Логотип
Яңалыклар

​Аның исемен дөньяның бөтен мөселманнары белгән

Күренекле галим, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, тарихчы, журналист һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин ФӘХРЕДДИНнең (1859-1936) тууына 17 гыйнварда 160 ел булды. Шул уңайдан Әлмәт төбәгендә аңа багышланган чаралар башланды. 

Галимнең исемен мәңгеләштерү юлында башкарылган иң зур эшләрнең берсе Кичүчат авылында, галимнең туган нигезендә 1995 елда ачылган Р. Фәхреддин мемориаль музеедыр мөгаен. Инде аны яңартырга вакыт җиткән. Экспонатлар заманча бизәлешне көтә – мемориаль музейга яңа бина кирәк. 

Р. Фәхреддин мемориаль музееның киләчәге профессионаллар күзлегеннән ничек күренә? Ул нинди булырга тиеш, бәлки аны зур комплекс итеп үзгәртергә дә вакыттыр: бәйрәм иртәсендә Кичүчатта шушы хакта эшлекле зур сөйләшү булды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова (ул үзе дә галимнең әнисе – Мәүһүбә абыстай ягыннан якын туганы), «Татнефть» җитәкчеләре, Татарстан музейлар Ассоциациясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары катнашты. Әлмәт шәһәре һәм районында гына түгел, республика югарылыгында бу күренекле шәхеснең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылырга тиешле эшләрне барладылар, моның өчен галимнәрнең игътибарын да тартырга кирәген ассызыкладылар. 

Бәйрәмнең икенче өлеше Әлмәт шәһәрендә, «Иске Әлмәт» Мәдәният Сараенда дәвам итте. Фойеда мемориаль музейдан китерелгән кайбер экспонатлардан һәм Ризаэддин Фәхреддинның китапларыннан күргәзмә әзерләнгән иде. 
Залга җыелган тамашачы каршында Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназия укучылары, Әлмәт татар дәүләт академия театры артистлары чыгыш ясады. 

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковага, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевкә, Татарстан Республикасы музейлар Ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасының Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗиповага, Ризаэддин Фәхреддин мемораиль музее директоры Диләрә Гыймрановага, галимнең туганнарына сүз бирелде. 

Чыгыш ясаучы һәркем рәхмәтнең иң олысын «Татнефть» компаниясенә, аның җитәкчеләренә  җиткерде. Алар музейны ачуда да, аны җиһазлауда да, экспонатлар туплауда да  ярдәм итеп торалар. «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» хәйрия фонды, оешкан көненнән башлап, атаклы галимнең китапларын бастырып чыгару белән дә шөгыльләнә  Алар арасында «Шура» журналы: әдәбият мәсьәләләре», «Жәвамигуль-кәлим шәрехе», «Асар» (1, 2, 3, 4 томнар), «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Мәшһүр адәмнәр: «Шура» журналы сәхифәләреннән» һәм башка китаплар бар. Быел «Жәвамигуль-кәлим шәрехе» китабын русчага тәрҗемәдә бастырып чыгарырга ниятлиләр (Мәдинә Рәхимкулова тәрҗемәсе).

Ризаэддин Фәхреддин – туып-үскән авылы Кичүчатны гына түгел, бөтен татарны дөньяга таныткан шәхес. 

Бер генә мисал. 

1926 елда ул Мәккә шәһәрендә бөтендөнья күләмендә оештырылган мөселманнар конгрессында катнаша. Согуд Гарәбстанының әмире татар галимен конгрессның вице-президенты итеп билгели. Гарәп телен камил рәвештә белгән Ризаэддин Фәхреддин билгеләнгән вазыйфаны уңышлы башкарып чыга... 

Ризаэддин Фәхреддин турында 10 кызыклы факт-1

 Ризаэддин Фәхреддин турында 10 кызыклы факт – 2                 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар