Логотип
Яңалыклар

Балтачта Бөтенроссия балалар Сабан туе уздырылды

Балтачта Бөтенроссия балалар Сабан туе уздырылды. Анда 5 меңнән артык кунак катнашты. Балтачның Бурбаш авылында узган милли бәйрәмнең төп темасы — нәниләргә традицион дин аша тәрбия бирү.
Гадәт буенча, мәдәни программа ачылышына кадәр балалар Коръәннән сүрәләр укыды. Чарада ТР мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты һәм сабан бәйрәме белән котлап, аны оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Балалар Сабан туен рәсми ачу тантанасында ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.

«Быел Балтачтагы балалар Сабан туе Бөтенроссия статусын алды. Чарада Ульяновск һәм Киров өлкәләре, Марий Эль Республикасыннан да килүчеләр бар. Шулай ук тамашачылар өчен тагын да уңайлырак мәйдан булдырдык», - диде район башлыгы кунаклар алдында чыгыш ясаганда.

Нурия Хашимова Сабан туе кунакларын ТР Президенты Аппараты, фонд җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән тәбрик итте. «Бу — бөтен республика өчен мөһим чара, чөнки ул мәдәни-белем бирү форматында. Бәйрәмдә катнашучыларның саны арту да сөендерә. Беренче елны Сабан туенда 300 генә кеше катнашса, сигезенче тапкыр уздырылган балалар Сабан туена 5 меңләп тамашачы җыелды. Балалар өчен мондый зур чара оештырган Балтач районы бөтен республика алдында үрнәк булып тора», - диде ул.

Бәйрәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, Балтачның үзешчән сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итте.

Балалар өчен Сабан туеның традицион уеннары оештырылды, милли көрәштә җиңүчеләргә тәкә һәм скутерлар бүләк ителде.

Төп мәйдан янында урнаштырылган карусельләрдә әйләнергә, батутта сикерергә, тирда атарга да мөмкин иде.
Милли бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Сабан туенда спиртлы эчемлекләрнең сатлымавы, тәкъдим ителгән ризыкларның хәләл стандартлары буенча әзерләнүе − чараның тагын бер үзенчәлеге иде, диелә ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды матбугат хезмәте хәбәрендә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/27/111678/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар