Логотип
Яңалыклар

​Ана капиталын социаль ипотека программасында кулланып булырмы?

 

Парламенттагы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары  берләшмәсе чираттагы утырышында соңгы вакытта татарстанлылардан килгән мөрәҗәгатьләрдәге төп проблемаларны күтәрде. Эшкә урнашу, торак мәсьәләсе, күп балалы гаиләләргә биргән җир кишәрлекләрендә нигез тергезү...  

Утырышка килгән  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Наталья Бутаева  республикада хатын-кызларының социаль хәле белән таныштырды.  Хәзер Татарстанда  2 млн. хатын-кыз яши. Бу – барлык халыкның 54% дигән сүз. Эшләүче гүзәл затларның уртача яше – 40 яшь. Хатын-кызлар арасында эшсезләр 3% тәшкил итә. Шул ук вакытта 40 меңгә якын вакансия бар.  «Нигездә, эшче һөнәрләр кирәк», – ди бу җәһәттән Наталья Бутаева. Министр урынбасары сүзләренә  караганда,  гүзәл затлар  эшне уртача дүрт ай эзли. Аларга ярдәм йөзеннән,  республикада  яңа һөнәр үзләштерү буенча укыту программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программага ихтыяҗ бар, бигрәк тә  бала карау ялындагы  әниләр арасында.  Парикмахер, маникюр ясаучы, туризм менеджеры кебек һөнәрләр буенча уку  популяр икән. Социаль сәясәт  комитеты  рәисе урынбасары  Татьяна Воропаева, ялгыз бала үстерүче  хатын-кызларны эшкә урнаштырганда өстенлек биреләме, дип сорады. Министр урынбасары  эшсезләр арасында андый бүленеш булмаганын әйтте. Депутат хатын-кызлар бу җәһәттән ризасызлыкларын белдерде. Кирәк булса, әлеге мәсьәлә буенча канун инициативасы белән чыгарга әзер булуларын белдерделәр.  Моннан кала,  «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе башлыгы Татьяна Ларионова  министр урынбасары чыгышында пенсия яшенә кергән хатын-кызлар  хакында мәгълүмат ишетмәвен әйтте. Нәкъ әлеге  категориядәге гүзәл затларның социаль хәле  җир белән күк арасында эленеп кала.    

Депутат хатын-кызлар, социаль ипотека программасы буенча алган торак хакын  ана капиталы акчасы белән каплауны  туктату турындагы хәбәрне  аяз күктәге яшен  белән чагыштырды.  Бу җәһәттән  вазгыятьне аңлату өчен  ТР Президенты каршындагы  «Дәүләт торак фонды»ның  башкарма директоры урынбасары  Булат Гыйльмановны чакырганнар. Аның аңлатуынча, федераль канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, «Дәүләт торак фонды» акча займы бирә алмый. Ул өстәмә дәүләт ярдәме бирә торган учреждениеләр исемлегеннән төшеп калган. Булат Гыйльманов, хәзер  ана капиталын  куллану буенча яңа механизм эшләнүен әйтте, тик бу хакта җентекләп аңлата алмады. Шулай да  июнь аена әлеге проблеманың хәл ителәчәген әйтте.  

 Билгеле булганча,  республикада күп балалы гаиләләргә  җир кишәрлеге бирелә. Тик анда  төзелеш массалы төстә түгел.  Республика буенча барлыгы 30 меңнән артык җир кишәрлеге бирелүенә карамастан, бары тик  3 мең йорт төзелеше генә алып барыла. Чөнки әлеге җирләрдә (бигрәк тә Казанда)  инженер инфраструктуралары юк дәрәҗәсендә.  Ә моның өчен  35 миллард сум акча тәлап ителә икән. «Җиде ел  гамәлгә ашырылган программаның асылы югалды», – дип белдерде Татьяна Ларионова, чөнки күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре  яшәү шартларын яхшырту өчен бирелә. Депутат хатын-кызлар  әлеге мәсьәләне якын арада Дәүләт Советы  утырышларында күтәрәчәк.  

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар