​Фольгадагы семга

Эш барышы:

Семга (сөмбаш) балыгын кисәкләргә бүлеп, тоз һәм борыч сибеп, салкынча урынга куеп торабыз. 

Бәрәңгене әрчеп, юка итеп турыйбыз, ваклап туралган суган белән бутыйбыз, тәменчә тоз, борыч кушабыз. 

Төргәкнең киңлегеннән озынрак итеп фольга кисеп алабыз. Фольгага бер кушуч бәрәңге җәябез, өстенә бер чәй кашыгы сыек май салабыз, балык кисәген куябыз. Балык өстенә уылган кишер, петрушка, укроп сибәбез. 

Фольганы сәгать теле уңаена почмагыннан башлап төрәбез. Пөхтә итеп эшләгән очракта бер кат фольга җитә. Ертылып китсә, тагын бер кат фольга белән әйбәтләп төрергә кирәк. 

Балыклы төргәкләрне табага тезеп барабыз. Табаны 210-220 градуска кадәр җылынгын духовкага урнаштырабыз. Шушы температурада 5-10 минут тоткач, утны 180 градуска кадәр сүлпәнәйтәбез. 45-50 минуттан балык әзер! 
Балыкны табынга биргәндә өстенә бер чәй кашыгы кызыл уылдык һәм лимон согы сибегез. 
 

Семга тозлыйбыз:
Балыкның түшкәсен фольгага төреп пешерергә әзерләгәндә, аның корсак ите, койрыкка таба өлешләре артып кала. Аларны әрәм итмәс өчен тозлап куярга да була. Моның ңчен бер килограмм балыкка 5-6 аш кашыгы эре бңртекле тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, эре итеп тартылган кара борыч алабыз. 

Балык кисәкләрен тоз, шикәр, борыч катнашмасы белән әйбәтләп ышкыйбыз һәм бер-берсенә итле ягы белән каплап, кәгазьгә яки тукымага төреп, салкын урынга куябыз. Тигез тозлансын өчен түргәкне көн саен әйләндереп торырга кирәк. Тозы күп була дип куркасы юк, семга аны кирәк кадәр генә ала. 

2-3 көндә балык әзер була. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7851
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7154
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6036
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3433
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3799
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда