Сыер итеннән койка

Койка (холодец) – миллионлаган халыкның төрле уңайдан корылган табыннарда яратып ашый торган ризыгы. Әмма аның безнең организм өчен бик тә файдалы икәнен барыбыз да беләме икән? Койканың уңай сыйфаты шунда – анда коллаген булуы. Коллаген – тоташтыргыч тукыманың күзәнәкләре арасындагы җепсел аксым. Пешергән вакытта коллагенның файдалы күп өлеше югала, ләкин калган кадәресе дә безнең организм өчен бик тә кирәк. Тукымаларның картаю процессын киметә торган, сөяк белән кимерчәкләрнең уалуына каршы килүче сыйфатларга ия ул коллаген.
Койка пешергәндә, шулпасы үтә күренмәле килеп чыксын өчен, кыен булмаган берничә киңәшкә колак салыгыз әле. Уңышлар сезгә!

 

Кирәк:

* 2 кг сыерның тез баш сөяге, сыйрагы (мотолыжка);
* 7-8 л тирәсе су;
* 1,5 аш кашыгы тоз;
* 1 кишер;
* 1 баш суган;
* 2-3 данә лавр яфрагы;
* 1 баш сарымсак;
* чәй кашыгының 1/8 өлеше – төелгән кара борыч.

 

 

  1. Иң элек итне бик әйбәтләп юабыз һәм бер 4-6 сәгатькә салкын суга җебетергә салап торабыз. Туңдырма пешерер өчен иң әйбәте: сыерның сыйрагы, тез башы, тояклары, койрыгы, тавык ите. Гомумән, итне үзегезнең карамактан чыгып сайлагыз. Әлеге туңдырмабыз сыер итеннән булыр.

Әзер итне кәстрүлгә салабыз. Итне томаларлык итеп су агызабыз. Кайнауга кадәр җиткергәч, суын түгәбез. Итне краннан агып торучы су астында әйбәтләп юабыз һәм тагын кәстрүлгә салабыз. Итне 7 см томалап калырлык итеп кенә су салабыз да утка куябыз. Су кайнап чыгуга, күбеген җыеп алабыз. Аннан, капкачын томалап, сүрән генә утка бер 4 сәгатькә кайнарга куябыз.

  1. Шулкадәр вакыт кайнаганнан соң, хуш исле булсын өчен – кишер, алтынсу төскә керсен өчен әрчемичә генә кабыгы белән суган салып җибәрәбез. Тоз өстибез һәм тагын 2 сәгать кайнатабыз.

     

  2. Пешеп җитәр алдыннан кыскыч аркылы чыгарылган сарымсакны, төелгән борыч, лавр яфрагы салып җибәрәбез.

  3. Уттан алып, 20 минутлап дәмләндереп (настаивать) торабыз. Аннан тишек чүмеч белән ит һәм яшелчәләрне алабыз. Итне кисәкләргә бүлеп, койка савытларына салып чыгабыз, шунда ук, турап, кишерне дә салабыз.

     

  4. Шулпаны сөзеп, ит өстенә агызабыз (чеснок белән лавр яфрагы инде хуш исләрен калдырды – аларны алып ташласак та була).

  5. Койканың өстен яшелтәмләткечләр, горчица белән матур итеп бизибез.

Инде табынга биреп, тәмле итеп ашагыз!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 29 июль 2021 - 19:21
    Без имени
    Впепвые освоила все секреты!
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8988
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9067
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4790
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6026
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан