Логотип
Яңалыклар

Америка актеры Стивен Сигал Россия гражданлыгы алды

Сигал озак вакыт Президентка Россия гражданлыгы бирүне сорап мөрәҗәгать итте, дип белдергән РФ дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.
РФ Президены Владимир Путин Америка актеры Стивен Сигалга Россия гражданлыгын бирде, чөнки актер озак вакыт моңа ирешергә теләде, дип яза "ТАСС".

"Бу – Сигалның теләге, ул озак вакыт моңа ирешергә теләде һәм Президентка Россия гражданлыгы бирүне сорап мөрәҗәгать итте", – дип белдергән журналистларга дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

"Ул шактый танылган актер, бу да аны Россия Федерациясе гражданлыгына кабул итү өчен нигез булды", – дигән Кремль вәкиле.

Америка актерына Россия гражданлыгы бирү турындагы Указ 3 ноябрьдә дөнья күрде. Сигал Россиядә еш кунак була. Мисал өчен, агымдагы елның сентябрендә "Край света" кинофестивалендә катнашу өчен ул Сахалинга килгән иде.

сылтама: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар