Логотип
Яңалыклар

5-11 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы

Казанда "Филармониада" IX сәнгать фестивале башлана, “Татар-моңы” фестиваленең гала-концерты була.

5 декабрь

К.Тинчурин театрында – Татарстанның халык артисты, Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның юбилей кичәсе.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Филармониада" IX сәнгать фестивале ачыла. Фестивальне Омски академик симфоник оркестры башлап җибәрә. Солист – Россиянең күренекле скрипачы Никита Борисоглебский. Концерт программасында – П.Чайковскийның "Симфония № 5" һәм С.Рахманиновның "Симфонические танцы" әсәрләре.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.

Чаллы дәүләт театрында – “Тирәкләр шаулый җилдә”, Жеральд Сиблейрас (Равил Сабыр тәрҗемәсе). Башлана – 15.00 сәгатьтә.
Картлар йортында җан асрап ятучы өч бабай качарга уйлыйлар. Алар еракта күренеп торган тау башына менәргә план коралар, шунда тирәкләр шаулаганын тыңлагач, барысы үзеләрен бәхетле итеп сизәр кебек тоела аларга. Ниятләрен тормышка ашырырга җыенганда алар иксез-чиксез каршылыкларга тап булалар, бер-берсе белән сүзгә керешеп бетәләр, талашалар, тик боларның берсе дә аларны туктата алмый. Бабайлар ахыргача бергә булалар һәм азакта һәрберсе үз «иреген» таба.

6 декабрь

Г.Камал театрында "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының гала-концерты. Башлана 18.00.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә "Филармониада2 IX сәнгать фестивален "По Дону гуляет казак молодой" программасы белән А.Квасов исемендәге Дон казакларының Халыклар дуслыгы орденлы җыр һәм бию дәүләт академик ансамбле дәвам итә. Башлана – 18.30 сәгатьтә.

7 декабрь

Г.Камал театрында - У. Шекспир, "Ричард III"

"Ричард III" - Шекспир пьесалары арасыннан иң кырысы һәм компромиссызыдыр. Кызганычка каршы, әлеге әсәр бүгенге тарихи мизгелләргә иң якын торганы да. Бертуганнарның сугышуы, кан коешы, хыянәт, сатлыкҗанлык, хакимлекне законсыз тартып алу – болар барысы да бүгенге гасыр башы күренешләре. Сәхнәгә тормыш чынбарлыгыннан аерып куярга мөмкин булмаган пьесалар бар һәм "Ричард III" - шундыйлар исәбендә, дип билгеләп үтелә театрның рәсми сайтында. Төп рольдә – Искәндәр Хәйруллин. Аның Ричарды дәүләт үзләштерү идеясе белән янучы фанат түгел, ул башкалардан акыллырак һәм хәйләкәррәк булып чыга һәм аяк астында ятканны ала - шул гына. Тинчурин театрында – Рөстәм Мингалим, “Өченче бүлмәдә эт яши”. Режиссеры һәм музыка авторы- Резедә Гарипова. Жанры - моңсу комедия.

Райман һәм Гөлия беренче карашка үзләренең проблемалары һәм җитешсезлекләре белән гадәти гаилә кебек. Ләкин! Геройлар бер-берсе белән шул кадәр кырыс итеп уйныйлар, алар арасындагы һәр диалог сүз көрәштерүгә әйләнә. Шулай итеп, әлеге гаиләнең шәхси мөнәсәбәтләре көтмәгәндә үзләре өчен үк гаепләү һәм бер- берсен яңадан ачу кебек киеренке психологик халәткә күчә.

Төп рольләрдә: Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов. Спектакльнең премьерасы 2015 елның 10 декабрендә булды. Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә - "Филармониада" IX сәнгать фестивален популяр совет һәм Россия кино һәм театр актеры Дмитрий Назаровның "Коллекция" программасы белән дәвам итә. программада - А.Пушкин, Д.Кедрин, А.Чехов, В.Шекспир, С.Черный, А.Блок, В.Брюсов, К.Бальмонт, А.Вознесенский иҗаты. 
Башлана - 18.30 сәгатьтә.

8 декабрь

Г.Камал театрында - Зөлфәт Хәким, «Бармы ришвәттән дәва?..»

Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә...
Спектакльнең премьерасы 7 ноябрьдә булды.

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры – “Евгений Онегин” (П.Чайковский). Башлана - 18.00

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә - танылган итальян джаз трубачы Фабрицио Боссо. Ул Татарстанның джаз-оркестры белән бергә чыгыш ясаячак. 
Башлана - 18.30

"Угол" иҗат лабораториясендә "КАЗАНЬ. Новые легенды о старом городе" спектакленың премьерасы. Спектакль "Центр.Первый" заманча драматургия һәм режиссура үзәгендәге Михаил Дурненковның драматургия лабораториясе эше нәтиҗәсе. Спектакль-альманах яшь Казан авторлары язган биш новелланы берләштерә. Спекткльнең режиссеры – Регина Саттарова. Спектакльнең иҗат төркеме - Анастасия Радвогина, Дарья Андреева, Булат Минкин, Рәмис Нәҗмиев, Екатерина Полянина, Павел Поляков, Камиль Гыймазетдинов, Резеда Һадиуллина, Айгөл Әхмәтова, Елена Захарова, Камил Аитов, Леонид Обоишев, Вадим Никоноров, Ирина Шнайдер һәм Денис Грищенко.
Тамашачының яшь күрсәткече 18+ дип билгеләнгән.

