Логотип
Икенче ашлар

Бәрәңге — табын күрке

Тутырылган бәрәңге

Иң элек тозлы суда кабыклы бәрәңге пешерегез. Аннары урталай ярып, эчләрен куышлап алыгыз.
Кишерне вак угычта уыгыз. Шуңа вак шакмаклап турал­ган баклажан, помидор, са­рымсак, тоз, борыч һәм яшелтәмләткечләр кушып болгатыгыз.
Инде бәрәңгеләрне май­ланган табага тезеп, куышлыгына алдан әзерләнгән яшелчә катнашмасы тутыры­гыз. Өстенә уылган сыр сибегез. Шул ту­тырылган бәрәңгеләрне 20 минут мичтә пешерегез. Табынга куйганда зәйтүн җимешләре һәм туралган яшелчәләр белән бизәгез.

Дүрт өлешкә: 8-10 зур бәрәңге, 1 бак­лажан, 400 г помидор (маринадланганы да ярый), 1 -3 төш сарымсак, 1 чәй кашыгы туралган яшелтәмләткечләр катнашмасы, тоз, борыч, 100 г сыр, зәйтүн җимеше
кирәк.


Бәрәңге рагуы

 Әрчелгән бәрәңгене саламлап, яшел суганны боҗралап, башлы суган һәм сарымсакны вак шакмаклап турагыз, ә помидорларны дүртәр кисәккә бүл­гәләгез.
Бәрәңгене атлан­май белән үсемлек мае кушылган табада 20 минут кыздыры­гыз. Шуңа туралган яшелчәләр кушып, яңадан 10 минут кыз­дырып алыгыз. Пе­шеп җитәргә 5 минут кала туралган шал­фей, помидор, тоз, борыч кушып болгатыгыз. Өстенә туралган петрушка сибеп, табынга куе­гыз.

Дүрт өлешкә: 800 г бәрәңге, яшел суган, 500 г помидор, 1 баш суган, 1-2 төш сарымсак,
3 аш кашыгы зәйтүн мае, 4 шалфей яфрагы, тоз, борыч, петрушка кирәк.


Алмалы бәрәңге

Иң элек юып әрчелгән алма белән сельдерейны шакмак­лап турагыз да аз сулы кәстрүлдә 10 минут томалап пешерегез. Шуны сөзгечкә салып сөзегез һәм өстенә шикәр комы, тоз, лимон согы сибеп болгатыгыз.
Туралган бәрәңгене майлы та­бада һәрьяклап кыздырыгыз да алмалы салат белән бергә табынга куегыз. Өстен яшелчәләр белән бизәгез.

Дүрт өлешкә: 500 г алма, 500 г сельдерей тамыры, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон согы, 1 чеметем тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, бәрәңге кирәк.


Яшелчәле бәрәңге

Консервланган фасоль һәм кукурузны сөзгечкә бушатып суын саркытыгыз. Яшел суганны боҗралап, баллы борычны саламлап, кабыкта пешкән бәрәңгене чистартып, кисәкләп турагыз. Туралган яшелчәләрнең барысын бергә, тоз һәм борыч сибеп, майлы табада 5 минут кыздырыгыз.
Шуннан соң өстенә томат согы салып, болгата-болгата, 5-7 минут томалап пешерегез. Инде фасоль белән кукуруз кушып, яңадан 2-3 ми­нут утта тотыгыз. Бәрәңгене яшелтәмләткечләр белән бизәп, каймак белән табынга бирегез.

Дүрт өлешкә: консервланган 1 банка кызыл фасоль һәм 1 банка ку­куруз, 400 г пешерелгән бәрәңге, яшел суган, 1 кызыл һәм 1 сары бал­лы борыч, 2 аш кашыгы атланмай, 400 г томат соусы, 150 г каймак кирәк.


Итле бәрәңге

Кабыклы бәрәңге һәм аш серкәсе кушылган шулпада телемләп туралган сыер ите пешерегез. Угычта уылган сырга туралган петрушка, сарымсак, май кушып болгатыгыз. Аннары бәрәңге өстен капкачлап кисеп, эчен куышлап алыгыз. Шул бәрәңге эчлеген сырлы боламыкка кушып болгатыгыз. Бар­лыкка килгән катнашманы бәрәңге куышлыгына тутырыгыз.
Башлы суган белән помидорны вак шакмаклап турагыз. Шуңа 2 аш кашыгы май, тоз, борыч һәм шикәр комы салып болгатыгыз. Әлеге катнашманы ит өстенә ягып, тутырылган бәрәңге белән табынга куегыз.

Дүрт өлешкә: 12 бәрәңге, 500 мл шулпа, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 500 г сыер ите, петрушка, 2 төш сарымсак, 400 г сыр, 100 г зәйтүн мае, 2-3 помидор, 2 баш суган, шикәр комы кирәк.


Хуш исле бәрәңге

Кабыклы бәрәңге пешерегез дә, кабыгын әрчеп, зур кисәкләп турагыз. Чи йо­мыркага яшелтәмләткечләр, тоз, борыч кушып туглагыз. Туралган бәрәңгене онда әвәләгез һәм туг­ланган йомыркага манчып, майлы та­бада кыздырыгыз.
Аннан соң каймакка шикәр комы, ваклап туралган сарымсак, майонез, яшелтәмләткеч, тоз, борыч кушып туглагыз. Барлыкка килгән соусны бәрәңге
янына салып, өстен яшел салат, боҗралап туралган суган, баллы бо­рыч белән бизәгез.

Дүрт өлешкә: 600 г чи бәрәңге, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы хуш исле яшелтәмләткечләр катнашмасы, 100 г он, 4 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 төш сарымсак, 100 мл майлы каймак кирәк.


Бәрәңге чумарлары

Әрчелгән чи бәрәңгене угычта уып, суын саркытыгыз. Ә пешкән бәрәңгене вак иләк аша чыгарыгыз. Бәрәңгеләрне бергә кушыгыз да чи йомырка, он, тоз өстәп болгатыгыз, һәм 30 минут шул килеш савытта тотыгыз. Туралган башлы су­ганны фарш белән бергә майлы табада кыз­дырыгыз. Тоз белән борыч сибегез.
Аннары бәрәңге боламыгыннан зур чу­марлар ясагыз, һәрберсенең уртасын чокырлап фаршлы эчлек тутырыгыз да бәрәңгене яңадан йомарлап куегыз. Шул бәрәңге чумарларын 20 ми­нут тозлы суда пешерегез.
Вакланган сохарины атланмайда кыздырып алыгыз һәм туралган яшел суган салып болгатыгыз. Катнашманы кайнар чумарлар өстенә сибеп, табынга куегыз.

Дүрт өлешкә: 500 г бәрәңге, 500 г әрчеп пешерелгән бәрәңге, 2 йомырка, 3 аш кашыгы он, 1 баш суган, 300 г ит фаршы, 1 аш ка­шыгы үсемлек мае, 4 аш кашыгы төелгән сохари, 150 г атланмай кирәк.


Би-ик тә тәмле бәрәңге!

Уртача зурлыктагы әрчелгән бәрәңгеләрне (ахыр­гача кисеп чыгармыйча) юка те­лемләп кискәләгез. Аннары май­ланган табага тезеп, эретелгән атланмай белән яхшылап майлагыз. Өстенә тоз, борыч, әнис һәм угычта уылган сыр сибегез дә 200 градус кызу­лыктагы мичтә 40 минут пешерегез.
Ул арада әрчелгән суган белән сарым­сакны шакмаклап турап, майлы табада пе­шерегез һәм шуңа туралган яшел укроп ку­шып болгатыгыз. Әлеге яшел боламыкны кайнар бәрәңге өстенә салып, табынга куе­гыз. Ризыкны яшелчәләр белән бизәгез.

Бер килограмм бәрәңгегә: 3 аш кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы әнис, тоз, борыч, 250 г уылган сыр, 2 баш суган, 2 төш сарым­сак, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае һәм укроп кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар