14 октябрь - Россиядә Тыюлыклар көне

Россиядә ел саен Тыюлыклар көнен билгеләп үтү турында карар 1999 елда илебез тыюлыклары директорларының Владивостокта узган киңәшмәсендә кабул ителгән, инициативаны Россия Федерациясе Табигать ресурслары министрлыгы күтәреп алган.
Россиядә беренче тыюлыклар XIX гасыр азагында дворян җирләрендә барлыкка килгән. Беренче дәүләт тыюлыгы – Байкалда Баргуза тыюлыгы 1916 елда оештырылган. Нәкъ менә шул вакыттан Россиядә тыюлыклар эшчәнлеге тарихы башлана. Хәер, илдә элек-электән үк тыюлыкта имәнлекләр, каенлыклар, саклаудагы урыннар, патшалар, князьләр, югары даирә вәкилләре ауга йөри торган заказниклар булган.Бүген Россия Федерациясендә 59,6 млн гектарда 103 дәүләт табигать заказнигы, 47 милли парк, 69 федераль заказник исәпләнә һәм аларда штатта 10 меңнән артык хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Илебездә төбәк һәм җирле әһәмияттәге аеруча сакланылышлы 13 меңләп табигать территорияләре бар, аларның гомуми мәйданы - 142,4 млн гектар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, хәзер Татарстан Республикасы табигый тыюлык фонды гомуми мәйданы 167,55 мең гектар булган барлык 3 дәрәҗәне эченә алган 171 аеруча саклана торган табигый территория, шул исәптән 126,84 мең гектар мәйданда төбәк әһәмиятенә ия булган аеруча саклана торган 166 территориядән тора.
Шул рәвешле, Татарстан Республикасы мәйданнарының 2,47 %ында табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар тудырылган. Соңгы 15 елда Татарстан Республикасында якынча 110,7 мең гектар мәйданда аеруча саклана торган 30 табигый территория (12 дәүләт табигый заказнигы һәм 18 табигать һәйкәле) оештырылган.
Идел-Кама тыюлыгы, үзәк тыюлык буларак, - Татарстан Республикасы территориясендә саклана торган мәйданнар системасында аеруча мөһим звено. Ул тере организмнарның төрлелек күплеген тәэмин итә һәм баланслы тикшеренүләр өчен база ролен үти. Шулай да, аның мәйданы төбәктә экология тигезлеге булдыру өчен бик кечкенә. Шул сәбәпле, республикада аеруча саклана торган территорияләрне үстерүгә һәм камилләштерүгә игътибар кимеми. Тыюлык территориясе табигый шартларга якын булган һәм әйләнә-тирәне чистарту функциясен тулысынча башкарырга сәләтле азрак саклана торган мәйданнар белән тулыландырыла. Хәзерге вакытта Бөгелмә районында 3 табигый объектка махсус саклана торган табигый территория дәрәҗәсе бирү өчен эшләр алып барыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исә барлык тыюлыклар эше белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/14/114561/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 08:42Без имениИх, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
28 февраль 2021 - 20:56Без имениО, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
28 февраль 2021 - 14:23Без имениБез өйрәтмәсәк,кем өйрәтер улларыбызны.Шундый шәп хикәя.Үземне күрдем.Килен дә кеше баласы
-
28 февраль 2021 - 14:50Без имениШәптән башка ни язасың.Һәр язганың энҗе-мәрҗәннән җыелган.«Кешелекне дәвалыйсым килә»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.