Логотип
Яңалыклар

Арзан бәядән җыр-моң ярминкәсе

22-27 мартта Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе беренче тапкыр ярминкә үткәрә. Ярминкә дигәч, күз алдыгызга азык-төлек ярминкәсе килеп баскандыр инде. Юк, бу юлы үзгәрәге – җыр-моң ярминкәсе булачак. Төгәлрәк әйтсәк, Татар филармониясе яңа концерт сезонына абонементлар ярминкәсе уздырырга карар кылган. Безнең колакка сәеррәк тоелса да, мондый ярминкәләр чит илләрдә гел булып тора икән. Абонемент алып кую тамашачының үзенә дә бик отышлы. Беренчедән: бер алган абонемент белән сезон буена биш-алты концерт карарга була. Икенчедән: ярминкәдә абонементларны шактый арзанга сатачаклар. Өченчедән: кассага бер тапкыр килеп, абонемент алган кешегә башкача касса юлын таптыйсы юк.

Быелгы сезонда филармония 22 абонемент сериясе тәкъдим итә. Бу исә 90 концерт дигән сүз. Абонементларны 22 марттан алып 27 мартка кадәр иртәнге 10 нан кичке 4 кә кадәр филармониянең фойесында эшләүче кассалардан сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар