Логотип
Яңалыклар

​Активрак булыйк!

Мәгълүмати технологияләр шәһәре – Иннополиста IV «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Форумы узды. 

Шактый җитди сөйләшүгә җыелсалар да, ханымнарның кайберләре быел Форумга... кечкенә балалары белән килде. Әмма малайлар-кызлар әниләренең аяк астында буталып йөрмәде: алар өчен аерым бүлмә, аерым программа  әзерләгәннәр иде. (Аниматорлар янында балалар көннең узганын да  сизмәде бугай. «Минем эшлекле әнием» дигән темага рәсем ясаганнар. Иң матур рәсем ияләре Форум азагында бүләкләр дә алды әле!)
Форумда үз эшләрен башларга җөрьәт иткән, инде ниндидер уңышларга ирешкән ханымнар гына түгел, бүгенге дөнья гаме белән яшәүчеләр – сәясәттә, мәдәнияттә, мәгарифтә үз урынын тапкан  хатын-кызлар, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты.  Әйе, без – хатын-кызлар күп кырлы... 
IV Форум «Җәмгыятьнең уңышлы үсеш шарты буларак хатын-кызның киңкырлы эшчәнлеге» темасына багышланды, секцияләрдә сүз икътисади кризис чорында бизнес алып бару, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм социаль проектларны тормышка ашыру турында барды. 
Депутатларда, табибларда шундый проектларның берсе – «Добро даром» хәйрия фонды шактый зур кызыксыну уятты. Авыр тормыш шартларында калган хатын-кызларга ярдәм итү махсатыннан оештырылган ул: кемдер бала белән урамда калган, кемгәдер ире кул күтәрә, кемдер төрле сәбәпләр аркасында тормышның төбенә төшкән: тагын бер адым һәм ул барысын да югалтачак: ирен, балаларын, өен...  Иң кызыгы  шунда: бу кризис үзәген ир-ат – «Добро даром» хәйрия фондының җитәкчесе Рушан Хәкимов оештырган.  Татарстанда кеше хокукларын яклаучы Сәрия ханым Сабурская: «Бүген хатын-кызлар яңгыраткан проблемаларның мин барысыннан да хәбәрдар, үзем көн саен шулар белән очрашам. Еш кына аларны хәл иткәндә социаль юнәлештәге иҗтимагый оешмалар ярдәмгә килә. Мәсәлән, авыр тормыш шартларында калган хатын-кызларга мин үзем дә еш кына «Добро даром» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм. Бу фонд дәүләттән бер тиен алмыйча, бары тик хәйриячеләр исәбенә яши. Эшлекле хатын-кызларыбызны социаль активлыкка чакырам, белегез: сезнең ярдәм мохтаҗ кешегә барыбер барып җитәчәк», – диде. (Сүз уңаеннан: «Сөембикә»нең октябрь санында «Добро даром» кризис үзәге турында зур язма укый аласыз.)
Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов сәламләде. «Бүген хатын-кызлар үз җилкәләрендә җәмгыятьтәге бик күп йөкне тарта. Хатын-кызлар бигрәк тә социаль проблемаларга сизгер, аларның чишелешен таба белә, форумда күтәрелгән темалар да шуны дәлилли. Әмма безгә – ир-атларга да эшләргә эш калдырыгыз, безне дә мондый форумнарга чакырыгыз: проблемаларны бергәләп хәл итик», – диде ул. 
Хатын-кызлар мәнфәгатен яклый торган бу Форум республикада даими эшләргә тиеш дигән фикер белән таралышты ханымнар. 





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар