Логотип
Яңалыклар

Һава торышы: 17 градуска кадәр салкынайта

Татарстан буенча юлларда бозлавык саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 21 ноябрьдән 22 сенә каршы төндә җил көчәю һәм 17 градуска кадәр салкынайту турында кисәтә. Бу хакта метеохезмәтнең рәсми сайтында хәбәр ителгән.

22 ноябрь көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан исүче җил секундына 6-11, урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Шул ук вакытта 8дән 13, ә республиканың көнчыгышында 17 градуска кадәр суыта. Көндез 5-10 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык саклана.

Казанда да явым-төшемнәр көтелми, җил көньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә 9-11, көндез 5-7 градус салкын булачак.

сылтама: http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/21/130065/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар