Алия Мостафина Россия чемпионатында ник катнашмады?

5 март көнне Казандагы Гимнастика үзәгендә спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты төгәлләнде. Милләттәшебез, ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Алия Мостафина ярышның быелгысын тамашачы эскәмиясеннән генә күзәтте.


Берәр җәрәхәт алганмы әллә, дип куркырга кирәкми: Алия һәр хатын-кыз көтеп ала торган чорны кичерә. Бәби көтә ул. Бу яңалыкны журналистларга беренче булып спортчының әтисе – танылган көрәшче Фәрхәт Мостафин җиткергән иде. Алия үзе исә авырлы икәнен хәзергәчә яшерә килде. Ире, танылган бобслейчы Алексей Зайцев та үзләренең әти-әни булырга җыенулары хакында шәрехләмә бирергә ашыкмады. Тик Казанда узган чемпионатта исә тамашачылар Фәрхәт әфәнденең сүзләре дөрес икәнлеген үз күзләре белән күрә алды. Гимнаст кыз үзе дә декрет ялында булуын әйтте.
Ялда булса да, чемпионатны калдырмаган ул. Кунак буларак булса да катнашыйм дигән. «Мин бөтен кеше өчен дә җан аттым. Үзем белән бергә Олимпиадада чыгыш ясаган кызлар өчен – бигрәк тә», – дип белдерде ул ярыш соңында.

Үзенең дә ярышта катнашасы килмәдеме икән соң? Алия Мостафинага шушы сорауны бирдек. «Юк, әлегә андый теләк тумады, – дип елмайды ул. – Булганына канәгать мин. Карьерамда пауза ясасам да, һаман да спорт дөньясында кайнаша алуым белән бәхетлемен». Чемпионатның ябылу тантанасыннан соң, теләге булган һәркем Алия Мостафина һәм быелгы чемпионат җиңүчеләре белән фотога төшә, алардан автограф ала алды.
Казанда узган чемпионат 26 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Канадада узачак дөнья чемпионатына һәм 15 апрельдән 23енә кадәр Румыниядә үтәчәк Европа чемпионатына сайлап алуның беренче этабына юллама бирә торган турнир иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.