Александр Лаврентьев: “Сайлаучылар Татарстанның сәяси тормышында актив катнашыр дип уйлыйм”

Бизнес вәкилләре Татарстандагы сайлауларда тавыш бирүдә актив катнаша. Бу хакта бүген ТР үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясенең эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев белдерде.
Аның әйтүенчә, Россиядә сайлаулар, тулаем алганда, чит илләр тарафыннан сәяси, икътисади һәм финанс басымы аркасында катлаулы шартларда уза. Әмма, спикер сүзләренчә, Татарстанда тотрыклы социаль-икътисади вәзгыять күзәтелә. “Татарстан инновацион төбәк булып санала, көндәшлеккә сәләтле продукцияләргә ия. Машина төзелеше үсеш ала. Бүген республикага инвестицияләр килеп тора, бу мәсьәләдә без Россиянең әйдәп баручы төбәге”, - диде ул.

Александр Лаврентьев билгеләп узганча, Татарстанда билгеле бер проблемалар булса да, алар эзлекле төстә хәл ителеп килә. 2030 нчы елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеш стратегиясе дә шуңа йөз тота. Спикер сайлауларда шактый кеше катнашыр дип фаразлый. “Татарстанлыларның күпчелеге республиканың сәяси тормышында актив катнашыр дип уйлыйм”, - диде ул.

сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113483/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»