Логотип
Яңалыклар

Алия Мостафина, бала көтү сәбәпле, спорт карьерасын туктатып тора

27 февраль – 5 март көннәрендә Казанда спорт гимнастикасы буенча ил чемпионаты узды. Аның нәтиҗәләре буенча апрельдә Румыниядә узачак Европа чемпионатына ил җыелмасы составы туплана. Шулай ук Казандагы ярыш дөнья чемпионатына сайлап алуның да беренче этабы булып тора.

Ил чемпионаты спорт сөючеләрне мәртәбәле кунаклар белән дә очраштырды. Араларында татар кызы – спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина да бар иде.

22 яшьлек танылган спортчының Казанга килүе очраклылык түгел. Беренчедән, Татарстан башкаласы илнең иң көчле гимнастларын үзенә җыйса, икенчедән, Алиянең үзен дә Казан белән якты истәлекләр бәйли – 2013 елда Казанда узган Универсиадада ул өч алтын һәм бер көмеш медаль яулаган иде.

Алия бала көтә. Шуңа да карьерасын туктатып торырга туры килде. Казандагы ярышларны исә тамашачы буларак кына күзәтеп калмады, ә комментатор вазифасын да башкарды.

– Әлегә агач күперчеккә тартмый. Карьерамдагы тәнәфес вакытында да спорт белән янәшә була алуым да сөендерә, – диде ул.

Алия спортчыларның әзерлеге турында да фикерләрен җиткерде.

– Мин бирегә күптән түгел генә килдем, шуңа спортчылар турында берни дә әйтә алмыйм, – диде ярышлар башланыр алдыннан Алия. – Чемпионат бик яхшы оештырылган. Казанда бик яхшы гимнастика үзәге, без биредә Универсиадада чыгыш ясадык. Шул вакытта ук аның бөтен тиешле стандартларга да туры килүен аңладык. Казанда мин чемпионат ахырына кадәр булам. Барлык спортчылар өчен дә җан атачакмын, аеруча үзем белән бергә шөгыльләнгән кызлар өчен.

Шулай ук илнең хәзер спорт гимнастикасы буенча нинди дәрәҗәдә икәнен күрергә телим”, - дип әйтте Мостафина. Спортчы Алексей Немов һәм чемпионат призерлары катнашында үткәрелгән автограф-сессия турында да әйтте. “Бу фикергә ничек карыйммы? Әлбәттә, бик уңай. Минемчә, спорт гимнастикасын яратучылар һәм аның белән кызыксынучыларга бу чарада катнашу бик күңелле булды”, – дип өстәде спортчы.

Фәрит САЛИХОВ

cылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар