22 МАЙДА – ПРАЙМЕРИЗ

24 мартта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында РФ Дәүләт Думасы VII чакырылыш депутатларын алдан сайлап карау, ягъни праймеризга багышланган онлайн-конференция узды. Татарстанда праймеризны оештыручы төбәк оештыру комитеты җитәкчесе, республика парламенты җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов журналистлар сорауларына җавап бирде. 22 май – «Бердәм Россия» сәяси партиясе уздырачак алдан сайлап карау көне дип игълан ителде. Бу көнне бөтен ил буенча санау участоклары иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Татарстандагы санау участоклары 560 дип теркәлгән. Аларда барлыгы 2360 кеше эшләячәк. Праймеризда катнашу өчен кандидатлар 10 апрельгә кадәр документларын оештыру комитетына тапшырып, теркәлү узарга тиеш. Агитация эшләрен 21 майга кадәр алып барырга мөмкин. 22 майда инде ул тыела. Алдан сайлап карау нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы билгеләнәчәк һәм РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Татарстанда яшәүчеләр үз участокларын http://www.pg.er.ru. сайтыннан таба ала. Моның өчен адресыңны гына кертергә кирәк. Алдан тавыш биреп карауда республикада яшәүче һәркем катнаша ала.     

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 07:00
    Без имени
    Бу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 20 апрель 2021 - 22:40
    Без имени
    Балакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 19 апрель 2021 - 18:53
    Без имени
    Аллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.
    Мин бала таба алмаячакмын….
  • 18 апрель 2021 - 20:50
    Без имени
    Изге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏
     Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
  • 17 апрель 2021 - 21:42
    Без имени
    Жалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына
    «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»