Логотип
Яңалыклар

Авыл эшмәкәре терлеген дә үстерә, көнбагыш мае да ясый, бау да ишә

Авыл эшмәкәре дигәч, безнең күз алдына крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, мал тотучылар һәм иген игүчеләр килеп баса. Бу карашның искергәнлеген дәлилләү өчен, 784 эшмәкәрнең, Казанга җыелып, үз эшләре турында сөйләве кирәк булды. 1-3 март көннәрендә Казан Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Россиянең 41 төбәгеннән татар эшмәкәрләрен җыйды.

Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган мондый җыен матур традициягә әйләнде инде. Ел саен яз башында Казанга эшмәкәрләр җыела. Җәйге кызу эш чоры башланганчы, күрешеп, танышып, рухи көч туплап кайтып китәләр. Татарстан да аларны бер мәйданга гына җыеп калмый, үзе дә матур үрнәкләр күрсәтә. Быелгы җыенда катнашучылар, мәсәлән, Әлки районында булып, андагы авыл эшмәкәрләре белән танышып кайтты.

19 меңнән күбрәк кеше яшәгән Әлкидә 28 гаилә фермасы бар. Татар Мулла авылында гына да 4 шундый ферма бар. Чагыштыру өчен: бөтен Татарстанда бүген 1200ләп гаилә фермасы теркәлгән. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, эшмәкәрләргә күрсәтү өчен ни өчен шушы районны сайлауларын аңлатып: "Әлки - чын татар тормышын алып бара торган районнарның берсе. Сабан туйларының тарихы да шушы районга барып тоташа. Карамалы авылы янында табылган 994 ел элек куелган кабер ташында "Кыз бала Сабан туе көнне күмелде" дип язылган. Шуңа күрә сезгә шушы бай тарихлы, якты киләчәкле районны күрсәтергә булдык", - дип белдерде. Җыен кунаклары Әлкидә сыер һәм ат асраучы, сөт җыючы, көнбагыш мае ясаучы авыл эшмәкәрләре белән танышты.

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге чараның төп максаты - эшмәкәрләрне берләштерү. 784 эшмәкәр нәрсә турында сөйләшә ала соң? Әлбәттә, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, проблемаларны уртага салып сөйләшү булды бу җыенда. Проблемалар дигәннән, алар да юк түгел. "Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре" иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, "Йолдыз" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы (Башкортстан) Фәнир Галимов, мисал өчен, төп проблема дип авылларның картая баруын күрсәтте. Шулай ук авыл этнотуризмы өчен җир алуның бик кыен булуын да әйтеп китте. "Россия законнары буенча су буенда җир алырга ярамый, урманда - ярамый. Ә туризм шунда булырга тиеш бит инде! Бу мәсьәләне хәл итүдә үз сүзебезне әйтә алсак иде", - дип мөрәҗәгать итте ул җыенның пленар утырышына килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка. Балтач эшмәкәре Гөлсем Миңнебаева "Үз туган авылыңа булыш" дигән программа булдырырга тәкъдим итте.
 
Сүз уңаеннан, президент Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне сәламләргә ел саен килә. Быел да ул һәр тәкъдимне теркәп барды, кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар