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кадыйров очрашу мизгелләрен видеога
төшерә. Авылның «мәдәният министры» Әнвәр Вәлиев, Мәдәният йорты
директоры Фәнзилә Хәйриева шушы бәйрәмдә «йөзәләр» генә!
Йәле, кемнәр кайткан? Таныш йөзләрне барлыйм. Вахит кайткан (язучы, тарихи
романнар авторы, Г. Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы баш
мөхәррире Вахит Имамов)... Айсылу да (социология фәннәре докторы,
психология фәннәре кандидаты, «Сөембикә» журналының үз «психологы»
Айсылу Нәгыймова)... «Безнең Макаренко» дигән даны таралган педагог, озак
еллар Бигеш балалар йорты директоры булып эшләгән Ирек абый Уразаев,
Актаныш район газетасын заманында «Актаныш таңнары»на әйләндергән
журналист, исеме күпләргә «Ирек мәйданы» аша таныш Рәшидә Әхмирова...
Язучы Индус абый Сирматов, баянчы Фәнис абый Гыйльметдиновлар күренми
әле... Казаннан Гөлфара кайткан, Чаллыдан – Гөлнур белән Рәшит...
Классташларым Рәмзия белән Фәйрүзә килеп кочаклый... Укытучыбыз Сәлимә
апа, күр, һаман яшь! Шушы бәйрәмнең үзәгендә кайный!
Кунакларны чәкчәк, мичтә пешкән йомры ипекәй белән каршылыйлар.
Авылыбыз турындагы җырлар берсен-берсе алыштыра:
Сөн буенда матур авыл бар,
Искә алырлык даны бар...
Илгә бирдең шундый лачыннар –
Шәймәрданов кебек батырлар...
Күңелләргә якын син, Байсар!
Үз авылын бүген күрсен иде
Шәймәрданов – батыр комиссар...
Сүз уңаеннан, Дәүләт эшлеклесе, Татарстанның беренче хөкүмәт
башлыкларыннан берсе Шәйгәрдән Шәймәрданов та – Байсар егете. Заманында
композитор Сара Садыйкова белән шагыйрь Мостафа Ногман аңа, авылыбызга
багышлап җыр иҗат иттеләр...
Кемдер сата, кемдер ала. Сөт, каймак, эремчек, йомырка, өчпочмак, вак
бәлешләр... Менә бу рәттә – каен себеркесе, юкә мунчалалар, бал, мәтрүшкә,
җиләк кайнатмалары... Борынгы самоварлар, чабагач, комган, иске лампалар,
чигүле сөлгеләр дә чыккан...
Мәдәният йортына узабыз. Авылыбыз горурлыгы булган якташларыбызның
фотолары, аларның матур эшләре турында сөйләүче стендлар... Милли киемле
кызлар тәбикмәк белән сыйлый.
Безгә балачактан, мәктәп елларыннан ук таныш тамаша залы. Дөрес, ул инде
яңартылган, заманча бизәлгән. Җанда үзенә бертөрле дулкынлану, рәхәтлек.
Вахит Имамов, әнә, ерак тарихка алып китеп, XVII гасырда ук нигез салынган
авылыбыз, Карабәк шәҗәрәләре турында сөйли. Мин Таллинда атаклы эстон
язучысы Лилли Промет белән очрашуыбызны искә төшерәм. Аны да
авылдашыбыз дип атыйм. Чөнки Лилли Промет сугыш вакытында
эвакуацияләнеп безнең авылга килә, Байсар мәктәбендә немец теле укыта.
Еллар узгач, шул чор, авыл кешеләре, гомумән, татар халкы, аның көнкүреше,
гореф-гадәтләре турында «Деревня без мужчин» романын яза. Әсәр бик күп
телләргә тәрҗемә ителеп, күп тиражлар белән басылып тарала...
Авылдашлар әзерләгән концерт турында исә әйләнеп кайта-кайта, сокланып,
шаклар катып сөйләячәкмен әле! Ул җырлар, ул биюләр! Укытучылар,
табиблар, сыер савучылар, механизаторлар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре
профессиональ артистлардан болайрак чыгыш ясый! Мәктәп директоры гаиләсе
белән бии (гомумән, Байсарлар парлап сәхнәгә чыгарга ярата икән!), баш табиб
гитарада уйнап җырлый. Районның җырчы сандугачы, Байсар кызы Лилия
Хөсәенова чыгышлары алкышларга күмелә...
Бу очрашу авылыбыз тарихына бөтенләй яңача карарга, үзебезгә генә хас
йолаларны сакларга, туган як, туган җир кадерен белергә, ешрак кайтып
йөрергә, кирәк икән – авылдашларга булышырга кирәген тагын бер искәртте.
Рәхмәт сезгә, авылдашлар!
Мин инде Сабантуйны көтәм. Тагын кайтачакмын, җанга якын кешеләр –
авылдашлар белән тагын очрашачакмын әле...

фото: Ильдар Закиров

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар