Логотип
Икенче ашлар

Осетин бәлеше

«Аш-су» рубрикасының бүгенге кунагы  Руслан ӘШРАФҖАНОВ безгә осетин бәлеше пешереп карарга тәкъдим итә. Әлеге рецептны аның авторлык эше дип тә әйтергә була. Тәмле дә, туклыкла да ул, әзерләве дә кыен түгел. 

«Аш-су» рубрикасының бүгенге кунагы  Руслан ӘШРАФҖАНОВ безгә осетин бәлеше пешереп карарга тәкъдим итә. Әлеге рецептны аның авторлык эше дип тә әйтергә була. Тәмле дә, туклыклы да ул, әзерләве дә кыен түгел. 

Камыр өчен кирәк
(бер бәлеш ясау өчен)
200 г югары сортлы бодай оны;
1 йомырка;
100 г сөт;
100 г су;
30 г үсемлек мае;
5 г коры чүпрә;
1 г тоз;
2 г шикәр комы.

Эчлек өчен
100 г тавык түше;
80 г шампиньон гөмбәсе;
270 г сыр (моцарелла яисә «Российский»)
30 г атланмай;
20 г помидор (без черри помидоры кулландык, башкасы да мөмкин);
20 г шпинат.

Эш барышы
Камырга ингредиентлар билгеле бер тәртиптә генә салынырга тиеш.
Он өстенә йомырка сытып, сөт салабыз һәм йомшак кына итеп туглыйбыз. Аннары су өстәп, шикәр комы һәм тоз сибәбез.
Камыр әле сыеграк булганда чүпрә салабыз, сыек май агызабыз һәм калган он белән үзләнгәнче басабыз.
Хәрәкәтләр җиңелчә генә булырга тиеш. Болай басканда камыр кислородка туена, йомшак һәм бик күперенке була.
Басып бетергәннән соң, кулларны онлап, камырны йомрылап җыябыз.
Өстен полиэтилен элпә белән каплап,
2 сәгатькә җылы урынга кабарырга куябыз.
Тавык түшен ярылардан һәм майлардан арындырып, саламлап турыйбыз һәм 15 г үсемлек мае салынган эссе табада 2 минут кыздырабыз.
Гөмбәне телемләп турап, ит янына кушабыз. Барысын бергә тагын 5 минут кыздырабыз. Әледән-әле болгаткалап алабыз. Тоз, борыч, базилик сибәбез (сез үзегез яраткан тәмләткечләр куллана аласыз).
Черри помидорларын шакмаклап турап, аларны да гөмбә янына салабыз. Һәм тагын 3 минуттан табаны сүндереп, эчлекнең суынганын көтәбез.
Ул суынган арада сырны эре угычтан уып, шпинатны саламлап турыйбыз.
Сырны, шпинатны һәм бүлмәдә торып йомшарган атланмайны суынган эчлеккә салып, барысын бергә яхшылап катнаштырабыз, кул белән әвәләп зур йомарламга җыябыз.
Камырны куна тактасына төшереп, кул белән генә җиңелчә баскалап җәябез. Җәемнең диаметры 25–30 см, ә калынлыгы 1 см булырга тиеш.
Йомарланган эчлекне җәем уртасына куеп, камырның кырыйларын өскә таба күтәреп, бөрәбез. Аннары бәлешнең астын өскә әйләндереп салып, кул белән баскалап тагын бер кат җәябез, уртасын тишәбез.
Бәлешне атланмай белән майланган табага күчереп, 180–200 градус кайнарлыктагы мичтә 5–7 минут тирәсе пешерәбез.
Утын мичендә пешерсәгез, ул аеруча тәмле һәм йомшак була.
Мичтән алган бәлешне эретелгән атланмай белән майлап, кайнар килеш табынга бирәбез.

Фото, видео: Анна Арахамия

https://www.youtube.com/watch?v=uhVt52_SYXs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар