Акробатика һәм рок-н-ролл – бер түбә астында

Залны кызу темптагы рок-н-ролл музыкасы тутыра. Спортчылар шул дәртле көйгә синхрон бию хәрәкәтләре ясарга да, шпагатка утырырга да, тамашачыларга елмаюларын бүләк итәргә дә өлгерәләр. Кызлар күккә «оча», паркетка төшеп җиттеләр дигәндә генә аларны егетләрнең көчле куллары эләктереп ала. Кош каурые диярсең – хәрәкәтләре шулкадәр җиңел!
Спортчылар «очканда» урындык кырыена чытырдап ябышасың, бөтен тәндәге мускулларың соң чиккә җитеп тартыла, борчылудан уч төпләренә тир бөртекләре бәреп чыга. Кызлар әйбәт кенә егетләрнең кулына килеп төшкәч, җиңел сулап куясың. Акробатик рок-н-роллны башкача карап та булмый торгандыр.Өч минутлык тамаша – ә никадәр адреналин! Казанда узган дөнья һәм Европа чемпионаты һәм беренчелегендә андый минутлар бик күп булды. Акробатик рок-н-ролл – чагыштырмача яңа спорт төре. Россиядә 1986 елдан үсеш ала башлаган. Бүген исә безнең ил командалары бу спорт төре буенча иң көчлеләрдән санала. Чемпионат та моны раслады: «Формейшн-кызлар» дисциплинасында – икенче һәм өченче (беренче урында – Венгрия), ә «Формейшн-микст» дисциплинасында беренче һәм икенче (өченче урында – Швейцария) урыннарны Россия командалары яулады.
Акробатик рок-н-роллны спорттан бигрәк бию төренә кертеп карау турында сүзләр күп булды. Тик гимнастика буенча 4 тапкыр Олимпия чемпионы Алексей Немов бу фикер белән килешми. «Мондый дәртле көйгә трюклар ясау – бер дә җиңел эш түгел, аңа озак һәм җитди итеп әзерләнергә кирәк. Гимнастикада күнегүләр 50 секундтан алып, бер минут та ун секундка кадәр дәвам итә. Ә монда күпкә озаграк. Бу физик әзерлексез башкара торган эш түгел, шуңа күрә һичшиксез спорт төренә керә», – дип белдерде ул.
Моңарчы күләгәдә кала биргән акробатик рок-н-ролл вак, ләкин ныклы адымнар белән яктыга чыга бара. Казанлылар да яратты аны – чемпионат һәм беренчелеккә «Басхет-холл»ны тутырып килгәннәр иде. Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе җитәкчесе Алексей Воробьев әйтүенчә, Казандагы Идел буе физик культура академиясендә әлеге спорт төре буенча махсус кафедра булдырырга да ниятлиләр икән. Димәк, киләчәктә рок-н-ролл көенә «очучы» спортчылар турында тагын да күбрәк ишетәсәкбез әле.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 07:00Без имениБу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
20 апрель 2021 - 22:40Без имениБалакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.Дус кызымның баласы иремә охшаган...
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.