5 октябрь – Укытучылар көне!

1994 елдан бирле 100дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» темасына җыен үтүе сәбәпче булганлыгы билгеле. Нәтиҗәдә, ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела. Бөтендөнья укытучылар көне БМОбөтендөнья һәм халыкара көннәре исемлегенә кертелә.
Россиядә бу бәйрәмне 1994 елдан бирле 5 октябрьдә билгелиләр, аңа кадәр ул октябрьнең беренче якшәмбесенә туры китереп үткәрелде, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Украинада ул әле дә шулай. Үзбәкстанда исә Укытучылар көне 1 октябрьдә бәйрәм ителә, Әзербайҗан, Армения, Эстониядә, Россия кебек, – 5 октябрьдә.Ерак чит илләрдән, әйтик, АКШта майның беренче атнасында атна буе укытучыларны хөрмәтләп зур чаралар үткәрәләр, Албаниядә – 8 мартта, Иранда – 2 майда, Кореяда – 15 майда, Һиндстанда – 5 сентябрьдә, Кытайда - 10 сентябрьдә, Аргентинада – 11 сентябрьдә, Бразилиядә – 15 октябрьдә, Австралиядә – октябрьнең соңгы җомгасында, Вьетнамда – 20 ноябрьдә, Төркиядә – 24 ноябрьдә һ.б.
Аерым алганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган белешмә буенча, бүген Татарстанда 74 меңнән артык педагогик хезмәткәр исәпләнә, шулардан 36,6 меңе мәктәпләрдә, 21,5 меңе балалар бакчаларында, 3,5 меңе өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләсә, 4,1 меңе көллият-техникумнарда һәм 9 меңе югары уку йортларында хезмәт куя.
Быел Татарстан Республикасы мәгариф инфраструктурасын үстерүгә 10 млрд тан артык акча бүлеп бирелгән. Шуның 2 млрд 579,6 млны мәктәпләрне, 681,4 млны ресурс үзәкләрне, 57,84 млны спорт залларын капиталь төзекләндерүгә, 6 млрд 704,3 млны мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләүгә, 128,8 млны, «Уңайлы мохит» программасына каралган.
Хәзерге вакытта мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогик хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 28,7 мең сум тәшкил итә, балалар бакчалары мөдирләренеке – 36,2 мең сум, мәктәп укытучыларыныкы – 33,3 мең сум, мәктәп директорларыныкы – 48,1 мең сум,.
Татарстанда 2012-2015 елларга «Киләчәк» мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында киң киләмле 4 грант гамәлгә ашырыла: «Яңа укытучыбыз», «Иң яхшы укытучыбыз», «Иң яхшы методистыбыз» һәм «Профориентация буенча муниципаль программаларга ярдәм».
«Яңа укытучыбыз» гранты нәтиҗәләре буенча 1,6 меңнән артык конкурсант арасыннан 100е – физика, математика, химия, биология, география, информатика һәм технология укытучылары сайлап алынды. Аларга, математик һәм табигать фәннәре буенча белем бирүне яхшырту йөзеннән, ай саен 10 мең сум күләмендә өстәмә акча каралган. Калган фәннәр укытучылары – «Яңа укытучыбыз» һәм «Иң яхшы укытучыбыз» грантлары ияләренә хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк. «Иң яхшы методист» гранты җиңүчесе дип табылган 300 методист бер тапкыр бирелә торган 130 ар мең сум акча алачак.
«Профориентация буенча муниципаль программаларга ярдәм» гранты нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче муниципаль берәмлек билгеләнде. Аерым алганда, Әлмәт, Бөгелмә, Балтач, Түбән Кама районнарына һәм Казан шәһәренә 1әр млн сум күләмендә грант тапшырылачак.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/05/114107/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.