20 сентябрь – Җир шарында халыкара тынычлык һәм татулык көне

«Бәйрәм хөрмәтенә 20 сентябрьдә көндезге сәгать 3 тә Г. Камал театры каршындагы мәйданда бәйрәм концерты була. Анда Казанның иҗат коллективлары белән беррәттән «Волга-Волга» төркеме, җырчы Мөнир Рахмаев, «Зинаида Шнипельсон» кавер-группасы чыгыш ясаячак», – дип белдерде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Мы... это мир!» концертының башкаручы директоры Андрей Петухов. Бәйрәм чаралары бер концерт белән генә төгәлләнми. Бәйрәмне оештыручылар актив, кызыксынучан кешеләргә фотокросста катнашырга да тәкъдим итә. Моның өчен ВКонтакте челтәрендәге «Фотокросс «Объективные люди» төркеменә кереп, андагы сылтама буенча теркәлергә кирәк. Катнашучылар өчен бернинди дә чикләүләр юк. Барлык мәгълъматны «Фотокросс «Объективные люди» төркемендә табарга була. Нәтиҗәләр 20 сентябрь көнне ясала.

Болардан тыш «Fun-24» күңел ачу комплексы да үз мәйданчыгын тәкъдим итә. Монда өстәл футболы һәм өстәл хоккеенда көч сынашырга мөмкин, башка кызыклы чаралар да булачак.


«Җир шарында халыкара тынычлык һәм татулык көненә багышлап 18-21 сентябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә «Без – бер ил, без – бер халык» дип аталган яшьләр форумы да уза. Яшләр арасында экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә багышланган бу форумда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 80 кеше катнашачак», – дип белдерде «Мы... это мир!» республика яшьләр программасы координаторы Яна Сирюкова.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 07:00
    Без имени
    Бу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 20 апрель 2021 - 22:40
    Без имени
    Балакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 19 апрель 2021 - 18:53
    Без имени
    Аллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.
    Мин бала таба алмаячакмын….
  • 18 апрель 2021 - 20:50
    Без имени
    Изге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏
     Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
  • 17 апрель 2021 - 21:42
    Без имени
    Жалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына
    «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»