АБЗЫЙНЫҢ ТӨШЕ

Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан мин гел яхшылык кына көтәм. «Яхшылык көтү» сәер гыйбарәме? Минем бу  алардан яхшы спектакльләр көтүем, шул рәвешле сәнгати ихтыяҗымны канәгатьләндерүем дип аңланырга тиеш. «Мөһаҗирләр»не (М.Галәү) спектакленнән башланган иде ул Минзәләдән сәгадәтле мизгелләр көтү гадәтем. Аннары бу театр тамашачыны да, мине дә «Остазбикә», «Теләнче кызы» спектакльләре белән сөендергән иде. Бу санаганнарым барысы да тамашачыга режиссер Ринат Әюпов куелышында иреште. Дөрес, артистлар составы үзгәрә килде. Әмма театрның җитәкчелеге һаман шул ук кешеләр, яратып кабул итә торган артистларыбыз да, шөкер, сафта әле.




Минзәлә театрының Казанга бу – соңгы килүендә дә «Абзыйның төше» дигән спектакльгә режиссеры Ринат Әюпов булган өчен бардым. Югыйсә, Федор Достоевскийның әсәрләре укучыны ял иттерә торган әсәрләр булудан бигрәк, уйландыра, хәтта ки газаплый торган әсәрләр.  Ничекләр генә ул психологик метаморфозаларны  сәхнәдә чагылдыра алырлар икән бичара артистлар дип уйлаган идем. Әле ничек кенә уйнадылар! Сәхнәдә Достоевский икәнен дә онытып, спектакль эченә кереп киткәнне сизми дә калдык. Заман башка, әмма кешеләрнең «чирләре» шул ук: хәйлә, мәкер, ялган, хөсетлек, шымчылык, гайбәт, тәкәбберлек, байлыкка табыну... Шушы тирес арасыннан көмеш тәңкә кебек саф хисләрне, әйтик чын яратуны, ихласлыкны, сабырлыкны, тугрылыкны эзләп, аралып алу бик авыр. Таптым дип алданырга гына мөмкинсең. Әнә бит, «мин үлгәнче бүтән берәүне ярата алмам, аңа тугры булып, кыз булып утырып калам» дип тәкърарлаган Зиночка спектакль ахырында бриллиантлар сихере ятьмәсендә чәбәләнә. Инде аның чинаяк кебек чиста образы фәкать таш тәтәй кимәлендә генә утырып калган. Зиночканы хәзер шашкын  хөсетлек биләп алган. Достоевский инде бу! Кешеләрне гөнаһлары аша фаш итәргә һәвәс Достоевский бу!



Шушы  – адәмнәрнең  чирканыч гамәлләре өстенлек иткән әсәрне караудан сәнгати ләззәт ала алуыбызның сере – осталыкта! Артистларның, бигрәк тә, режиссерның осталыгыннан, зәвыгыннан, тоемыннан  тора бу. Тыйнак декорацияне ничекләр уйната белүен генә күр син аның. Теге бөркәүле арба әле кереп качар өчен аулак почмак, әле тантана өчен тәхет, әле хыяллар артыннан алып китәргә сәләтле тылсымлы экипаж... рәвешен ала. Төштәге кебек инде.
 Саташулар юлдашы булган, матур төшләрне дә саташуга әйләндерә торган шомлы өер – каргалар көтүе... Рухи хасталыкны, күңел каралыгын,  зиһеннең психологик чуалышларын гәүдәләндерә  инде алар. Ак уйларның да кинәт каралып китүен җиләнне бер селтәү яки капюшонны күтәреп кую белән тиз арада күрсәтә алу кадәресе дә режиссерның табышы. Ә бу тамашада табышлар бихисап. Кызыганыч ки, Минзәлә театры  «Абзыйның төше»н бик аз тамашачыга күрсәтә алды. Телевидениегә яздырып калырга иде дә бит. Мондый кимәлдәге спектакльләр гел уйналып тормый. Мин аны академик дәрәҗәдәге куелыш дип бәяләр идем.Юк, һич тә провинциаль театр уены гына түгел иде бу тамаша!    




Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык артисты Хафиз Хәммәтуллинның, шундый ук дан-дәрәҗәләре булган Рәзилә Муллинаның, Венера Нигъмәтуллинаның, Эльмира Гәрәеваның кылларына режиссерның  оста кагылуы аша бар булган спектакль бу.  Артистларның соклангыч уены саташуларны, хыялны, күргән төшләрне чын итәргә тиешле образлар –каргалар, козгыннар  биюе белән тулыландырыла. 
Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов режиссурасы, Россиянең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкуловның рәссам осталыгы, балетмейстер Гөлфания Шәймәрданованың биюләре, Р. Абзалов ясаган декорацияләр,  С. Газиятуллина теккән киемнәр әлеге спектакльне теләсә нинди  фестивальгә  алып барырлык сәнгать әсәре иткән. Киләсе елда Мәскәүдә узачак Достоевский фестивале, мөгаен, алардан башка узмас.       

фото Минзәлә театы сайтыннан алынган

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7899
    1
    103
  • 8505
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9524
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...