АФӘРИН, ЕГЕТЛӘР! АФӘРИН, КЫЗЛАР!

Кичә «Химиклар» мәдәният сараенда үзенә бер милли мохит, тантаналы бәйрәм рухы иде. Туган телдә яңгырап торган сүзләр җанны иркәли. Милли киемле сылу кызлар, көяз-ыспай егетләр әллә каян балкып торалар... Яннарында классташлары бөтерелә. Дулкынланган әти-әниләр, укытучылар... Барысы да җан атарга килгән! Югары класс укучылары арасында уздырыла торган «Татар кызы-Татар егете-2017» шәһәр конкурсының финалы!

...Менә алар сәхнәгә чыга! Авиатөзелеш районыннан Руслан Хамаев (33 нче мәктәп) һәм Лиана Зәйнуллина (14 нче мәктәп); Яңа Савин районыннан Азат Сафин (165 нче мәктәп) һәм Зөһрә Закирова (179 нчы мәктәп); Идел буе районыннан Арыслан Матросов (83 нче лицей) һәм Айсылу Вәлиуллина (19 нчы гимназия); Киров районыннан Алмаз Мортазин (67 нче мәктәп) һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова (4 нче гимназия-интернат); Мәскәү районыннан Рамил Баһавиев һәм Мәликә Мотыйгуллина (икесе дә КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары); Вахитов районыннан Салават Төхфәтуллин (27 нче татар гимназиясе) һәм Язгөл Миңнуллина (39 нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе); Совет районыннан Искәндәр Хәйруллин (72 нче немец телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе) һәм Илзирә Галимбекова (171 нче мәктәп).
Исемнәре лә исемнәре! Иң элек шул исемнәр колакны иркәләп үтә. Аннары – аһәңле матур сөйләмнәре, моңлы җырлары, үзләре белән таныштыру күренешләре... «Кәрим Тинчурин – татар халкының бөек улы» темасына әзерләгән визит карточкасы иң тетрәндергәне булгандыр, мөгаен. Кәрим Тинчуринның үлемсез әсәрләрендә искиткеч уйнадылар – чын артистлар дәрәҗәсендә! «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», «Беренче чәчәкләр»... Шулай да Илзирә Галимбекованың Сәрвәре таң калдырды тамашачыларны. Ул хәрәкәтләр, ул эмоция!.. Зал тып-тын калып, әсәренеп, Илзирә-Сәрвәрне тамаша кылды.
Татар халкының биюләрен дә, аш-суга осталыгын да күрсәтеп бирә белделәр. Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, өлеш, кыстыбыйларны ничек пешерү серләрен дә ачтылар әле. «Замана татар егете һәм татар кызы нинди булырга тиеш?» Шул хактагы уйлануларын да жюрига бик матур итеп җиткерә белделәр.
Сокланып, яратып, һәркайсы өчен җан атып утырдык. Афәрин, кызлар! Афәрин, егетләр! Казан шәһәренең мәгариф идарәсе, ел саен югары сыйныф укучылары арасында менә шушы бәйгене оештырып, туган телебезне камил белгән, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнгән, әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә гашыйк яшьләрне барлый. Искиткеч зур эш башкара ул!
Финал якынлаша. Ә мин «Сөембикә» журналыннан махсус әзерләнгән ике бүләкне кемгә тапшырырга да белми аптырыйм. Беренче каналдан барган «Голос. Дети» тапшыруы җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова тыйнак, сыгылмалы, тавышы искиткеч... Мәликә дә булдыра! Лиана, күр, татар халык җыры «Гөлҗамал»ны ничек башкара!.. Зөһрә... Ут, чая кыз! Ул борт-проводник булып бик килештереп уйнады! «Сүнгән йолдызлар»дан соң Илзирә күңелемдә аерым урын алды. Айсылу... Аңа башта ук та инстаграмда күп тавыш бирделәр... Булган кыз, димәк! Ә Язгөлне болай да беләбез инде: «Сөембикә» уздырган конкурсларда катнашкан, призлы урыннар алган кыз.

...Рамил Баһавиев – «Татар егете»,  Лиана Зәйнуллина «Татар кызы» дип игълан ителде! Ә мин «Сөембикә» бүләкләрен Язгөл Миңнуллинага һәм Илзирә Галимбековага тапшырдым.               

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8882
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8964
    8
    72
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4668
    4
    54
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5920
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан