Логотип
Яңалыклар

Австрия башкаласы Вена тарихында беренче тапкыр татар телендә экскурсия оештырыла

13 ноябрь көнне Вена тарихында беренче мәртәбә шәһәр буенча татар телендә тематик экскурсия оештырыла. Бу хакта экскурсияне уздыручы Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Вена университетларында белем алган, хәзер Австриядә яшәүче Энҗе Бәйрәмова хәбәр итте.

“Чарада экскурсиянең чишмә башында торган Австриядәге “Мирас” оешмасы вәкилләре генә түгел, ә Германиядәге “Аргамак” оешмасын булдырган татар егет-кызлары да, татар телен өйрәнү белән кызыксынган Болгария, Чехия, Австрия, Россия студентлары да катнашачак”, - дип хәбәр итте ул “Татар-информ” агентлыгына.

Сәяхәт маршруты шәһәрнең истәлекле, онытылган, туристлар йөрми торган урам-мәйданчыклар белән танышу максатыннан төзелгән. “Бу – Венаны бөтенләй башка яктан ачу, биредә туып, кечкенәдән аның сихри көчен тоеп үскән кешеләр күзлегеннән күрү өчен бик шәп мөмкинлек! Вена тарихы яңача яңгыраячак һәм сезнең алда гадәти Strasse гына түгел, ә "Матур Шәм Урамы", "күк урамы", "җиде йолдыз тыкрыгы" ачылачак...” – диде Энҗе.

Экскурсия вакытында татар теленә белү дәрәҗәсен ачыклаучы квест та оештырыла.

Экскурсиядә катнашырга теләүчеләрне якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтә Австрия башкаласы Венаның милли символы саналган Изге Стефан Соборы (Штефансдом) янына җыелырга чакыралар. Экскурсиядән соң 17:00 сәгатьтә татар теле дәресе узачак.

Фотода Энҗе Бәйрәмова Бөтендөнья татар яшьләре форумы лидерлары Тәбрис Яруллин һәм Рәдиф Кашапов белән.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар