Логотип
Икенче ашлар

Наршәраблы куырма

«Сөембикә»нең бүгенге кунагы — җырчы Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. Мари Иленең Бәрәңге районында туып-үскән кыз мәктәптә укыганда ук «Ак җилкәннәр» ансамблендә җырлап йөрсә дә, икътисад белгечлеген сайлый. Әмма язмыш аны барыбер дә иҗат дөньясына кайтара. Тормышындагы зур борылыш уйламаганда гына була: бәрхет тавышлы чибәр кызны Казанга — «Ягымлы яз» конкурсына җибәрәләр... һәм ул анда беренче урынны яулый. Мари дәүләт университетының беренче курсын тәмамлаган Дилә, ике уйлап тормый, документларын алып Казанга юл тота. Бүген инде Дилә Нигъмәтуллина исемен ишетмәгән кеше юктыр. Талантлы җырчыбыз аш-суга да бик оста. «Мин беркайчан да тәм-томны кибеттән сатып алмыйм. Вакытым никадәр генә аз булмасын, барысын да үзем пешерәм. Әле менә кичә генә кызымның туган көне иде, бик тәмле торт пешердем», — дип каршы алды ул безне. Бүгенге мастер-класста танылган җырчыбыз анар соусында маринадланган бәрән ите пешерергә өйрәтәчәк. Бу соус бәрән итенә генә түгел, сыер, тавык итенә дә килешә.

 

Кирәк:

* 1 кг бәрән ите;
* 2 зур помидор;
* 4-5 тырнак сарымсак;
* 4 аш кашыгы анар (гранат) соусы (наршәраб);
* бәбрия (розмарин), кинза;
* 1 кузак ачы борыч;
* 1-2 уч анар төше;
* ярты бал кашыгы лимон суты;
* зәйтүн мае (көнбагыш мае да ярый);
т* әменчә тоз-борыч.
 

 

Эш барышы:

1. Бәрән итен зуррак кисәкләргә турап, табакка бушатабыз. Кабыгы әрчелгән помидорны изеп, ит янына салабыз. Шунда ук 3 аш кашыгы зәйтүн мае, изелгән сарымсак, тоз-борыч, 4 аш кашыгы наршәраб (азрак яки кимрәк тә була ала, кем ничек ярата бит) һәм лимон суты өстибез. Бәбрия белән кинзаны да турап салырга онытмыйбыз. Кинза белән саграк булыгыз: аның тәме көчле һәм ул кайсыбер кешегә ошап та бетми. Зәһәр борычны исә турамый гына салабыз.



 

2. Итне тәмләткечләр белән катнаштырып, бер төнгә суыткычка куябыз – яхшылап маринадлансын.



 


3. Хуш ис бөркеп торган итне үләннәрдән арындырып, үсемлек маенда кыздырабыз. Һәр ягы да кызаргач, калган маринадны өстибез. Үләннәрне алып ташласагыз да була, алар инде үз тәмен иткә биргән. Теләгән кеше үләннәрне дә сала ала, әмма кинза тәме бик нык сизеләчәк.


4. Капкач каплап, ит әзер булганчы томалап пешерәбез. Пешеп җитәрәк бер-ике уч анар төше сибәбез. Сүндерер алдыннан тагын бер тапкыр тозын тикшереп карау зыян итмәс, аз булса, өстәргә кирәк булыр. Берәр кашык наршәраб өстәргә мөмкин, ул иткә әчкелтем баллы – искиткеч тәм һәм каракучкылт матур төс бирә.


5. Итне яшелчә белән ашарга кирәк. Шуны истә тотып, тиз генә яшелчә-ләр пешереп алыйк. Кемгә нинди яшелчә ошый, шуны пешерсен, без исә ташкабак, баллы борыч, бәрәңге әзерлибез. Ташкабакны юып, юка гына итеп буйга теләбез, баллы борычны зуррак кисәкләргә буләбез, кабыгы чистартылган бәрәңгене тәгәрмәчләп турыйбыз да, барысын бергә кушып, тәменчә тоз һәм кара борыч өстибез.

 

6. Витаминнары югалмасын өчен аларны мичтә генә пешерәбез. Моның өчен коры табага фольга җәеп, яшелчәләрне бер кат итеп кенә тезәбез. Һәрберсенең өстенә яртышар бал кашыгы сары май салып чыгабыз. Сары май булмаса, атланмай салырга мөмкин. 180 градуслы кайнар мичтә алар 40 минут чамасы пешә.


7. Зур тәлинкә тирәли пешкән яшелчәләрне тезеп, уртага ит кисәкләрен куябыз. Ит өстенә анар орлыклары сибеп, аштәмләткеч үләннәр белән бизибез һәм кайнар килеш табынга чыгарабыз.



Наршәраб

Беренче ысул

Өлгергән анарны берничә җирдән тишкәләп, кул белән кысып сутын сыгабыз да бер сәгать буе талгын утта кайнатабыз. Сүндерергә 5 минут кала, кара борыч өстибез. Әзер соусны пыяла савытка агызып, суыткычта саклыйбыз.

 

Икенче ысул

Анар орлыкларын эмаль савытка салып, тукмак белән төябез һәм сүрән утка куеп, төшләре агарганчы пешерәбез. Аннары сутны иләк аша сөзеп, кибет каймагы кебек булганчы кайнатабыз. Төбе тиз көеп китүчән, гел болгатып торырга кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар