Логотип
Икенче ашлар

Тай итеннән калҗа

Мастер-классны Татарстанның атказанган артисты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Марсель ВӘГЫЙЗОВ үткәрә.

5 яшеннән үзе гармун уйнап, үзе җырларга өйрәнгән Марсельнең җырчы булу теләге балачактан ук бөреләнеп калган. Яшүсмер чагыннан ук шактый конкурсларда лауреат исемнәре яулаган егет, мәктәпне тәмамлауга, туп-туры Мәдәният һәм сәнгать университетына юл ала. Остазы – Венера Ганиева. Язмышын сәнгатькә багышлавына бер дә үкенми ул, әмма тамашачыларның елдан-ел җиңелрәк җырларга өстенлек бирүенә, халыкны күбрәк җәлеп итү өчен, бәгъзе артистларның сәхнәдә әллә ниткән мөгезләр чыгарырга тырышуына күңеле әрнегәнен яшерми. Үзе дә утызлап җырга көй язган Марсельнең репертуарында халкыбызның борынгырак җырлары, профессиональ компози­тор­ларның узган гасырда иҗат ит-кән үлемсез әсәрләре бар. Артист сәхнәдә генә түгел, тормышта да зәвыклы булырга тиеш дип саный ул. Аш-суга карата да аның үз та-ләпләре. Ул, әлбәттә, тәмле, җиңел һәм җиренә җиткереп әзерләнгән булырга тиеш. Кәефе күтәренке чакларда, аш бүлмәсенә ул үзе хуҗа, җиң сызганып, җырлый-җырлый берәр тәмле сый әзерләү аның өчен җан рәхәте. Бүген ул безгә тай итеннән бик тәмле калҗа пешереп күрсәтмәкче.

Кирәк:
1 кг чамасы сөяксез тай ите;
кара борыч;
тоз;
2 аш кашыгы зәйтүн мае
(булмаса, көнбагыш мае да ярый);
50 г тирәсе акмай.



Гарнирга:
2 зур кызыл борыч;
2 кечкенә ташкабак;
2 баклажан.

Эш барышы:
итне калынлыгы 2-3 см булган зур калҗа итеп кисеп, әзерләп куябыз. Сеңерләре, ярылары, артык мае булса, аларын кисеп алабыз. Аннары итне юып, тоз-борыч ышкыйбыз, өстенә зәйтүн мае агызабыз да, 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Озагракка калдырсаң, бигрәк тә яхшы.



Ат ите җепселле, каты ит,
шуңа күрә аны маринадта озаграк тотуның бер зарары да юк, йом-шаграк кына булачак.



Итне маринадтан алып, коры табада ике ягы да кызарганчы
кыздырабыз. Табаның төбе сырлы-сырлы булганы (гриль-таба) яхшырак. Андый табагыз булмаса, гадәти чуен табада да кыздырырга мөмкин. Итне озак кыздырырга кирәкми, һәр ягына өчәр минут вакыт җитә.



Ит кызгач, аны башка табага күчереп, өстенә мул итеп акмай кисәге куябыз да 10 минутка кызу мичкә тыгабыз. Кемнең нинди дәрәҗәдә пешкән ит яратуына карап, мичтә озаграк яки кимрәк тә тотарга була. Эче алсу калган ит яратсагыз, тизрәк алырга кирәк.



Ит мичтә булганда, гарнирга дип, тиз генә яшелчәләр кыздырабыз.
Баклажан белән ташкабакны – 
1 см калынлыгында тәгәрмәчләп, баллы борычны эре кисәкләп турыйбыз да, шулай ук төбе сырлы-сырлы табада кыздырабыз. 



Бу юлы инде таба төбенә бераз гына үсемлек мае тамызырга 
кирәк булыр. Тозны исә яшелчәләр тәмам әзер булгач кына 
сибәбез.

Итне мичтән алып, 10 минутка фольгага төреп торабыз – ял итсен, тәмам йомшап җитсен.

Итне зур сай тәлинкәнең уртасына куеп, янына яшелчәләрне тезәбез дә, өстеннән «Ткемали», «Наршәраб» ише, үзебезгә ошаган әчкелтем соус сибәбез. Соусны аерым савыт белән генә дә бирергә була.





Ашларыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар