Логотип
Уңыш серләре

Кунак килә – ал кулыңа табагач

 Чаллы, Сарман, Кайбыч, Балык Бистәсе, Биектау... Алар барып, аш-су әзерләшкән төбәкләр бу. Балтач районында да аяк басмаган авыллары калмагандыр.

Берсендә аларны Әтнәдән алырга киләләр. Юлда барганда хуҗа сөйләп кайта: «Берәүдән сорыйлар икән: «Иң еракка ишетелгән тавыш нәрсә ул? – дип. – Чыбыркы шартлаткан тавышмы, яшен яшьнәп, күк күкрәвеме?» «Ризык исе, ризык тәме», – дип җавап биргән ул кеше. Без дә сезнең тәмле пешергәнегезне белеп, ерактан ук эзләп, алырга килдек менә». 

Без сөйләшкән арада үрдәк кызды, зур бер бәлеш пеште, самсалар мичкә  керергә чиратка тезелде. («Бу танышыбыз бигрәк тә бәлешебезне ярата», – диделәр, бүген кичкә аңа кунаклар киләсе икән.) Журнал өчен мастер-класс төшерелде. Һәм боларның барысы да ничектер бик җиңел, җитез, рәхәт итеп, яратып эшләнде. Гөлфания МӘХМҮТОВА белән Зөһрә КӘРИМОВАны  Балтачта белмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә никах мәҗлесе, туй  уздыручылар. Туган көн, юбилей, бәбигә исем кушу, Коръән ашлары, авыз ачтыру... Тормышыбызда бәйрәмнәр, шөкер, җитәрлек. Бәлеш эче әзерләүне Зөһрә апага тапшырып, читтән караганда шактый авыр тоелган бу эшкә ничек тотынуларын сөйләүне Гөлфаниядән сорыйбыз. 
 

Казанмыйча казан кайнамый


Шушы авылда – Кариледә туып-үстем мин. Рәис белән бер класста укыдык, янәшә яшәдек. Ул армиягә киткәч: «Күрше егетенә кияүгә чыкмыйлар инде», – дип хат язган идем. «Бу сүзләреңне оныт!» – дигән җавабы килде... Бик булган, уңган, чибәр кеше иде. Үзем дә әтидән яшьли калып ятим үскәнгә, гел аны югалтудан куркып яшәдем – балаларны тигезлектә үстерсәк иде дип хыялландым. Нәкъ әти яшендә – утыз сигездә китте Рәис... Ун минут эчендә юк булды. Зилә зуррак иде, Алиябез үзем кебек җиде яшьтә калды... Рәиссез ундүрт ел түгел, ундүрт көн дә яши алмас кебек идем. Шулкадәр гомер узды менә... Бу көтелмәгән хәсрәтне авыр кичердем, биш ел кешеләр арасында үзем түгел, шәүләм генә йөрде. Рәис исән чакта ук «Госстрах»та эшли идем инде. (Быел анда кергәнемә егерме җиде ел. Миндә – Норма һәм Кариле авылы халкы. Ул да шактый катлаулы эш. Хәзер көндәшләр дә шактый. Әмма кешеләр белән аралашырга яратканга микән, анысын да ташлыйсым килми.) «Эш белән онытылырга тырыш», – дип киңәш бирде хезмәттәшләрем. Шул вакыт мине аш-су әзерләшергә чакыра башладылар да инде. Кемгәдер кирәк булуым, ярдәмем тию мине дөньяга кайтарды. Тынычланып калдым. Әле дә рәхмәтлемен ул кешеләргә. Башта үзем генә эшләдем. Аннан җиде-сигез ел элек туганнан туганымны – Зөһрә апаны чакырдым. Әни, баладан котылгач, 52 көннән эшкә чыккан, мине Зөһрә апаларда калдырган, аларда үстем. Безгә икәү бик җайлы. Зөһрә апа рәхәт кеше, язмышларыбыз да бертөсле... Ул да көтмәгәндә ирен югалтып, минем кебек ике бала белән тол калды. «Шушы эш ярдәмендә генә аякка бастым, авырудан терелдем», – ди ул. Берәр көн күрешмәсәк, икебезгә дә нидер җитми кебек. Заказларны бездә пешерәбез. Ул Нормада тора  – безнең авыллар кушылган инде – эшкә килгән кебек миңа килеп йөри. 
Зөһрә апаның да, минем дә «аш-су остасы» дигән махсус белемебез юк. Минем әтинең әнисе – Хәсбиҗамал әбием аш-суга бик оста кеше иде. Әби  улында – Газыйм абыйларда яшәде. Аның мичтә пешергән төче күмәчен, көлчәсен, мич коймагын әле дә сагынам... Газыйм абый миңа: «Синең кулың әнинекенә охшаган», – ди. 
Камыр ризыклары пешерергә әнидән өйрәндем мин. Ул, Аллага шөкер, исән-сау, сиксән ике яшьтә булса да, мичкә ягып, ипине һаман үзе сала әле. Күршедә генә абыемның гаиләсе белән яши, без юкта, өемә алар күз-колак.  
Элек туйларны өйдә уздыралар иде бит. Авылда бер-ике кеше әзерләшеп, булышып йөри. Дус кызым Резедәнең әнисе Разия апа бервакыт мине дә чакыра башлады үзе белән. Башта – салатлар ясарга. Туганнарыбыз күп, туйларны гел үзебез әзерләдек – шунда өйрәнеп киттем, ахрысы. Зөһрә апаның дүрт абыйсын гына өйләндердек... Гөлсем исемле апага да туйлар әзерләшергә күп ияреп йөрдем. Берсендә гөбәдия пешерергә дип мичне яктык та, туй кунакларына ияреп, урамга чыктык. Мәрхүм Гөлсем апа биергә ярата иде, мин инде аны карап тордым. Керсәк, мичебез янып, сүрелеп беткән... Тыгуын тыктык  гөбәдияне, әмма ул бик аксыл гына булып пеште. Гөлсем апа: «Үзең чыгарырсың», – диде дә... кайтты да китте. Оялды, күрәсең. Тагын бер шулай ташлап кайтып китте әле ул мине. Берәүләрнең кортларын юеш тә, әчерәк тә дип, башта ук ошатмаган идек. Бүлә башладык, гөбәдия купмый гына табадан... «Теләсәң нишлә!» – диде дә, чыгып китте Гөлсем апам. Икенче көнгә – яшьләр туена кортны үз өеннән алып килде. Ул чакларда рәхмәт өчен йөри идек инде. Яулык йә бер сөлге бирәләр иде. 
(Әйе, Рамил. Иртәгә дисеңме? Тыгызрак вакытыбыз иде дә... Нәрсәләр кирәк иде соң? Әйе, тыңлыйм. Ике бәлеш: берсе – бәрәңгедән, берсе – борайдан. Ун кешегә уха. Семга яки форельдән. Аңладым. Ике төрле салат. Ярый, китерерсез...)
 
Ике көндә йөз йомыркадан чәкчәк пешердек.


Камыр пешерү – кода төшерү 




Әйе, камыр – кода-кодагыйлар төшерү кебек җаваплы эш ул. Без камырны пакетка салып, суыкта кабарта торган ысул белән басабыз. Мондый камыр озак искерми. Гадәттә, «Алейка» онын алабыз. Ә чәкчәк өчен «Макфа» оны әйбәтрәк. Кош телләрен «Олейна» маенда пешерәбез. 
Камыр ризыкларын күбрәк мин яратып эшлим, ә Зөһрә апа – балыкны. Ә болай бернәрсә бүленмәгән, бөтенесен бергә эшлибез – бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Мин азрак баш булырга, әйдә, Зөһрә апа, син шулай ит, дияргә яратам анысы. (Көлә). Заказларны күбрәк миңа әйтәләр. Элек, башлаган мәлләрдә, бүген шуны-шуны эшлибез дип дәфтәргә яза идем. Аннары карап чыга идем, монысы – булды, тегесе юк әле, дип. Хәзер язып тормыйм, план – башта. Баргач менюны гына искә төшереп алабыз. Кайсы эшкә күпме вакыт кирәге күптән исәпләнгән безнең. Шуңа күрә, ашыкмыйбыз, кабаланмыйбыз. Хуҗалар кайчак хафага да төшеп бетә, әле күпме нәрсә пешерәсегез бар дип, без исә көләбез генә.
Камырга яхшы кәеф белән генә тотынырга кирәк диләр. Тырышабыз инде! Әмма тормыш лабаса – төрле вакыт була. Икебез дә әти урынына да бит әле. Зөһрә апада – ике егет. Аннан, ялгыз хатын нишләсә дә, гаепкә санау бар. Кеше белән аралашса да, тормышын матур итеп алып барса да... «Кайдан акча ала икән?» – диләр. Тирә-күршеләр әнә белә инде: «Бүген тагын иртәнге дүрткә кадәр эшләдегез, утыгыз янды», – дип еш әйтәләр.  
Кемгәдер барасы килмәгән чакмы? Хәтерләмим. Кайчак, монда читенрәк булыр ахрысы дип уйлыйсың да, барыбер бер җаен табасың. Дус кызым көлә: «Сезгә кайчан, нәрсәнең начар булганы бар? – ди. – Концерттан да «шундый әйбәт булды» дип кайтасыз...» 
 
Әни: «Кызым, ничә керсәм дә, бер кулыңда телефон, икенчесендә – уклау синең», – ди.  

Эшләгәндә гел радио тыңлыйбыз. Зөһрә апаның тавышы бик матур – икебез генә булганда ул гел җырлый. Зәбир җизни баянчы иде безнең – элек тамадалар юк иде бит, бөтен туйга парлап аларны чакыралар иде. Җизни үлгәнгә унбер ел, Зөһрә апа бик озак сәхнәгә чыкмады. Быел менә районда лауреат булды. 
«Камыр бик уңды, яшьләрнең тормышы да матур булыр», – дип әйтү бар. Чыннан да, кызык, чәкчәкне менә гел бертөсле үк ясыйбыз, шул ук рецепт. Әмма төрлечә килеп чыга. Зөһрә апа берсендә аптырады, чәкчәк таралды, укмашмады дип – ул парларның да нигәдер тормышлары таркалды. Алай дисәң, без никахларын әзерләгән тагын берничә гаилә аерылды, камырлар да уңган иде югыйсә. Нигәдер шулар алдында үзебезне гаепле, уңайсыз хис итәм... 
(Әйе, тыңлыйм. Юк, Мөршидә, казларны куймадык әле. Пирожныйлар? Йөзләпне ясадык. Күбрәк булды инде – күчтәнәчкә бирерсең. Ярый, ярый...)
 

Аш вакытында аш кирәк


Бер буш көнебез юк безнең! Менә бу атнада туганнан туганбыз Мөршидәнең юбилее, үзебез кунакка барасы булгач, заказ алмабыз дигән идек. Иртәгә әнә тагын бәлеш сорыйлар. Ял көнгә тагын бәлеш куштылар... Халыкка җайлы бит. Аш үткәрсәләр дә, гөбәдия пешереп бир әле дип киләләр, сырхауханәгә хәл белешергә барасы булса да сорыйлар. Бер никах вакытында хуҗаларның Төркиядәге туганнары өчпочмагыбызны бик яратты. Елга әллә ничә тапкыр кайтып китә ул, киткәндә гел йөздән артык өчпочмак пешертеп ала. Никахка казлар бизибез: ике сәгать пешерәбез, шуның кадәр үк бизибез. Каз, чәкчәк, паштет... Кайсы атнада сигезәр поднос була. Унар каз пешергән атналар бар. Кешегә «юк» дип әйтә алмыйбыз. Һәркемнең гомер эчендә бер килә торган бәйрәме бит. «Мине тыңламадылар», – диярләр... Быел Дамирә исемле бер танышыбыз Кайбыч районы Мөрәле авылына кадәр Корбан ашы әзерләргә алып китте. Кырыкка якын таба ашы гына пешереп бардык! «Авылдашларыма токмачыгыз бик ошаган», – диде Дамирә. Без аны шакмаклап кисәбез. Никах ашларына күбрәк шундыйны сорыйлар. «Мин чыбык токмач яратам», – диючеләр дә бар. Йөз кешелек мәҗлескә 20-25 йомыркадан басабыз токмачны. Коймагыбызны бик яраталар. «Моны ничек пешердегез?» – дип сорамыйча калмыйлар. Әбинең мич коймагына бик охшаган ул. Ә без аны... газ плитәсендә пешерәбез. Тик моның өчен плитәдә гриль булу кирәк. (Коймак рецепты. Кирәк: ярты литр сөт, 3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы майонез, аз гына сыек май, чүпрә. Куерак итеп камыр басабыз – кашыктан төшәр-төшмәс булырга тиеш. Ике сәгатьтә камыр кабарып менә. Өстә, утта  бераз тоткач, аслары килгәч, коймакларны бик азга гына грильгә куеп алабыз.)  
(Альбина, хәзер генә булмый әле. Кич, соң гына килсәм ни диярсең? Бәлки Мөршидәнең вакыты бардыр. Сине буш дип әйтим әле аңа).
Маникюрга язылган идем. Дүртенче яртыга заказларны өлгертергә кирәк, тырнак ясатулар аннары инде.



 

Кеше казанында аш кайнату


Чит кешенең кухнясына ияләшергә вакыт кирәк. Хуҗаларны башта ук кисәтеп куям: «Шкафларны ачып карыйлар дип ачуланмагыз», – дим. Без бертуктамый: «Ул әйберең кая, тегесен китер, монысын бир», – дип әйтеп тормыйбыз. Тапмаган очракта гына сорыйбыз. Нигә хуҗаны каушатырга? Аның тоз-шикәре, куна тактасы, уклавы – барысы да шул тирәдә, кул астында гына була инде. Гадәттә, он гына ераграк.
Әмма иң авыры – газ плитәсенең көен табу. «Үзең камыр пешергәндә ничә  градуста тотасың?» – дип сорыйбыз. Кемдер моны үзе дә белми. «Кулланганым юк», – диючеләр дә бар. Якын-тирәдә булганда ярый –үзебезнең иске плитәне дә алып барабыз. Казанга берәүләр туй әзерләргә чакырганнар иде менә. Коттедж «снимать» иткәннәр. Ашны плитәгә иртүк куйган идек, ун тулды – һаман кайнамый! «Ярый, аш кичкә кадәр пешәр инде, – дим Зөһрә апага. – Безнең хәзер балык та булмыймы инде, бәрәңге дә, самса да?!» Сиксән кунакка табын корырга тиешбез! Хуҗалар, соң булса да, тагын бер плитә китерде. Утка кердек инде! Шул ыгы-зыгы арасында Ханти-Мансидан бер көтү кунаклары кайтып төште. Йокларга урыны бар дип, аларны туры шушы коттеджга чакырганнар икән. Юлдан кайткан кешене ничек ач утыртасың, безгә тиеш булмаса да, аларга да өстәл әзерләдек. Гадәттә, зур туйларда: «Савыт-сабаны юарга аерым кешегез булсын, өлгермибез», – дип алдан әйтеп куябыз. Бу юлы анысы да безнең өстә калды. Коттедждагы савыт-саба гына җитәрлек түгел, бер кулланышлы тәлинкәләр алганнар, азакка таба аларны да юып, кабат чыгара башладык... Ахырда, туй беткәч, кочаклашып елаштык инде. Ашханәдә сиксән кунакка ун кеше хезмәт күрсәтә, ә без Зөһрә апа белән ике бөртек, аннан минем ике кыз... Хәер, Алия белән Зилә инде бөтен нәрсәне пешерә белә, үзебез өлгермәгәндә аларга кушабыз. 
Җиңел дип булмый. Ризык табынга кайнар килеш чыгарга тиеш. Җәй көне бер нәрсәне дә алдан әзерли алмыйсың. Ә өлгерергә кирәк! Чаба торгач, кайчак үзең турында онытып та җибәрәсең. Кызу дип күп вакыт ишекне дә, тәрәзләрне дә ачып куябыз. Узган ел суык тидердем шулай, ике як үпкәм дә  кабарды, унсигез көн урында яттым. Аякка баса алмам дигән идем инде... Мең төрле эш бит ул! Барган җирдә кемдер булыша, кемдер – юк. Без, гадәттә, иртәнге сәгать дүрткә-бишкә кадәр эшлибез. Хуҗаларга: «Сез ятыгыз», – дибез. Үзебезнең арттан савыт-сабаны юып барабыз. Эш беткәч, тәртипкә салып, идәннәргә кадәр сөртеп алабыз. Аш узгач та, күп вакыт табыннарны җыешмыйча китмибез. Анысы инде безгә кагылмаса да, никтер читенсенәбез... Берәүләрдә: «Кунаклар килгәнче идәннәрне суыртып алмыйсызмы?» – дигән идем, тузан суырткычны үземә китереп  тоттырдылар.  Суырттым инде...  
(Әйе, Гөлчәчәк, ишетелмиме әллә? Сез әйберләр кайчан төшерерсез ул? Иртәрәк кирәк инде, яме. Бәлеш камырына майны мин бер стакан салам. Бер стакан су. Бер-ике кашык майонез сал. Йомырка. Тоз. Мин бер бал кашыгы гына шикәр комы да өстим. Кемдер салмый. Әйе, әйе... берәр стакан. Ярый, тәмле булсын, Гөлчәчәк. Баш-аяк бәлеше пешерәсеңдер инде? Шулпаны ике сәгатьтән соң салсаң да ярый. Башта йөзе килсен, аннары гына фольга ябарсың өстенә. Кызаргач, яме.) 
Ике зур бәлеш пешереп бирерсең дигән иде Гөлчәчәк. Иренең бүген туган көне. Ә ял көне кафега баралар. 
 

Заманына күрә сые   


Хәзер аш-су белән берәүне дә шаккаттыра алмыйсың. Көн дә тәмле ашап яшибез бит. Шуңа күрә табынга ризыкны «җитсен дә, бетсен дә» диярлек итеп кенә алырга кушабыз. Артыгы кирәкми, ризык әрәм кала, дибез. Өстәл ул барыбер тула. Халык бик тырыша хәзер: мул да итәргә, төрләндерергә дә. Нинди салатлар ясарга без дә тәкъдим итәбез, хуҗалар үзләре дә әйтә. Майонезлы салатлар әзерләмибез дисәк тә була. «Кәләш суган яратмый», – дигәч, әллә ничә никахта алар өчен манты, самсаларны сугансыз аерым ясадык.
Эшләгән өчен кемдер алдан түләп куймакчы, кемдер «соңрак ярыймы», ди. Алдан беркайчан да акча алган юк. Без бәябезне әйтәбез, хуҗа кеше үзе карый инде. Кайберләре: «Бу кадәр хезмәткә бик аз сорыйсыз!» – дип шакката. Никах туена икешәр көн барабыз бит... Үзебез кебек ялгызлар бар – хәлләренә керергә тырышабыз. Бөтен нәрсә акчага гына корылмаган. Мәчет картлары, җыелып, ашлар үткәргәндә; авылдашыбыз, эшмәкәр Гөлсем апа Миңнебаева мәчеттә Коръәннәр укытканда бик теләп булышабыз. Мәет ашларына да күчтәнәч итеп паштетлар ясап илтәбез... 
Ураза вакытында гына азрак ял итәбез. (Авыз ачтыру табыннары җиңелрәк, анда каз, чәкчәк кирәкми.) Быел Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә бардык әле, кызлар җибәрде. Дөнья күреп кайттык. Без киткәч, авылда: «Аларны чит илгә аш-су әзерләргә чакырганнар икән», – дип сөйләгәннәр. Чакырсалар, кая да барабыз анысы: яраткан эшнең авырлыгын тоймыйсың – хуҗалар, кунаклар гына канәгать булсын. 

Балтач районы

Гөлфания МӘХМҮТОВА белән Зөһрә КӘРИМОВА үткәргән бер мастер-класс белән дә танышыгыз: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/desert?id=1264

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уңган кешелəргə сокланам.Бəхетле булсыннар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кичә Гөлфаниянең юбилее иде. Бөтен редакция коллективы исеменнән мин аны гомер бәйрәме белән котлыйм! Әйе, уңган да алар, гажәеп кешелеклеләр дә. Балтачта булып кайтканнан соң алар турында никадәр жылы, матур сүз ишеттем мин! Гел шулай рәхмәткә күмелеп яшәсеннәр! Минем теләкләргә якташлары, аларны белгән һәркем кушылыр дип уйлыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Голфэния белэн Зохрэ аларнын булган икэнене мина бик таныш. Алар безнен Этнэ районына килеп тэ эшлэп курсэттелэр. Алар янында булганда рэхэт хэм тыныч. 1-2 кон очендэ алар синен ин кадерле туганын кебек кешегэ эйлэнэлэр.Аларга унышлар телэп Этнэдэн Нурия.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сокланам мин шундый кешелэргэ,исанлек аларга.Куллары гына сызламасын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Командировкада Балтач якларына барсам,Голфэния апаларда кунакка кергэн чакларым куп булды .Бик ачык кунелле,кунакчыл,хэр эшкэ дэ унган- булган кешелэр!!!бик яратам узлэрен,хормэт итэм!!!

            Хәзер укыйлар