Бакуда чыга башлаган Intellekt Times газетаның икенче саны Татарстан балаларына багышлана

Бакуда Intellekt Times балалар газетасының беренче саны тәкъдим ителде. Аның икенче саны Татарстан балаларына багышланачак. Бу хакта "Татар-информ"га газетаның PR-менеджеры Әмин Рамазанов хәбәр итте.
Чарада Әзербайҗанның Мәгариф, Мәдәният һәм туристлык министрлыклары, башкарма хакимият, илчелекләр, Фән академиясе, ил Президенты карамагындагы Белем бирү фонды, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар Дәүләт комитеты вәкилләре белән беррәттән татар диспорасы вәкилләре дә катнашкан.
Intellekt Times әзербайҗан һәм рус телләрендә чыгачак. Ул 7дән 17 яшькәчә укучылар өчен нәшер ителә. Ул айга бер тапкыр 3000 данә тираж белән басылачак.
inCity.az мәгълүмат порталы җитәкчесе, газетаның PR-директоры Әмин Рамазанов яңа газета Әзербайҗан балалары өчен генә дип исәпләнмәгәнен әйтте. Ул Татарстан һәм Әзербайҗан балалары арасында дуслык күпере салырга тиеш. "Газетаның икенче санын без Татарстан, аерым алганда, республиканың сәләтле балалары һәм аларның сәләтен һәм иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән оешмаларның эшчәнлегенә багышлыйбыз. Шулай ук Татарстанда яшәүче Әзербайҗан диаспорасының яшь вәкилләре белән интервьюлар да бастырырга ниятлибез. Бу үз чиратында, Әзербайҗан һәм Татарстан вәкилләре арасында тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу өчен җирлек булачак", - диде ул.
Ә.Рамазанов сүзләренчә, Казандагы "Ярдәм" Хәйрия фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге Әзербайҗанның начар күрә торган балаларын укырга өйрәтергә әзерлеген белдергән. Алар, үз чиратларында, Intellekt Times газетасы ярдәмендә әлеге проектка ярдәм итәргә җыена.
Газета Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына килеп торачак, дип белдерде Әмин Рамазанов.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
-
Вәгъдә йөзеге Җамалия әби җырлый-җырлый җеп эрли. Тәрәздән кергән кояш нурлары аның ак яулыгына, кара бөрчекләр төшерелгән ситсы күлмәгенә төшә...
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.