Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

“Уңмасаң, унга бар”

1.
Әгәр белгән булсамы? Мәчеткә якын урыннан фатир алырга ризалашыр идемени? Көн дә бер үк хәл. Көн дә таң тишегеннән азан тавышына уяна башлады ул. Уяна да йокыга китә алмыйча борсалана. Башка әллә нинди уйлар керә. Бал белән су эчеп карый, башын мендәре астына тыгып карый, йөзгә чаклы санап карый - юк инде, бер уянгач, йокы алмый бүтән. Элегрәк йокысы каты булган күрәсең, болай ук азапланмый иде. Моңлы дигән булалар тагын азан тавышын. Көн дә йокыңны калдырса, киртә арасына кысылып акырган кәҗә тавышыннан бер артык җире дә юк әле монда.

Мәдинә, уфылдан икенче ягына борылып ятты.Күзе көзге алдындагы әбисенең ядкяре булган кечкенә генә шамаилгә төште. Әнисе соңгы килүендә калдырып киткән иде аны, фатирыңны иблис-шайтаннардан саклар диде бугай. Әби-әбекәй...
Уңмасаң, унга бар, дигән иде кайчандыр әбисе. Намазларын, уразасын калдырмаган, уйлаганын өздереп әйтә торган карчык иде ул. Ишеткәч, “ай-яй син, әби” дип көлде дә онытты. Кыз-кыркын чакта мәхәббәт ул бер генә, кияүгә бер тапкыр гына чыгасың, дип уйлыйсың бит әле. Башкалар никтер ялгышалар, ә син ялгышмассың дип уйлыйсың. Мин ялгышмаячакмын, минеке бер һәм бердәнбер булачак, дип чып-чынлап ышанасың. Имеш, барган җирдә таш булачаксың...

Баксаң, дөнья күргән әбисе юкка гына әйтмәгән икән шул оныгына боларны. Дингә туры киләме, анысын белми Мәдинә, ләкин тормышыңны рәтлим дисәң, уңмадым дип утырып булмас. Менә ул да өченче иргә барырга җыена әле. Дөрес, әлегә ул гына җыена, ир булачак кеше тәкъдим-мазар ясамады. Тик анысы инде кулдан килмәслек эш түгелдер. Ирләр сайламый бит ул парын, алар шулай уйлыйлар гына. Чынында хатын-кыз әйтә соңгы сүзне. Бу ир минем балаларымның атасы булырлыкмы, миңа тормыш итәргә ярарлыкмы? Шулай уйлап эш итә “самка”.

Мәдинә көлемсерәп куйды. Бигрәк акыллыланып китте әле соңгы арада. Яше утызга җиткәнгәме икән, әллә болай уйларга бирелеп торыр өчен ике тапкыр ир хатыны булып алу кирәктеме? Элек алай түгел иде. Кая ул “балаларыма ата булырлыкмы “ дип уйлау? Күрде дә капланды инде. Бигрәк тә беренчесе бөтереп алган иде. Өермә тек өермә. Маратның очрашып йөргән кызы бар икәнлеген дә белә иде, алай гына түгел, ул кыз янында куна-төнә йөргәнлеген дә, өйләнешергә җыенганнарын да белә иде. Белмәскә, бер заводта эшләделәр бит. Кечкенә генә авыл кебегрәк инде ул цех: серләреңне озак яшереп булмый; берсенә ычкындырсаң, калганнары да беләчәге көн кебек ачык. Авылда да нәкъ шулай: түбән очта төчкерсәң, югары очта “ исәнлеккә” диячәкләр.

Карамаслык, күз төшмәслек түгел иде шул Марат. Озын төз буйлы, коңгырт-кара күзле, чем-кара чәчле. Әллә кай ягы белән чегәннәргә тартым иде егет. Менә шундый кара чутырларга аерым мәхәббәт белән карый ул нишләптер. Танышып китүләре уртак дусларының туган көнендә булды. Дөресрәге, төнендә. Марат шайтан суын артыграк эчеп ташлаган иде. Телләре көрмәкләнә, әллә ниләр сөйли. “Кара, ничек моңарчы күрмәгәнмен сине” дип, яшь кызны килә дә кочаклый, килә дә кочаклый. Яшь иде шул әле ул вакытта Мәдинә. Унтугызы да тулмаган иде. Авылдан килгән беркатлы кыз. Әле беркемне дә яратып карамаган, ләкин гаҗәеп сихерле ул хисне көтеп яшәгән чагы иде. Егетнең шуклануына баштарак җен ачулары килсә дә, бер-ике бокал шәраб эчеп алгач, аның үзенең дә Маратка кушылып көләсе, шаярасы килә башлаган иде. Беренче тапкыр эчүе иде шәрабны да. Кыстый-кыстый, “бер-ике бокалдан берни булмый” дия-дия эчерделәр дуслары. Беренче тапкыр тәненә ир-егет кулы да шул төнне кагылды аңа. Эшчеләр тулай торагының бер бүлмәсендә булды аның зөфаф төне. Уйламаган-нитмәгән җиреннән. Марат аны, мәҗлестәшләр тарала башлагач, “әйдә, мине озатып куярсың” дип сөйрәп диярлек алып чыгып киткән иде. Башлары әйләнгәнен, очасы, көләсе килгәнен хәтерли Мәдинә. Егетнең кайнарланып кочаклавын, шашына-шашына үбә башлавын хәтерли. Ничек чит бүлмәдә төн уздыруы исә бөтенләй диярлек томан артында калган. Иртән шәрә тәненең урыны-урыны белән күгелҗем-караланып торуын күргәч, үзенең тыелган чикне шулай җиңел генә узып киткәнлеген аңлагач, ниләр уйлаган иде соң әле? “Кеше белсә, нишләрмен?” дип уйлаган иде кебек. Кызның ояты анага, дип кабатларга яраткан әнисен искә алган иде. Аннары башы авыртканын хәтерли. Тиз-тиз генә торып, өстәл өстендәге чәйнектән кырлы стаканга су агызып, йотлыгып-йотлыгып су эчкән иде. Марат та күзләрен ачып, су сорап алган иде. Гафу да үтенмәде, дип уйлаган иде соңрак Мәдинә. Кыз булуын белгән иде бит. Урын-җирдәге таплар кычкырып тора иде. Кеше күргәләгәнче дип, ул җәймәне юып та йөрде әле.

Ә егет нишләде соң әле ул вакытта? Онытылган. Әллә онытырга теләгән идеме әле кыз (хәер, кыз-хатын иде шул инде) бу төнне, бу иртәне? Бик тәкәллефләнеп тормады бугай шул Марат. “Хәзер монда егетләр кайтачак, син бар инде” дигән иде. Бераз йомшаграк булса, назлырак булса, хәтирәләре дә яктырак булыр иде, бәлки. Хәер, күлмәгең бер уңгач, аны юдың ни, юмадың ни...
Әйе, танышып китүләре бик матур булмаган иде аларның. Тора-бара бу хәле белән килеште ул. Әллә беренче тамганы салучы булганга, әллә һаман да шул яратасы килү теләге көчле булдымы, Мәдинә егетне юксына ук башлады. Сменалары гел бергә туры килми, озаграк күрми торса, бөтенләй хыялыйга әйләнә иде. Марат исә төрле була иде. Бер карыйсың, ул сине якын иткән кебек, икенче караганда, инде синнән бөтенләй качып ук йөргән кебек. “Бер карыйсың - чәчәгем, бер карыйсың - б...гем” – монысы да әбисе сүзе. Их әбекәй! Ялгышты шул яраткан оныгың. Берәр ай чамасы шулай мәчеле-тычканлы уйнап йөргәч, егет үзе килеп кергән иде Мәдинәләр бүлмәсенә. Бүлмәдәш кызы төнге сменага эшкә киткән иде. “Синең белән татулышырга, якыннанрак танышырга килдем” дип елмаеп килеп керде егет. Кулындагы пакетта шәраб белән конфет, җиләк-җимеш иде. Шул төнне алар “якыннанрак таныштылар”. Монысын инде Мәдинә бик әйбәт хәтерли. Тәненең һәр күзәнәге бу ир-егетнең назына ничек уянганын да, иреннәр иренгә кушылган минутларның ләззәтен дә, тәннәре бербөтенгә әйләнүнең һушларны алырлык рәхәтен дә бик яхшы хәтерли. Әгәр егет бу кичтә килмәгән булса, бәлки, аларның юллары аерылып та китәр иде, кем белә. Тик бу кич, бу төн – аларныкы иде, шуннан соңгы бик күп төннәр аларныкы иде. “Яратам” дип әйтмәде егет, Мәдинә дә бу хакта сорамады. Кайсыдыр тоемы аңа бу турыда сорарга кирәкмәвен искәртә иде. Җитмәсә, аларның качып-посып очрашулары инде сер булудан туктап, Маратның йөргән кызына да ишетелгән иде. Ул егетне ташлаган, имеш. Хыянәтне кичерә алмыйм, дип әйткән, имеш.

