Быел Казанда икенче тапкыр узачак Go CTF турнирын татарчага тәрҗемә итсәң, ул нәкъ менә шулай яңгырарга тиеш.
CTF – кибериминлек буенча ярыш ул. Катнашучылар командаларга берләшеп, мәгълүматларны саклау һәм серверларның «йомшак» урыннарын ачыклауга кагылышлы төрле биремнәр чишә. Махсус код-флагларны күбрәк җыйган команда – җиңүче! Ярышта 7 нче класслардан башлап мәктәп укучылары һәм техникум студентлары катнаша.
Узган ел әлеге турнир беренче тапкыр узган һәм анда 43 регионнан 177 команда катнашкан. Белорусия һәм Казакъстаннан да командалар килгән. Иң кызыгы – мәктәп укучылары студентларны җиңгән. Узган елгы приз фонды 440 мең сумны тәшкил иткән.
Быелгы турнирның сайлап алу этабы 18 май көнне онлайн форматта узачак. Катнашучылар махсус уен платформасында 8 сәгать дәвамында төрле тематик категорияләргә караган 20 биремне чишәчәк. Һәр зачеттан иң яхшы 10 команда финал этабына чыга.
Финал этабы исә 14 сентябрьдә офлайн форматта узачак. Анда 20 команда катнаша. Алар Бөек Ватан сугышы чорына «кире кайтып», шул еллардагы тарихи вакыйгалар үзәгендә калачак.
Турнирны оештыручылар һәм рәсми партнерлары – Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Мәскәүдән Мәгълүмати иминлек хезмәтләре җитәкчеләре ассоциациясе, Positive Technologies, IT-park, Казан шәһәренең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, ICL компаниясе.
2025 елгы приз фонды 600 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк