Логотип
Уңыш серләре

​Якты өмет

Бүлмәдә дүрт шәм яна икән. Беренчесе – Тынычлык – телгә килеп, болай дигән: «Минем янар көчем калмады, кешеләр Тынычлыкны саклый белмиләр, мин сүнәм». Икенчесе – Ышаныч та сүнгән: «Кешеләр инде бернәрсәгә дә ышанмый, януымның мәгънәсе юк», – дигән ул. Өченчесе – Мәхәббәт тә: «Кешеләр Мәхәббәтнең кадерен белмиләр, үзлә­рен өзелеп яраткан иң кадерле кешеләрен рәнҗетәләр», – дип, янмаска карар иткән. Шул вакыт бүлмәгә бер нарасый йөгереп кергән дә, сүнгән шәмнәргә карап, елап җибәргән: «Сез бит янарга тиеш идегез, мин караңгыдан куркам!» Дүртенче – соңгы шәм, аны юатып, болай дигән: «Елама, минем янар көчем барында син ул шәмнәрнең барысын да кабыза аласың. Мин – Өмет булам!»

Сабыйлар иленә илтүче сукмак

Надежда – Надя – Надия. Надиясе турында бераз соңрак, әлегә ул – Надежда – әти-әнисенең якты өмете. Әтисе Равил абый кушкан исем бу. Нигә ул исемне сайлады икән? Гомерем буе янәшәмдә Өметем булсын, диюе булганмы?

Кыргызстанның Бурулдай авылында сигез балалы гаиләнең җиденче кызлары булып дөньяга килә Надежда-Надия. Әти-әнисе – Кытайда туып-үсеп, Кыргызстанга күченеп килгән кешеләр. «Үскәч кем буласың?» – балалардан гел сорала торган сорау бу. Надежда нинди һөнәр сайлыйсын беренче сыйныф бусагасын атлап кергән көннән үк белә. Беренче укытучысы кебек укытучы булачак ул. Шушы хыялы белән мәктәпне тәмамлый. Әмма... хыялына хыянәт итә – документларын фармацевтика училищесына илтә. Нигә фармацевтиканы сайлаганын һичкайчан аңлата алмас, мөгаен. Киләчәктә чемпионнар тренеры булып танылачак абыйсына үзенчә ярдәм итәргә теләве булгандыр инде. Япь-яшь килеш урын өстенә калган абыйсы бигрәк кызганыч шул. Сынган аяклары ялганмый да ялганмый. Газапларын җиңеләйтердәй дарулар бар барын да, ләкин сатуда юк. Көндез шәм яндырып эзләсәң дә, кирәкле даруларны таба алмас көннәр дә бар иде бит. Сеңелнең нияте изгесен изге дә, тик хыялы гына хыянәтен кичерми менә. Укырга керә алмый Надежда. Өмете өзелгәндер дисәгез, ялгышасыз. Авырлыктан сынмый, чыныга гына ул. Моның шулай икәнен мең кат раслаячак әле. Ә әлегә... әлегә хыялына бер адым якыная тора – мәктәпкә пионервожатый булып урнаша. Соңрак озынайтылган көн группасына күчә. Тиктормас, шук, мең дә берне белергә теләгән «буратинолар» арасында эшләү шундый ошый аңа. Икенче елны, инде һич икеләнүсез, университетка юл тота. Аның юлы тәгаенләнгән. Ул юл балалар дөньясына илтә!


Саумы, тормыш!

Көрәк сакаллы акыл ияләренең даһи фикерләре язылган том-том китапларын «кимергән» арада кияүгә дә чыгып куя Надеждабыз. Дөрес эшли, билгеле. Хатын-кызның төп вазыйфасына хыянәт итсенме? Киләчәктә ире булачак, тик әлегә аңа таныш түгел Линар кибеттән чыгып килгән мизгелдә очрата кызны. Үзен күрми дә әле, бары тик күзләрен генә күрә дә, күбәләк канатын хәтерләткән керфекләрен генә күрә. Юк, хәтта күрми дә – ишетә! Шул керфекләр тибрәнеп, ачылып-йомылган мизгелне ишетә. Әле бүген дә – арада чирек гасыр бергә яшәлгән гомер ятканда да шушы тавыш онытылмый. Күбәләкнең өрфия канатларыннан гына чыгадыр бу тавыш. Шушы көннән Надежда егет күңелендәге Күбәләккә әверелә. «Кайсы гөлгә кунар Күбәләк син? Кайдан эзлим сине, кайдан табыйм?» Кызны кабат очратудан чарасыз егетне беркөн кунакка чакыралар. Килсә – табын артында теге Күбәләк! Әллә кайда еракта да булмаган икән югыйсә. Шушында гына – егет яшәгән совхозның балалар бакчасына килеп урнашкан икән! Бу юлы кызны ычкындырмый инде Линар. 1989 елны Сөләйманова Надеждадан Имаметдинова Надиягә әверелә ул. Менә Надия дигәнебезнең серен ачар вакыт та җитте. Кайнанасы шулай дип атый аны. Татарстанда туып-үсеп, шушында буй җиткергән, язмышына буйсынып, эчәр суларын Кыргызстан туфрагында тапкан татар хатынына Надия исеме якынрак булмый, нишләсен. Линарының да педагог булып чыгуын гына күр син! Ике педагогка аңлашып яшәп китүе бер дә кыен булмый. 1990 елны кызлары Наилә туа. Авыр, болгавыр еллар бу. «Сухой закон»ның йөзем бакчаларын кырган еллары. Аларның да йөземчелек совхозы тарала. Кешеләргә эш бетә. Надежда эшләгән балалар бакчасын ябалар. Әмма, алда торган ишекләр ябылса да, Өмет дигән теге ут бар бит әле. Надежданы мәктәпкә башлангыч сыйныфларны укытырга чакыралар. Өр-яңа мәктәпнең буп-буш сыйныф бүлмәсен ире белән баштанаяк җиһазлыйлар, бизиләр. Үз акчаларына! Кызы тугач, бер мәл тукталып калган укуын да дәвам итә. 2002 елны кулына башлангыч сыйныф укытучысы дипломын ала.
 
Начар педагог — хакыйкатьне үзе әйтеп бирә, яхшы педагог аны табарга өйрәтә. 
 

Тәрбиянең асылы – хөрмәт

Аның сыйныфында кайсы гына милләт баласы укымый. Кыргызлар, руслар, татарлар, дунганнар, алманнар... Кыргыз балаларының абый-апаларына, әти-әниләренә, әби-бабаларына булган мөнәсәбәте сокландыра аны. Аларда өлкән кеше – иң хөрмәтле кеше. Кыргыз гаиләләрендә әби-бабайның урыны түр­дән, олыларның сүзе – закон. Өлкәннәргә карата мондый ихтирам белән Надежда-Надия Татарстанга кайткач та очрашачак әле. Ә укытучыларын ничек хөрмәт итә ул балалар! Кая ул укытучы белән кара-каршы әйткәләшеп утыру! Алар өчен укытучы – илаһи бер зат. (Кайчан гына әле бездә дә шулай иде.) Кыргыз баласы кечкенәдән аңлап-белеп үсә – әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерергә, нәсел-нәсәбенә тап тө­шерергә ярамый. Элегрәк баланың кыңгыр эшләре хакында әти-әнисенең эш урынына хәбәр итү дә бар иде бит. Хәзер генә ул барысына да укытучы гаепле. Кайбер әти-әниләр баласы «өчле» алса да укытучы янына «разборкага» йөгерә. Гел-гел баланы гына тыңлап, аныңча гына яшәүче ата-аналардыр инде аның болары. Бераз соңрак, күпме еллар балалар белән эш­ләп тупланган тәҗрибә күзлеге аша карап әйтәчәк әле Надежда: «Балаларга мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Кулыннан җитәкләп йөртеп, аларны тормышка өйрәтеп булмый».
 
Баланың тәрбиялелеге — табигатькә, тәрбиясезлеге тәрбиячегә сылтана.


Көрәшчеләр

 «Әгәр дә тормыш ак һәм кара юллардан тора икән, син аның агында туктал да шул юл белән алга таба бар!» Кем әйтте икән бу сүзләрне – Надежда анысын хәтерләми. Укытучыларга тиеннәр генә түләгән елларда очын-очка ялгау өчен ике смена укыта ул. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр мәктәптә. Көченең кәррәсенә кадәр чит балаларны тәрбияләүгә бирә, ә үз кызы исә, аны көтә-көтә, ул кайтканчы әбисе куенында йокыга киткән була. Аннан соң, еллар үткәч белдерә­чәк әле ул үпкәсен: «Әнием, мин үскәндә сине туйганчы күрмәдем дә», – диячәк. Надежда аның хәтта беренче тапкыр мәктәпкә киткәнен дә күрә алмый – акчасызлыктан, өстәмә эш итеп кафега урнашкан була. Булды инде, булды, төрлесен кичерделәр. Җәйге ялларда басуда ялланып суган үстерүләре дә истә. Эштән курыккан юк ла ул!



«Мин беркайчан да укытучы булмаячакмын!» – дигән Наиләләре бүген инде үзе дә педагог. Әтисе шикелле. Казан педагогика колледжында физкультура укыта. Мәктәп елларыннан бирле көрәш белән шөгыль­ләнә. Спорт мастерлыгына кандидат. Теләсә, спорт мастеры да була алыр иде – кирәксенми. Яңа гына кияүгә чыгып, үз тормышын корган кызның уйлары башкада әле. Ә тренеры... тренеры – теге вакытта әнисен чак кына фармацевтлыкка җибәрми калган абыйсы – Бари Сөләйманов. 17 яшендә аягын сындырып, имгәнеп калса да, тормышта үз юлын, үз урынын тапкан ул егет. Үзен-үзе чыныктыру өчен мәктәптә укыганда ук ирекле көрәш белән шөгыль­ләнә башлый. Тренажер залы ача, балаларны көрәшергә өйрәтә. Эше өчен хәтта акча да алмый. Әмма 1991 елда, СССР тар­калгач, халыкта спорт кайгысы калмый, көрәш залы ябыла. 2001 елда Бари Сөләйманов гаиләсе белән Татарстанга күченеп кайта. Россиянең атказанган тренеры исеменә лаек була. Ул тәрбияләгән спорт мастерларын, спорт мас-терлыгына кандидатларын, төрле бәйгеләрдә җиңү яулап, көрәш батырлары булган егет­­ләрне санап чыгыйм дисәң, бер түгел, ике пар кулның бармаклары җитмәс. Үзенең ике улын да көрәшче итеп үстерә ул. Кечесе өченче ел Казанда узган Универсиа­дада көрәш буенча икенче урынны яулаган. Бари Сө­ләй­манов быелгы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең Алексеевскийда узган төбәк турында «Ир-ат лидер» номинациясендә җиңүче булды.
 

Татарстанда

Линар белән Надежданы Татарстанга кайтырга күндергән кеше дә – шушы абыйлары. «Кайтыгыз, монда халык кунакчыл, ярдәмчел», – дип кызыктыра ул аларны. Надежда кайтырга риза, әмма ире белән кайнанасын күндерүләре менә... Күченеп кайтуга кайнанасы теше-тырнагы белән каршы тора. Югыйсә туып-үскән җире бит, кендек каны шушында тамган.

Надежда бу каршылыкның сәбәбен аңлый. Үскәндә бәрәңгедән гайре ризык булмавын, гел туяр-туймас йөрүләрен сөйли торган иде аңа кайнанасы. Алманы да Кыргыз­станда яши башлагач кына авыз иткән ул. Шулай да тәвәккәлләми булмый. 2006 елны кузгалалар. Кызлары Наилә әбисе белән Кыргызстанда яшәп кала. «Башта бер ел яшәп карыйк әле, – ди Надежда. – Аннары күз күрер». Үзе, кайту белән үк, Алек­сеев­скийдагы «Кояш­кай» балалар бакчасына эшкә урнаша. Эшкә алуын алалар, әмма категориясен киметәләр. Надежда урынында берәү булса, белмим, нишләр иде. Ә Надежда яңадан белемен күтәрү курсларында укып, югары категорияле педагог булуын кабат раслый. Тагын бер елдан аны Алексеевскийдагы «Ромашка» балалар бакчасына өлкән тәрбияче-методист итеп эшкә чакыралар. Методистның эше – бакчадагытәрбия, укыту эшчәнлеген оештыру һәм аның үтәлешен күзәтүдән гыйбарәт. Бакчада бәйрәмнәр үткәрү, тәрбиячеләрне төрле конкурсларга әзерләү дә методист өстендә. Балалар уйнаган уенчыклар, аларга укылган китаплар, каләм-карандашлар – бар да Надежда апаларының таләпчән күзе аша үткән. Бакча өчен беренче ноутбукны, беренче экранны, беренче проекторны да Надежда ханым юллап алган. Экраны белән проекторы булгач, аларны куллана белүчесе дә булырга тиеш. Фильмнар күрсәтергә, презентацияләр ясарга ул башта үзе өйрәнә, аннан хезмәттәшләрен дә өйрәтә. «Нигә кирәк бу безгә?» – дип авырыксынган кызларга: «Эшегезне күпкә җиңеләйтәсез. Кулдан рәсем ясарга (элек кулдан күпме рәсем ясый торган идек!), иллюстрацияләр эзләп утырырга кирәкми. Балаларга да күңелле», – дип кызыктыра.

Кече-кечедән килә торган бер сыйфаты бар Надежда Имаметдинованың: бертөрлелек тиз туйдыра аны. «Бер урында торырга яратмыйм. Мин яңалык яратам. Кеше гел эзләнергә тиеш. Бу бигрәк тә педа-гогларга кагыла. Заманнан артта калмыйм дисең икән, аның белән бергә атларга түгел, аз гына алдарак та йөгерергә кирәк», – ди ул. Болай янып, дәртләнеп эшләвенең әҗерен дә кү­рергә насыйп булган – 2012 елда район администрациясе башлыгының грантын алган Надежда. Ә тагын бер елдан ул эшләгән балалар бакчасы, республика конкурсында катнашып, бер миллионлык грант откан, «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» дип танылган. 


Балаларга ни җитми?

Иң элек балаларга бакчада урыннар җитми. Кайсысына гына кермә, балалар белән шыплап тулган булыр алар. Шуннан инде калган проблемалар баш күтәрә: уйнарга – уенчыклар, йокларга – урыннар, ишегалдында тиешле уен мәйданы җитми. Баланың күңелендә ни барын рентген нуры кебек үтә күрүче психологлар, дөрес сөйләшергә өйрәтүче логопедлар җитми. Бер тәрбияче утызлап баланы карап та бетерә алмый, димәк, игътибары җитми. Кай очракларда әти-әни белән тәрбияченең аңлашуы да җитми. «Берәр проблема булса, әти-әниләр, тәрбиячегә түгел, хәтта бакча мөдиренә дә әйтеп тормыйча, РОНОга йөгерәләр, – ди Надежда. – Проблеманы урында да хәл итәргә була бит югыйсә. РОНО нишли инде? Хәл итү, тикшерү өчен кабат безгә җибәрә. Бакчада балаларны яратмаган, аларны кыерсытырга гына торган әлләкемнәр эшли дип уйлап ялгыша ата-аналар. Монда очраклы кеше озакка кала алмый. Бу шундый җир – эшеңне чын күңелдән яратмасаң, сабыйларга карап яшәү көче алмасаң, монда бер көн эшли алмыйсың. Дөрес, килгәли андыйлар, әмма бер-ике айдан китәргә мәҗбүр була.

Баласын бакчага әзерләүче әти-әниләргә киңәшем шул: балагызның үзенчәлекләре, холык-фигыле, яраткан уеннары хакында тәрбияче белән ачылып сөйлә­шегез. Өйдә һәм бакчада тәрбия алымнары уртак булса, баланың үзенә дә җайлырак. Тәрбияче бертөрле сөйләп, бала өйдә икенчене ишетсә, тәрбиянең бөтенлеге югалмый нишләсен?» Тагын ни җитмиме? Бала өчен иң мөһиме, иң әһәмиятлесе – аңа әти-әнисенең игътибары җитми. Үрнәк алырдай күркәм геройлар җитми. Хәзерге заман баласының уйнаган уеннарын карагыз сез: монстрлар, хәшәрәтләр, 
роботлар...
 
Укытучылар кулында Премьер-министрның төшенә дә кермәгән хакимлек бар. У. Черчилль. 

...Балалар бакчасы, андагы сабыйлар турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер Надежда-Надия. Эшенә чын күңелдән бирелгәнлек галәмәтедер инде бу. Эш-эш диеп дөньясын да онытып җибәрергә мөмкин ул. Ә бит өйдә аны ире, кайнанасы, яшелчә бакчасы, гитарасы, һәм бәйли башлаган кофтасы көтә. «Ел хатын-кызы-2014» конкурсының Казанда узачак финалы көтә. Надежда Имаметдинова, абыйсы Бари Сөләй­манов кебек үк, быелгы бәйгенең Алексеевский­да узган төбәк турында катнашып, «Язмышым – һөнә­рем» номинациясендә җиңүче булды. Өмет дип аталган теге шәм янганда Надежда беркайчан да ярты юлда тукталып калмаячак. Ул шундый Кеше!

«Сөембикә», № 3, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар