Испан кабагы белəн пешерелгəн манты

Беркайчан да кабаклы мантыдан авыз итмəгəн кеше аның никадəр тəмле булуын белми əле! Ирем кабак яратмый минем, шуңа да беренче тапкыр кабаклы мантый пешергəч, мин аңа күзлəрен йомып торырга куштым. Хəзер без мантыйны фəкать кабак белəн генə əзерлибез. Испан кабагы – бик тəмле, сусыл, төсе дə матур – ачык əфлисун төсендə. Суган күп икəн дип тə курыкмагыз, чөнки кабак белəн суган мантыйны сусыл, хуш исле һəм йомшак итə. Камыры көрпəле оннан басылганга күрə, мантый тəмлерəк, һəм иң мөһиме, диетик була. Камырга бераз көрпəле он кушу аның төсен бозмый, киресенчə, матур саргылт төс бирə.
 

Кирəк:

(камыр өчен)
* икенче сортлы бодай оны – 1 стакан;
* югары сортлы бодай оны – 2-3 стакан;
* тавык йомыркасы (безнеке ваграк) –3 данə;
* су – 250 мл;
* тоз – 1/2 чəй кашыгы;
* шикəр комы – 1/2 чəй кашыгы;
* үсемлек мае – 4 аш кашыгы.
 

Эчлек:

* испан кабагы – 300 г;
* тарткан сыер ите (фарш) – 300 г;
* башлы суган – 5 данə;
* сарымсак – 3-5 тырнак;
* төелгəн борыч – 1/2 чəй кашыгы;
* эре бөртекле тоз – 1 чəй кашыгы;
* бизəр өчен петрушка яфрагы.

1. Иң элек камыр басып куябыз, чөнки ул бераз тын алырга тиеш.

Бер савытка су, үземлек мае, тоз, шикəр салабыз, йомырка сытабыз.
Ике төрле онны бергə кушып, азлап-азлап кына савыттагы сыеклыкка салабыз.
Камырны кул белəн үзлəнгəнче басабыз. Ул йомшак булырга тиеш. Басып бетергəннəн соң, камырны целлофан капка тыгып, бер читкə куеп торабыз.

2. Кабакны төшлəреннəн аралап, эрерəк кисəклəргə бүлгəлибез һəм сарымсак белəн икесен бергə блендерда ваклыйбыз. Блендер булмаса, вак итеп турыйбыз.



3. Суганны да блендер белəн ваклатабыз.


4. Зур савытка тарткан итне, суган, кабак һəм сарымсакны салып, төелгəн борыч, тоз сибеп, болгатабыз.

5. Камырны 3-4 мм калынлыгында итеп зур җəемгə җəйгəннəн соң, 8 сантиметр чамасы зурлыгындагы шакмакларга кисəбез Һəр шакмак уртасына 2 аш кашыгы эчлек салабыз.


6. Камырның кара-каршы почмакларын бер-берсенə китереп ябыштырабыз. Уртасында ачыклыклар булган шакмак килеп чыкты.


7. Шушы шакмакның почмакларын да ябыштырып куябыз.
 


8. Пар казанының аскы өлешенə су салып, кайнатып чыгарабыз.

9. Казанның рəшəткəлəрен салкын атланмай белəн майлап чыгабыз. Пешкəн вакытта мантыйлар бер-берсенə ябышмасын өчен, бу бик мөһим.


10. Рəшəткəлəрне казанга урнаштырып, уртадагы ачыклыкка дəфнə яфрагы куябыз. Мантыйлар пешкəндə ул искиткеч хуш ис таратачак.

Мантыйлар 30-40 минут пешə.

Əзер мантыйларны кетчуп яки катык, йогырт белəн табынга чыгарабыз. Өстеннəн петрушка, укроп, суган кыягы белəн бизибез.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6451
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9018
    0
    72
  • 4017
    0
    48
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3384
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи