Алинә Заһитова – планетаның иң шәп фигуралы шуучысы!

Олимпия уеннарының 14 нче көне. Ярты Россия халкы, будильникларын иртәнге 4 кә куеп, таңнан ук телевизор каршына килеп утырды. 20 көндәшен артта калдырып, Пхёнчханда безнең кызлар бозда фигуралы шуу буенча үзара ярыша. Алинә Заһитова һәм Евгения Медведева.
…Ниһаять!.. Алинә Заһитова – Олимпия чемпионы! Фигуралы шуу буенча хатын-кызлар арасында 15 яшьлек Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова беренче алтын медальне яулады!!! Бүген! 23 февральдә! Ул планетаның иң шәп фигуралы шуучысы! Котлыйм барыгызны да!
Ярыш нәтиҗәләрен: «Женяның – күз яшьләре, Алинәнең – җиңүе!» – дип язачаклар әле. Анысы – бераз соңрак. Ә мин үземчә, җанатар буларак тасвирларга тырышып карыйм. Күзәтүләремне дә, кичерешләремне дә…
Без бу көннәрдә редакциядә Олимпия уеннары дулкынында гына яшәдек бугай! Иртән килүгә үк үзебезнең спортчылар турында сөйләшеп алабыз. Эмоцияләр кайнап тора! Күзләр дә яшьләнә… Атаклы тренер Татьяна Тарасова әнә, «Алина… «Бомба»! диде! Вице-премьер Виталий Мутко өченчекөн генә: «Загитова катает без нервов, ей все по барабану. Это здорово!» – дип сокланды.
Алинә Заһитова бигрәк тә якын шул безгә! «Сөембикә»дә дә яздык аның турында (Гыйнвар санын карагыз!) Үзе яшь тә җитмәсә (бала гына бит әле!), өстәвенә – без аны үзебезнеке итеп кабул иттек инде! (Без инде аны, Ижауда үскән булса да, Актанышныкы да дияргә яратабыз. Әтисе Илназ Татар Әҗбие егете!)
Ә бүген… Менә ул – Алинә! Көндәшләреннән беренче булып ул чыга бозга. 22 нче номер. Кызыл костюмнан. «Дон Кихот» программасында! Матур, яшь, эчкерсез… Катлаулы сикерешләр… Алинәнең лутц, ритберггерлары…(Бу штрих яшь фигуристканы аерып тора, дип бәяләделәр спорт журналистлары). Һәр элемент, һәр хәрәкәт музыкаль акцентка туры килеп тора. Җанатарларның : «Алина! Молодец!», «Давай, давай!» дип көч биреп утырулары… Судьялар иң югары балл белән бәяли: 12,21! Дулкынланган Татьяна Тарасова әнә нәрсә ди: «Никто, никогда… Шикарно! Какой нужно иметь колоссальный запас, технический и физический, чтобы это исполнить! Браво! Браво! Браво!»
Икенче фигуристкабыз, 18 яшьлек Евгения Медведева – көмеш медаль яулый. «Анна Каренина» фильмы музыкасында шуып, икенче урынга чыга. Аны 12,16 балл белән бәялиләр. Чемпион кызлар – дуслар да, көндәшләр дә. Икесенең дә тренерлары – Этери Тутберидзе. Менә Женя, елап, Тутберидзега сыена. Аннары ул Татьяна Тарасова янына килә. Атаклы тренер аны кочаклап юата. Икесенең дә күзләрендә яшь…
Россиядә тимераякта фигуралы шуу буенча Федерация президенты Александр Горшков: «Женя миңа да кызганыч. Нишләмәк кирәк, беренче урын берәү генә. Кулымнан килсә, Медведевага 2 алтын медаль бирер идем», – дип, кызгануын белдерә.
Илья Авербух та, болельщик буларак Женя өчен җан атып утыруын яшерми. «Аның өчен борчылам. Аңа авыр икәнен беләм», – ди.
«Алинә Заһитова зур җиңүен, үзенең алтын медаль яулавын беренче мәлләрдә балалыгы белән аңлап та җиткермәде кебек», дип язалар.
Берничә сәгатьтән үзенең чыгышы турында ул менә ничек аңлата: «Моя программа далеко не блестящая. Я не сделала первый элемент,пришлось прицепить его в конце программы. Пока ничего не чувствую. Пока нет медали. Не люблю показывать эмоции. Но я очень рада!»
«Дулкынлануымны җиңә алдым. Тренерлар белән күп шөгыльләндем. Ялгышырга хакым юк икәнен ачык тойдым мин. Кулларым калтыраса да, гәүдәм тренировкаларда күп тапкырлар ясаган күнегүләремне кабатлады», – ди.
Журналист Алинә белән сөйләшә: «Әниеңне котладык. Әтиең телефонга килә алмады. Сөенчтән елый, диделәр…» – ди. Алинә телевизор экраннары аша әтисенә эндәшә: «Әти, елама! Тиздән кайтам!» Ул әтисен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән дә котлый…
Мәскәү мэры Сергей Собянин да кызларның җиңүен бәйрәм бүләге итеп кабул итә.
«23 февральгә нинди бүләк! Алинә Заһитовага һәм Евгения Медведевага рәхмәт!» – ди ул.
…Без дә сөенәбез. Бер-беребезне котлыйбыз. Бүгенге бәйрәм көнен тагын да ямьләде Алинә! Ишетәсезме?! Ул – алтын! Ул – боз королевасы! Бөтен дөнья Алинәне алкышлый!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.