Логотип
Яңалыклар

Ага Хан премиясен кем отар? 

Бүген Казанда Ага Хан премиясенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды.

 

Бүген Казанда Ага Хан премиясенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Ага Хан премиясе директоры Фаррух Дарахшани, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Премия директоры фонд турында сөйләде һәм финалга чыккан 20 проектны билгеләп үтте. Быел 39 илдән 380 проект катнашкан. Жюри финалга 16 илдән 20 проектны җиңүче итеп игълан иткән. Премия өч елга бер тапкыр тапшырыла. Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы дип аталган Россия проекты да быел шорт-биткә керде. 

Ага Хан IV премиясе 1977 елда архитектура өлкәсендә гамәлгә куела. Премия суммасы 1 миллион доллар тора һәм үз өлкәсендә иң дәрәҗәлеләрдән санала. Заманча төзелешнең төрле төрләре проектта катнаша ала. 

Проектларны сайлап алу төп критерие:  проектлар кеше ихтыяҗына җавап бирерлек булырга һәм мөселман күпчелек булган илдә хезмәт күрсәтергә тиеш. 

Архитектура ягыннан камил, ихтыяҗларны канәгатьләндереп, кешеләргә файда китерә торган проектлар финалга үтте. Ага Хан премиясе булдырылганнан бирле тугыз меңнән артык проект номинацияләнеп, 116 бүләк тапшырылды. Бүләкләү тантанасы кагыйдә буларак төрле илләрнең тарихи истәлекле урыннарында уза. Мәсәлән, Истанбулда Топкапы сараенда, Куала-Лампурада Петронас манарасында, Дохада Ислам сәнгате музеенда, Лиссабонда Изге Георгий замогында.   

Казанда архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен тапшыру 13 сентябрьдә булачак. Әлеге чарада принц Ага Хан IV һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова җиткерде. «Бу юлы шундый тантана урыны итеп Казанны сайлаулары күңелле күренеш. Бу архитектура премиясе – дөньякүләм дәрәҗәле премияләрдән санала», – диде ул.  Приз фондының алтыдан бер өлеше, ягъни 166 мең доллар чамасы акча безнең республикага күчә. Ул республика ислам архитектурасы өлкәсендә эшләүче экспертлар җәлеп итүгә тотылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар