Бәрәңгедән...


Һәртөрле бәрәңге ризыгын тәмле итеп пешерү өчен, беренче чиратта, бәрәңгенең сортын дөрес сайлау зарур. Чөнки:
- таралып пешә торган ярмалы бәрәңге чумар, боламыклы ашлар һәм бәрәңге боламыгы өчен кулай санала;
- ә салат, кыздырма, юка телемләп һәм кисәкләп туралган төрле гарнир һәм шулпалы куе ашлар өчен сусыл каты бәрәңге отышлы булачак.
Телеңне йотарлык
Бәрәңге рагуы. Әрчелгән бәрәңгене урталай ярып тозлы суда пешерегез. Юылган кишер, сельдерей һәм гөмбәне боҗралап, ә борычны тасмалап турагыз.
Сөяксез тавык итен тар тасмалап турап, маргарин маенда кыздырыгыз һәм җылы урынга алып куегыз.
Табада калган майда яшелчәләр белән гөмбәне 10 минут томалап пешерегез. Шуңа пешкән бәрәңге, кыздырылган ит салыгыз да, өстенә тоз, борыч, лимон согы сибеп барысын бергә болгатыгыз. Рагуны тәлинкәгә бүлеп салгач, өстенә йогурт сибеп табынга куегыз.
Дүрт өлеш рагу өчен: 800 г бәрәңге, 2 кишер, 1 бәйләм сельдерей, 250 г шампиньон гөмбәсе, 1 баш суган, 2 бәйләм яшел суган, 4 кисәк сөяксез тавык ите, 1 лимон согы, 1 баллы борыч, 15 г маргарин, төелгән кара борыч, 250 г йогурт кирәк.
Туклыклы
Гөмбәле бәрәңге бәлеше.
Әрчелгән бәрәңгене юка итеп телемләп турагыз. Юылган гөмбәне 1 чәшке суга салып, су икеләтә кимегәнче пешерегез. Шуңа вак угычта уылган сарымсак белән сыр, чи йомырка, тугланган каймак, тоз һәм борыч салыгыз.
Аннары майланган тирән табага бәрәңге белән гөмбәле боламыкны аралаштырып, катламлап салыгыз. Иң өстә гөмбәле боламык булырга тиеш. Бәрәңге бәлешен уртача кызулыктагы мичтә 60 минут пешерегез. Өлешләп киселгән бәлеш өстенә туралган яшел суган белән соус сибеп, табынга куегыз.
Бәлеш өчен: 100 г гөмбә, 800 г бәрәңге, 1 бәйләм яшел-тәмләткеч, 1 төш сарымсак, 6 чи йомырка, 120 г сыр, 200 г каймак, төелгән кара борыч, май кирәк.
Деликатес
Колбасалы бәрәңге пирожные. Иң элек бәрәңге боламыгы ясагыз. Шуңа йомырка сарысы, сөт, тугланган йомырка агы һәм тоз кушып болгатыгыз.
Барлыкка килгән боламыкны өч тигез кисәккә бүлегез. Икесенә томат пастасы, ә берсенә алдан әзерләнгән борчак боламыгы кушып болгатыгыз. Шу- ларны майланган табага, коймак сыман бүлгәләп салып, 175 градус кызулыктагы мичтә 20 минут пешерегез.
Аннан соң какланган колбаса, ветчина, сыр, помидорны вак итеп шакмаклап турагыз. Ә туралган яшел суганны майда җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Барысын бергә болгатып эчлек ясагыз да, бәрәңге коймакларына тигезләп җәегез. Өстенә туралган петрушка, тоз һәм борыч сибеп, 5 минут мичтә пешерегез.
Дүрт өлеш пирожный өчен: 3 чи йомырка, 1 кг бәрәңге, 250 г сөт, 30 г томат пастасы, 3 аш кашыгы борчак боламыгы, 2 помидор, 10 телем каклаган колбаса, 10 телем сыр, яшел суган, үсемлек мае, 2 телем ветчина кирәк.
Хуш исле
Борычлы бәрәңге кыздырмасы. Юка итеп телемләп туралган бәрәңгегә вак итеп шакмаклап туралган башлы суган, тоз һәм борыч кушып болгатыгыз.
Баллы борычны урталай ярып орлыгын әрчегез дә, вак итеп шакмаклап турагыз. Цуккинины юка итеп кисәкләп турагыз.
Суганлы бәрәңгене майлы тирән табада кыздырыгыз. Алты минут узгач, борыч белән цуккини өстәп, тагын 10 минут утта тотыгыз.
Чи йомыркага тоз, борыч һәм хуш исле яшелтәмләткеч кушып туглагыз. Шуны яшелчә өстенә сибеп, капкачлы табада ике яклатып 6 минут кыздырыгыз.
Дүрт өлеш кыздырма өчен: 500 г бәрәңге, 1 кызыл, 1 сары баллы борыч, 2 баш суган, 6 аш кашыгы үсемлек мае, 4 йомырка, 2-3 цуккини, 1 чәй кашыгы хуш исле яшелтәмләткеч, тоз, төелгән кара борыч кирәк.
Дөгеле бәрәңге
Чистартып әрчелгән яшелчә белән бәрәңгене шакмаклап яисә кисәкләп турагыз. Ә дөгене яртылаш әзер булганчы тозлы суда 1 пешереп алыгыз. Майлы табага катлам-катлам итеп бәрәңге, яшелчә, дөге һәм яңадан бәрәңге белән яшелчә салыгыз. Һәр катламга тоз, борыч, май сибегез. Аннары барысы өстенә шулпа салып, мичтә I томалап пешерегез.
500 г бәрәңгегә 100 г дөге, 1 баш суган, 1 чәшке яшел борчак, ярты баш төсле кәбестә, 2 помидор, сельдерей, 100 г атланмай яисә маргарин, 3 чынаяк ит шулпасы, тоз, борыч кирәк.
Бәрәңге күмәчләре
Пешкән бәрәңгене кайнар килеш угычта уып боламык ясагыз. Шуңа май, тугланган йомырка, тоз һәм он кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән камырдан озынча күмәчләр ясап, аларны онда, тугланган йомыркада һәм төелгән сохарида әвәләп кыздырыгыз. Бәрәңге күмәчен яшелчәләр белән табынга куегыз.
Камыр өчен: 1 кг бәрәңге, 2 йомырка, 30 г май, тоз, 200 г он кирәк. Ә күмәчне әвәләү өчен 50 г ак он, 2 йомырка, 15 г төелгән сохари, ә кыздыру өчен 200 г үсемлек мае кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
24 гыйнвар 2021 - 21:58Без имениКачыгыз пока сон тугел! Игелек курсэтмэячэк андый таш йорэкле кеше.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
24 гыйнвар 2021 - 22:12Без имениСина нэрсэгэ ул.баланны алыштырма.рэхэтлэнеп Балан белэн Тор.ил бетмэсэ Ир бетми.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:28Без имениМин баламны иргэ алмаштырмас идем. Бала бит ул Аллаhа тагэлэнен ииин зур бул. Балбагерь ите!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 07:50Без имениУзегез эйтеп торасыз -уенчык тугел бит ул ташлап калдырырга дип. Баоагызны ташлап китеп, гомергэ укенерсез. Рэнжетмэгез сабыйны. Э бу иргэ килгэндэ-ойлэнмэс борын эти-энисе сузен сойли, уз фикере булырга тиеш бит инде. Ташлагыз аны. Э насыйп ярыгыз очрар.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 09:42Без имениБергэ тора башлауга ул сине балан белэн аралаштыртмаячак. Уз фикере булмаган кеше тормыш итэргэдэ яраксыз ул....Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.