Логотип
Яңалыклар

1 июльдән банк карталарына бәйле яңалыклар

Интернетта инде күптәннән бу хакта сүзләр йөр иде. Имеш, 2025 елның 1 июленнән картага күчергән акчалар белән салым органнары кызыксына башлаячак, диделәр.

Шушы хакта тулырак беләсебез килеп, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 6 нчы районара инспекциясенә мөрәҗәгать иттек. Алардан алынган җавапка караганда, чынлап та 2025 елның 1 июленнән яңа кагыйдәләр үз көченә кергән. 

Һәм әлеге кагыйдәләр физик затларның да, эшмәкәрләрнең дә банк карталарын куллануларына җитди йогынты ясый. 

Физик затларның банк картасына күчкән акчаларга Федераль салым хезмәте тарафыннан түбәндәге очракларда НДФЛ салымы алынмый: 
әгәр бу акча бүләк итеп күчерелсә;
бурыч кайтарылса. 

Әгәр банк картасына күчерелгән акча:
берәр төрле хезмәт күрсәткән өчен (мәсәлән, маникюр, макияж, массаж һәм башка төрле хезмәтләр);
милекне саткан өчен булса, бу очракта әлеге керемнән салым түләргә туры киләчәк. 
Салымны түләмәгәндә, штраф һәм пени билгеләнүе ихтимал. 

Кайсы очракта банк картасына күчерелгән акча шик уята?
ИП ачмый гына алынган керем;
һәрвакыт билгеле бер кешедән генә күчкән акча (акчаны ни өчен күчергәнлеге турында документ булмаганда);
рәсми керемнән күпкә артыграк булган суммалар.

Штрафка тартылмас өчен нишләргә?
Салым органнарында шик уятмас өчен, акча күчерүнең законлы булуын раслый торган документларыгызны саклагыз. 
Болар: әҗәткә акча биреп тору турындагы расписка, чеклар, займ килешүе, бүләккә акча җибәрү турында хәбәр һәм башкалар булырга мөмкин. 

Шикле тоелган акча күчерүләрне банклар 48 сәгатькә кадәр тоткарларга хокуклы. 

54 нче ФЗ буенча, физик затлар һәм ИП/ОООлар арасындагы теләсә кайсы исәп-хисап, хезмәткә, товарларга түләү онлайн-касса аша башкарылырга һәм фискаль чек бирелергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар