Логотип
Камыр ашлары

Пицца

2024 ел – Россиядә Гаилә елы. Гаилә ул – бердәмлек, татулык, ныклык. Бергә башкарган эш шул бердәмлекне тагын да ныгыта, дидек тә, «Аш-су» сәхифәсенә кунакларыбызны гаиләләре белән чакырырга уйладык.

 

Айсылу ЛЕРОН һәм Ленар ГАТИНнар гаиләсе – башкалабызда яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Айсылу Лерон белән таныштырып тору кирәкмидер дә, мөгаен. Телевидение һәм радио тапшыруларын яратучылар аның белән инде күптән таныш. 1997 елдан телевидениедә «Тамчы» тапшыруын алып бара башлаган, «Татар радиосы», «Тәртип» радиоларында эшләгән Айсылу хәзер Казан шәһәре башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе. Гаилә башлыгы Ленар исә төзелеш фирмасын җитәкли.

Фәридә, Нурихан, Сәйдә әлегә тырышып мәктәптә укып йөриләр. Үзләренә кызыклы шөгыльләре дә җитәрлек. Фәридә – «Сабантуй» журналы хәбәрчесе, «Апуш» балалар театр студиясенә йөри, «Саф» радиосында «Гөлбакча» тапшыруын алып бара. Нурихан 5 яшеннән цирк мәктәбендә шөгыльләнә, йөзү, роботлар төзү белән мавыга. Сәйдә дә абыйсыннан калышмый – дәресләрдән бушаган арада цирк һәм музыка мәктәпләрендә укырга да өлгерә.

Әле тагын бер яраткан шөгыльләре бар аларның – әниләре белән бергәләп тәмле ризыклар пешерү. Аеруча пицца пешерергә яраталар. Менә бүген безгә аны әзерләп тә күрсәттеләр.

Кирәк 
(камыр өчен) 250 мл кефир (2,5%)

  • ярты бал кашыгы чәй содасы
  • ярты бал кашыгы тоз
  • 1 чәй калагы ка­мыр көпшәкләндергеч
  • 2 стакан чамасы он

Эчлек3 аш кашыгы томат соусы

  • 150 г сыр (моцарелла кебек йомшак сыр яхшырак)
  • 1 помидор
  • 1 татлы борыч
  • зәйтүн җимешләре
  • суган
  • шампиньон гөмбәсе

Эш барышы

Пицца, Айсылу Лерон

Кефирга сода салып, яхшылап туглыйбыз. Кефир бераз күпереп, күбекләнеп китә. 

Пицца, Айсылу Лерон


Онны коры савытка иләп, тоз һәм камыр көпшәкләндергечне кушабыз. Барысын бергә әйбәтләп катнашты­рабыз.

Пицца, Айсылу Лерон


Кефирга онның яртысын кушып, туглыйбыз. Калган яртысын аз-азлап куша барып, уклау белән җәярлек  үзле камыр басабыз. 

Пицца, Айсылу Лерон

Камырны ике тигез кисәккә бүләбез – ике пицца пешерәчәкбез. Һәр кисәкне кул белән генә баскалап җәябез. Пиццаның диамет­ры якынча 25–30 см булырга тиеш.

Пицца, Айсылу Лерон

Җәем өстенә мул итеп томат соусы ягабыз һәм сыр кисәкләре тезеп чыгабыз. Сыр өстенә юка итеп киселгән помидор телемнәре, тәгәрмәчләп туралган баллы борыч, ярымбоҗралап туралган суган куела.

Пицца, Айсылу Лерон

Туралган чи гөмбә белән зәйтүн җимешләрен тезгәч, пицца өстенә янәдән сыр кисәкләре куеп чыгабыз.

Хәзер инде коры табага пергамент кәгазе җәеп, пиццаларны урнаштырабыз һәм 250 градуслы мичтә 10 минут пешерәбез. Әзер пиццаны кайнар килеш табынга бирәбез. 

Фото һәм видео: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар