Аида Гарифуллина − Беренче Россия милли музыкаль премия җиңүчесе

Мәскәүдә Беренче Россия милли музыкаль премия тапшырылды. Ул Игорь Крутой, Игорь Матвиенко, Максим Фадеев, Константин Меладзе, Виктор Дробыш, Иосиф Пригожин, Григорий Лепс, Яна Рудковская, Эмин Агаларов, Николай Басков, Филипп Киркоров тарафыннан гамәлгә куела.

«Опера җырын иң яхшы башкаручы» номинациясендә беренчелекне Татарстаннан Аида Гарифуллина яулады. Ул Хибла Герзмава, Мария Гулегина, Любовь Казарновская һәм Анна Нетребко кебек танылган җырчылардан өстенрәк булып чыкты.

Җырчының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, Аида Гарифуллина премияне шәхсән кабул итеп ала алмаган, чөнки ул дөнья операсы йолдызы Андреа Бочелли белән Америка буйлар турнеда.

«Иң яхшы фолк башкаручы» номинациясендә Казаннан Тина Кузнецова катнашкан, әмма бүләк Пелагеяга эләккән.

Яңа премия сыны «Прима» дип атала. (http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/11/116478/).

Без Аиданы чын куңелдән котлыйбыз! Журналыбызның декабрь саныбызда җырчы турында матур гына язма укый аласыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»