9 декабрь

Г.Камал театрында - Салават Юзеев, “Ут күршеләр”. Комедия.Спектакль 2 сәгать 20 минут бара. Спектакльнең премьерасы 2010 елның 7 ноябрендә булды.

Тинчурин театрында - Хәй Вахит, “Кияүләр”. Жанры — музыкаль комедия. Музыка авторлары — Сара Садыйкова белән Рәшит Гобәйдуллин. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Төп рольләрдә: Гүзәл Галиуллина, Илфак Хафизов, Артем Пискунов, Ландыш Гыйбадуллина, Зөфәр Харисов, Гүзәл Гарәпшина.
Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби — бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Кече залында – Татарстанның халык артисты Зиннур Нөрмөхәммәтовны искә алу кичәсе. Сәхнш ветераннары, хезмәттәшләре җырчы белән бәйле хатирәләрне яңартачаклар, артист репертуарыннан җырлар яңгыраячак. Башлана 12.00 сәгатьтә.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә - "Терем квартет" легендар ансамбленың 30 еллыгына багышланган "Исповедь хулиганов" программасы. Башлана - 18.30 сәгатьтә.

Чаллы дәүләт театрында – “Корт”, Фәнәвил Галиев. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

10 декабрь

Г.Камал театрында - Зөлфәт Хәким, "Искән җилләр көенә". Романтик комедия. Спекталь 2 сәг. 40 минут бара.

Тинчурин театрында - Кәрим Тинчурин “Назлы кияү”. Жанры- музыкаль комедия. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Композиторы – Мәсгут Имашев. Җыр сүзләре авторы – Гөлшат Зәйнашева.

Буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрү хәбәрен ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Һәм “яңа дусларның” мәкерле планы инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп аркасында, бар да чәлпәрәмә килә. Чөнки әлеге явыз ниятләргә каршы торучы төп көч- чын мәхәббәт…

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Татарстанның халык артисты Резеда Галимованың юбилей концерты. Артистның иҗат кичәсендә Татарстанның халык уен кораллары оркестры да катнаша. Оркестр җитәкчесе - Анатолий Шутиков. Концертта классик рус романслары, татарстан композиторларының яңа әсәрләре яңгыраячак. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

Әлмәт театрында  – “Син кайда идең?” Ярослав Пулинович. Башлана - 18.00 сәгатьтә. "Син кайда идең?" – Әлмәт татар дәүләт театрының яңа премьерасы. Ул яшь драматург Ярослава Пулиновичның "Земля Эльзы" дип аталган өр-яңа пьесаларының берсе буенча Татарстан Республикасының атказанган артисты, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Наилә Нәҗипованың юбилее хөрмәтенә махсус куелган. Режиссеры – Илгиз Зәйниев.

11 декабрь

Г.Камал театрында - Туфан Миңнуллин, "Диләфрүз - Remake". Музыкаль комедия 2 бүлектә. Спектакль 2 сәгать 40 минут бара. Спектакльнең премьерасы 2010 елның 14 февралендә булды.

Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов 1972 елда сәхнәләштергән “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Туфан Миңнуллин) спектакль театр репертуарыннан туксанынчы еллар башына кадәр төшмәде. Шат күңелле, шаян Диләфрүз һәм аның бер катлы егетләрен Камал театрының берничә буын иң популяр артистлары башкарды. Егерме елдан артык вакыт узып китсә дә музыкаль комедиягә карата тамашачының кызыксынуы кимемәде. Әмма яңа дәвер килде, пьеса геройлары яшәгән ил дә таркалды. Режиссер тәкъдиме белән драматург, әсәренең үзенчәлекле төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып remake язарга риза булды. Бикчәнтәев рольләрне театрның популяр яшь артистларына тапшырып, сәхнә белән зал мөгамәләсенә басым ясап – тамашачыны спектакльнең тулы хокуклы катнашучысы була алырлык итеп, һәм, шул ук вакытта, комедиянең иронияле яңгырашын да көчәйтеп җырлы-биюле тамаша иҗат итте.

К.Тинчурин театрында - Туфан Миңнуллин, “Төш”. Жанры — мелодрама. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 23 мартында булды. Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк – Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар, киләчәккә якты өметләр, татлы хыяллар… Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак, нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңгәл килмәвендәме?.. Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

“Әкият” курчак театрында – “Красная шапочка” (Ш.Перро). Башлана - 11.00, 13.00 сәгатьләрдә

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры – “Риголетто” (Дж.Верди). Төп партияләрдә – театр солистлары Юрий Ившин (Риголетто), Венера Протасова (Джильда), Зоя Цецерина (Маддалена). Башлана – 18.00 сәгатьтә.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә - көндезге сәгать 12дә «Новый балет» театры балалар өчен Г.- Х. Андерсенның "Оле-Лукойе" әкиятләре буенча биюле фантазия - "Удивительный сон" спектаклен тәкъдим итә.

Кичен – Европаның иң яхшы хореографларының берсе Франческо Вентрилья куелышында "Fortuna vis Lucem" программасы. Башлана - 18.00 сәгатьтә.


чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар