Бүләккә торт түгел, тарт!


«Хатын-кыз галәме»нең кунагы —Татарстанның атказанган артисты Минвәли ГАБДУЛЛИН.

Лаеш районының Имәнкискә авылында туып-үскән егет, артист булам дип хыялланып йөрмәсә дә, мәктәпне тәмамлагач, туп-туры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына юл тота. Язмыш дими ни дисең, ул елны аларның курсын Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев кабул итә. Матур гәүдәле чибәр егетне студент вакытында ук Камал театрында куелган спек-такльләргә чакыралар. 1995 елдан — Минвәли Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә. Бүген ул «Сөембикә» журналы укучыларына француз кухнясында бик тә популяр булган ачык бәлеш — тарт пешерергә өйрәтә. Кадерле ир-егетләребез! Бәйрәм көнендә яраткан хатын-кызларыгызны сөендерим дисәгез, тарт әзерли аласыз. Тәмле булуы өстенә, бик матур да күренә әле ул.

Кирәк:
(камыр өчен)

* 150 г атланмай;
* 250 г он;
* 1 йомырка;
* 1 аш кашыгы салкын сөт;
* яртышар чәй кашыгы тоз һәм шикәр.

(эчлек өчен):
* 500 г фарш;
* 2 баш суган;
* 150 г яшел борчак (без катырылганын кулландык);
* 150 г кызыл, сары һәм яшел борыч (катырылган булса да ярый);
* 250 г кибет каймагы;
* 2 йомырка;
* тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы:

Әле генә суыткычтан алган атланмайны угычтан уып, он белән катнаштырабыз, шунда ук 1 йомырка сытабыз. Тоз белән шикәр комын да кушып, барысын бергә болгатабыз. Онлы валчык хасил булды. Шушы валчыкны куна тактасына бушатып, бер аш кашыгы бик салкын сөт өстибез һәм камыр үзләнгәнче кул белән әвәлибез. 

 Әзер камырны целлофан капка тыгып, суыткычка куеп торабыз, ярты сәгать «ял итсен».

 Ул арада фаршка тоз-борыч кушып, яхшылап болгатабыз да, әстерхан чикләвеге зурлыгындагы чумарлар әвәләп, үсемлек мае салынган табада кыздырып алабыз. Ике ягы да кызарган чумарларны тәлинкәгә күчереп, бушаган табада суган кыздырабыз.

 Орлыкларыннан арындырылган борычны юып, артык эре итмичә, шакмаклап турыйбыз. Яшел борчакны исә бүлмә температурасында бераз гына эретеп алабыз.

 Камырны таба зурлыгына җиткән­че юкартып җәябез. Таба читеннән чыгып калганын кисеп алабыз. Төбе чәнечке белән берничә урыннан тишкәләнгән камыр өстенә пергамент кәгазе каплап, берәр төрле коры ярма (борчак яки фасоль булса, яхшырак. Ярма бозылыр дип курыкмагыз, аңа берни дә булмый) салабыз. Бу – камыр күпереп менмәсен өчен кирәк.

 Әүвәл мичне 190 градуска кадәр җылытып, камырны 15 минут чамасы пешерәбез. Аннары, кәгазен алып, тагын 5 минут чамасы мичтә тота-быз.

 Табаны мичтән алып, камыр өстенә башта кыздырылган суганны салабыз. Аның өстенә ит чумарларын тезәбез. Ит араларына яшел борчак сибәбез, борыч шакмакларын тезеп чыгабыз.

Каймакны бер савытка бушатып, 2 йомырка сытабыз. Тәменчә тоз белән борыч салгач, бертөрле генә сыек­лык хасил булганчы яхшылап туглыйбыз. 

 Тарт өстенә йомыркалы каймакны агызып, тагын 30-35 минутка мичкә тыгабыз. 

 Тәмле дә, матур да, туклыклы да бәлеш була бу. Ашларыгыз тәмле, бәйрәмнәрегез ямьле булсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 октябрь 2020 - 13:52
    Без имени
    Астагы комментария дэ язганнар сэер диеп, мина да шулай кебек тоелды. Ниндидер укенугэ охшаган. Бер темага гына кагылам.Ирлэр берузе яши алмый дигэнгэ.Ничегрэк яшилэр, ашаргасын да пешерэ(бик оста), керен дэ юа(стир машина), йортында чиста тота.Гэрип куллы тугеллэр бит. Эгэр кемдэ булса бу ир кеше язган дисэ, ялгышу, хатын кешемен, 40 елга якын кияудэмен.....
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 28 октябрь 2020 - 12:28
    Без имени
    Аллах тэгалэдэн узып булмый,хэзер проыессорларнын эйткэне кубесе туры килми
    Кыш нинди булыр?
  • 28 октябрь 2020 - 21:29
    Без имени
    Донья куласа,айландырып китереп бер баса...
    Киленем “Чыгып кит!” — дип кычкырды
  • 28 октябрь 2020 - 19:42
    Без имени
    Бик ошады
    Сине өйдә көтәләр
  • 27 октябрь 2020 - 20:08
    Без имени
    Иии кадерле эбилэр!Юри генэ зарланасыздыр!Балаларыңа кирэк булу,оныкларыңны сөеп яшэү иң зур бэхет бит инде ул!
    Оныклар карап кына ятасым килми: үзем өчен кайчан яшәрмен соң?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...