Логотип
Яңалыклар

16 декабрьдә Казанда Киров районының 90 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырылачак.

16 декабрьдә Казанда Киров районының 90 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырылачак.
Бәйрәм  сәгать 12 дә башлана: “Казан” гаилә үзәге янында яңа традиция башлангычы буларак, Санкт-Петербургтагы кебек, туптан атачаклар. Соңрак, 17.00 сәгатьтә, “Ак Барс” яшьләр үзәгендә юбилей тантанасы башлана, анда соңгы еллардагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалачак һәм киләчәккә планнар билгеләнәчәк.

Киров районының 90 еллык юбилее хөрмәтенә “Салават күпере” торак комплексының бер урамы Заречье проспекты исеменә үзгәртеләчәк.

Бәйрәм чаралары кысаларында сәламәтләндерү төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар арасында йөзү буенча Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы бүләгенә беренче ярышлар узды. Турнирда 8 спорт клубыннан 200 дән артык бала катнашты. Киләчәктә ярышларны даими үткәрү планлаштырыла.

Бәйрәмдә иҗат мәктәбе укучылары актив катнашкан. «Звонкие голоса» халыкара хор сәнгате фестивале дә Киров районынның юбилеена багышланды, анда 300 дән артык җырчы уртак эшкә өлешен кертте.

сылтама: http://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар