Социаль челтәрләрдә «Авылым гүзәллеге» марафоны узды. Март аенда 21 көн дәвамында барган марафоннар фестивалендә үзләренең туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган 216 кеше катнашты.
Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Катнашучылар үз авылларының милли тарихы, гореф-гадәтләре, танылган шәхесләре, сәнгать, мәгариф, фән, спорт һәм башка өлкәләрдә эшлеклеләре, Ватанны саклаучы геройлары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һәм аларның иҗат җимешләре, риваятьләре (халык авыз иҗаты), чишмәләренең тарихи кыйммәте, авылдашлары иҗаты (музыка кораллары, костюмнар, әсәрләр, җырлар, биюләр) турында яздылар.
Әле авылларыбыз турында ачылмаган серләр күп. Ләкин белгәннәребезне язып, интернет киңлекләрендә туплап бару – зур эш. Проектта катнашкан һәм үзенең туган авылын танытуда зур өлеш керткән марафончыларны котлыйбыз! Алда җиңүчеләрне һәм финалистларны күчмә бүләкләүләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк