Логотип
Яңалыклар

​АЛИЯ МОСТАФИНА – «ЕЛ СПОРТЧЫСЫ»!

Танылган гимнастка Алия Мостафина, хәтерләсәгез,  Риода узган Олимпиадада Пенза өлкәсе өчен чыгыш ясады.  Һәм ул быелның 9 декабрендә «Glamour» журналы тарафыннан бирелә торган «Ел хатын-кызы 2016» премиясе кысаларында әлеге исемгә лаек булды.



«Glamour» журналы тарафыннан «Ел хатын-кызы» премиясе төрле номинацияләрдә тапшырыла. Быел ул уникенче тапкыр үзенең җиңүчеләренә барып иреште. Журнал укучылар иң лаеклы, иң уңышлы герой һәм героиняларны тавыш бирү юлы белән сайлады. Журнал версиясе буенча «Ел хатын-кызы» премиясенә Россиянең иң дәрәҗәле кешеләре лаек була. Дистәләрчә талантлы шоу-бизнес, мода, кино, спорт, сәнгать вәкилләре ел да көтеп ала аны. Нәфис алсу статуэтка уңышларны тану символы булып тора. Премия тарихы 1990 елда АКШта башлана, аннары аларны Бөекбританиядә тапшыра башлыйлар. 2005 елда, журнал Россия базарына чыккач, «Ел хатын-кызы» премиясе Россиягә дә килеп җитә. Быел «Ел спортчысы» номинациясе арада иң беренчесе иде, һәм ул приз Алия Мостафинага эләкте! Милләттәшебез Алия Пенза белгече Сергей Старкин белән берлектә эшли.

Шунысын да искәртеп үтәбез: Риода ул медальләрнең тулы комплетын яулады!

Бүгенге көндә Алия ике еллык ялда, бу хәбәрне тренеры Сергей Старкин да раслады. Ялдан соң ул зур спортка кире әйләнеп кайтачак.
«Glamour» журналы бүләкләрен тапшыру тантанасында тагын бер гимнасткабыз – Ләйсән Үтәшева да игътибар үзәгендә иде. Ләйсән Үтәшева һәм Павел Воля «Ел пары» дип табылды. 

Картинки по запросу паша воля ляйсан гламур

«Glamour» журналы  премиясенә лаек булчылар арасында Алина Кабаева, Вера Брежнева, Яна Чурикова, Елизавета Боярская, Ксения Собчак, Чулпан Хаматова, Дина Корзун, Тина Канделаки, Елена Исинбаева кебек талантлы шәхесләр бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар