“Алтын битлек” – Нурбәктә!

Узган якшәмбе кичендә Мәскәүнең Большой театр залында 24 нче “Алтын битлек” милли театр премиясен тапшыру тантанасы үтте. Фестиваль Мәскәүдә февралҗ, март, апрель айларында барды.
Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды. Ул әлеге премиягә “Әлиф” хореографик спектаклендәге биюе өчен тәкъдим ителгән иде. Шулай бу спектакль өч номинациядә тәкъдим ителде: “Иң яхшы заманча бию/спектакль”, “Иң яхшы балетмейстер” (Марсель Нуриев) һәм “Иң яхшы биюче” (Нурбәк Батулла).
“Әлиф” спектаклен узган көздә “Иҗади мохит” коммерциячел булмаган оешмасы гамәлгә куйган иде. Идея авторы һәм режиссеы – Казан яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Балетмейстры – Марсель Нуриев. Композиторы – Эльмир Низамов. Нурбәк Батулла татар халкының 1927 нче елга кадәрге гарәп әлифбасын сәхнәдә бию телендә күрсәтә. Бию хәрәкәтләре белән сәхнәгә сибелгән комга гарәп хәрефләре төшеп бара. Авазларны өч кыз яңгыратып бара. Шулай ук, “Әлиф”нең дәүләт ярдәменнән башка гамәлгә куелуын, спектакльнең тулаем яшьләр инициативасы булуын да әйтергә кирәк.
Нурбәк Рабит улы премияне алганда, тамашачыларга татарча эндәште, жюрига рәхмәтен татар телендә җиткерде.
“Әлиф”тән тыш, быел “Алтын битлек”кә Татарстанның Әлмәт театрында куелган “Кибет” спектакле дүрт номинациядә дәгъва иткән иде. Шулай ук Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында куйган “Антигона” спектакле өчен “Иң яхшы режиссер” номинациясендә җиңү көткән иде.
Тантанада, гомумән алганда, иҗат итүдә ирекле булуның никадәр мөһим икәненә дә басым ясалды. “Алтын битлек”нең директоры Мария Ревякина тантананы ачып җибәргәндә үк бүгенге көндә кыен хәлдә калган Кирилл Серебреников, Софья Апфельбаум, Алексей Малобродский, Юрий Итинга ирекле иҗта итү мөмкинлеге ачылсын иде, дигән теләкләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Татарстанга “Алтын битлек”не Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Театр сәнгатенә ярдәм иткәне өчен”, Камал театрының элекке баш режиссеры, хәзерге вакытта мәрхүм Марсель Сәлимҗанов “Намуслы хезмәт иткән өчен” һәм Казан Яшьләр театры “Буря” спектакле өчен алган иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.