5 яшьлек бала фея булам дип үз-үзенә ут төрткән

Әбисе азык-төлек кибетенә чыгып киткәч, бала бер сәгатькә караучысыз кала. 

Әти-әнисе эштә була. Шушы вакыт эчендә бала Винкс мультфильмын карый һәм андагыча фея булырга теләп, 50 % тәнен пешерә. Аңа бик күп операция кичерергә туры килә.

Соңрак ачыкланганча, кызчык агач таякчыклар алып, газны кабыза, фея кебек утлы таякчыклар белән җилпенеп йөргәндә, киеменә ут каба.

– Башта ул аны сөлге белән сүндерергә тырышып карый, аннары фатир буйлап ут сүндергеч эзли. Ахыр чиктә ваннага кереп, утны су белән сүндерә. Түбәнге катта яшәүче күршегә йөгереп төшеп, ашыгыч ярдәм чакырттырта, – дип сөйли кызның әнисе Юля Ежова.

Соняны тиз арада республика балалар хастаханәсенә алып китәләр, аннары тән пешү бүлегенә озаталар. Өченче дәрәҗә тән пешү җәрәхәте алган кызчыкка инвалидлык бирелгән. Ул инде 7 операция кичергән, аякларына донор тире күчереп утыртылган.

Әлеге хәлдән соң баланың бүлмәсендәге Винкс уенчыкларын, рәсемнәрен юкка чыгаралар. Шулай да Соня һаман да очу турында хыяллана икән.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан