Логотип
Хәтер – мәңгелек

Рокыя Сәлахова

Бөек Җиңүгә миллионлаган гап-гади кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, синеке, аныкы... Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган капка, гаилә калды микән? Җиңү таңы безгә шуңа да кадерле... Инде бу хакта бүгенге яшьләребезгә дә аңлатасы, төшендерәсе, күңел­ләрендә горурлык хисләре уятасы килә. Бу проект – шул хакта. Мондый ядкарьләр, бәлки, сезнең гаиләләрдә дә сакланадыр. Юк икән, аларны шушы сайтлардан табып алырга мөмкин: https://pamyatnaroda.ru, podvignaroda.ru. Бабаларыгызга орден-медальләр ни өчен бирелде икән? Балалар, оныклар белән бергә утырып эзләп карагыз әле. Әлеге тарихи документларны үз күзләре белән күргәч, Җиңү сүзенә алар инде берничек тә битараф калалмас... Табышларыгызны безнең белән дә уртаклашыгыз. Хатларыгызны көтәбез.

Рокыя Сәлахованың әнисе Һаҗәр апаны бик әйбәт хәтерлим мин. Терәлеп торган күрше булып яшәдек. Авылның бик хөрмәтле кешесе, абыстае иде ул. Олысы-кечесе  «Абыстай апай» дип атый иде. Рокыя – икенче балалары, мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаганнан соң Казан медицина мәктәбенә укырга кереп, медсестра һөнәре алып чыга. Аны Казанның Бутлеров урамындагы больницада балалар бүлегендә эшкә калдыралар.

1941 елның җәй башында Рокыя беренче ялын алып туган авылына кайта. Ләкин авыр хәбәр килә... Сугыш башланган. Рокыя да әнисе, сеңлесе, энесе белән саубуллаша да Казанга китә. Кыр госпиталендә эшләргә теләк белдереп, гариза яза – яшь кыз Ватанны саклаучылар сафына баса. Июль башында фронтка килеп җитә һәм сугыш кырыннан 5–10 чакрым ераклыкта гына урнашкан госпитальдә эшли башлый. Икешәр тәүлек операция өстәле артында басып торырга туры килә Рокыяга. Дошман гаскәрләре Мәскәүгә якынлашкан авыр көннәр. Ул – алгы сызыкта. 

Бервакыт, яралы сугышчыларны госпитальгә озата барганда чолганышта кала. Немецларга каршы ут ача. Рокыяга сугышчылар да булыша. Фашистлар чигенә. Мәскәү янындагы каты сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Рокыя Сәлахова «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Аны гвардия өлкән сержанты дәрәҗәсенә күтәрәләр. Күрсәткән батырлыклары өчен аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерелә.

Словакиянең борынгы шәһәре Тренчанске Теплицеда  граната кыйпылчыгы тиеп, ул каты яралана.

1945 елның 6 мае иртәсендә ул мәңгегә күзләрен йома. Өч көннән бөтен дөнья халкы җиңү көнен зур шатлык белән каршылый. Рокыя гына ул көнне күрә алмый. Аны совет сугышчылары, медицина хезмәткәрләре зур хөрмәт белән Тренчанске Теплице шәһәрендә костел ишегалдында җирлиләр. Кабере өстенә һәйкәл куела. Соңыннан җәсәде Братислава өчен һәлак булган көрәшчеләр каберлегенә «Славин» дан монументы итәгенә күчерелә. Ул – бик зур каберлек. Анда 6845 совет сугышчысы җирләнгән.

Рокыя үзе туган илгә кайта алмаса да, даны кайта. Арча районы Югары Пошалым авылының үзәк урамы Рокыя Сәлахова исемен йөртә. Ул укыган медицина училищесы диварына фоторәсеме куелган.

Китапханәдә Рокыя Сәлахованың фотолары, әнисенә, сеңлесенә язган хатлары, аның белән бәйле документларның күчермәләре кадерләп саклана. Ул яшәгән урамга истәлек тактасы куя алсак, якты хатирәсен мәңгеләштерүдә тагын бер адым булыр иде.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА,

Урта Пошалым авыл китапханәсе мөдире.

Рокыя Сәлахова Казанда Вишневский исемендәге больницада бергә эшләгән иптәш кызы Сабира белән. 1940 ел.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар