​Йөзем-күрәгәле, инжирлы һәм чикләвекле «Мазурка» кексы



Йөзем-күрәгәле, инжирлы һәм чикләвекле «Мазурка» кексы – хуш исле, бик тиз һәм җайлы гына әзерләнә торган десерт. 


 
Кирәк



югары сортлы 250 г он; 

бер ярым апельсин; 

5 данә инжир; 

5 данә әстерхан чикләвеге; 

5 данә күрәгә; 

1 аш кашыгы өеп – кара йөзем; 

1 аш кашыгы сары йөзем; 

2 аш кашыгы өеп – бал; 

60 г үсемлек мае; 

1 аш кашыгы ванильле шикәр ; 

7 г көпшәрткеч (разрыхлитель); 

бер чеметем тоз; 

өстенә сибәр өчен – шикәр пудрасы. 

 

Эш барышы

Йөземне, күрәгәне, инжирны бик әйбәтләп юарга. Чикләвекне чистартып, вак-вак кисәкләргә турыйбыз да табада кыздырып алабыз. 

Иләнгән онга тоз, ванильле шикәр, көпшәрткеч кушабыз. 

Апельсинны кабыгыннан чистартып, блендерда боламык булганчы издерәбез. Әзер булгач, он янына кушабыз. 

Рафинадланган үсемлек маен да он янына агызабыз. 



Бал салабыз. Менә хәзер шуларның барысын да болгатабыз. Күзгә күренеп камыр куыкланып куерачак. Апельсин кислотасыннан бал да бик тиз эреп бетәчәк. 

Йөзем-күрәгәле, инжирлы һәм чикләвекле яшелчәләрне (инжир белән күрәгәне турап) камырга кушып, әйбәтләп катнаштырабыз. Аннан соң камырны бер 10 минут чамасы вакытка куеп торабыз. 



Табаны майларга кирәк түгел. Бары тик фольга гына җәеп, камырны шунда урнаштырабыз. Тигезлибез. 



230 градуска кадәр кызган духовкага 20-30 минутка куябыз. 



Өлгергәнлеген коры чыра төртеп белеп була. 

Суынгач, фольганы алып куябыз (ул камырга ябышмый да, аны бозмый да). 

Иртәнге чәйгә кекс әзер. 

Чәйләрегез тәмле булсын! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 гыйнвар 2021 - 15:40
    Без имени
    Бик яхшы мәкалә. Рәхәт укырга да. аңлашылып тора. Бу язманың журналисты дини белем алган кеше икәнлеге күренеп тора. аңа рәхмәт.
    Адашкан хатын-кызны туры юлга кертү өчен... бер сүз җитә
  • 22 гыйнвар 2021 - 15:43
    Без имени
    Бик дөрес язылган сүзләр. Бигрәк тә акчага кагылышлы урыннары. Хәзер байны гына яраталар, аның белән генә аралашалар. Хәерчерәк булсаң син кем дияргә күп сорамаслар.
    Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
  • 22 гыйнвар 2021 - 16:10
    Без имени
    Кеше (зур кеше) кайгыларын үзе җиңеп чыгарга тиеш...балаларын шул кайгыларга батырмыйча
    Кемгә тидек, кемне рәнҗеттек без…
  • 22 гыйнвар 2021 - 19:15
    Без имени
    Бала сезнен жаваплылыкта, ничек ул отдельно торсын ди? Бу проблеманы алдан ук хэл итэргэ кирэк, сонрак ул кеше бала белэн торырга телэмэсэ, нишлэрсез? Катгый торырга кирэк. Э инде риза булмаса, нигэ ана кияугэ чыгарга?
    Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
  • 22 гыйнвар 2021 - 19:20
    Без имени
    Бездэ хатын-кыз бигрэк харап скромный инде. Эллэ нинди хатыннар, ике-оч балалы, гулящийларны да кияугэ ала ирлэр, беркем бер суз эйтми. Сез узегез гаепле, эйттермэскэ, мыскыл иттермэскэ иде алдан ук. Кайвакыт, виноват кыяфэттэ тузеп торсан, эйттерсэн, телэсэ нэрсэ дэ эйтэлэр инде. Димэк, позволять иткэнсез. Хэзер ни дияргэ инде?...
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...