Чынлап та, шулайрак булды бугай. Берара Марат карасына коелып, әллә нинди авыр уйлары булган кеше кебек йөрде. Килүләрен дә сирәкләтте. Аннары бөтенләй килми башлады. Хәтта эштә дә “күрми” башлады. Ай ул чаклардагы үрсәләнүләре Мәдинәнең. Ни гаебем бар соң минем, яраткан кешене шулай рәнҗетергә ярыймы, дип бәргәләнде.

Кызык шул инде кеше, эгоист ул. Мөгаен, бөтен кеше эгоисттыр. Ничек гаебе булмасын инде? Теге кызны рәнҗетмәгәннәрме? Итәк-чабуларыңны җыеп йөрмәгәч, кем гаепле булсын инде, үзең булмый.Монысы – хәзерге уйлары Мәдинәнең. Ә ул чакта бөтен дөньясын каһәрләгән иде. Нигә ул гына шундый бәхетсез, кайсы җире кешедән ким. Үпкән-кочкан, җилгә очкан, ди дә оныт бит инде. Сине тиңләмәгән белән бәхетле булалмаячагың билгеле. Юк шул, күргән дә капланган: башка беркем кирәкми иде аңа.
Үпкән-кочкан җилгә очса да, билдән түбән төшкәннәрнең башка хафалары да була икән. Монысын инде ул Марат аңардан читләшеп йөри башлаганның өченче аенда белде. Туасы нарасыйның бу җиргә килергә берничә ае калган иде.

2.
Баланы каршы алырга ике дус кызы гына килде. Аларга рәхмәт. Бала түгел, әле үзен дә юньләп карый белмәгән яшь анага ярдәм кирәк иде шул. Тора-бара әти-әнисе дә килгәли башлады. Нишләсеннәр инде, үз сыныклары, буласы булган. Әнисе айлап-айлап та торып киткәли иде. Тишекле таш җирдә ятмас, диде ул. Балаң исән-сау булсын, диде. Әле ярый улымның дүрт саны сау-сәламәт булган, диеп сөенде Мәдинә үзе дә. Кем белә, кайсы төндә яралгандыр ул нарасый. Шәрабсыз чак сирәк булды бит. Улы туу турында ишеткәч, әти дигән кеше дә түзмәс, килер дип өметләнде әле баштарак. Ләкин Марат күренмәде. Марска (атасының исеменә ошатып шулай кушты) алты айлар булганда, танышлары аның “теге кыз” белән никах укытулары турында җиткерделәр. “Бәлки килер” дигән уй шуның белән сүнде, бетте.

Күздән ерак-күңелдән ерак, ди. Акрынлап Мәдинә дә бу яңа тормышына ияләнә төште. Ялгызы гына бала үстерү җиңел түгел иде, сүз дә юк. Әйбер-сәйберен туган-тумача биргәләп торды, әллә ни кытлык кичермәде. Әниләре дә авылдан итен-маен, бәрәңгесен гел ташып тордылар. Артыннан “җилдән тапкан” дип сөйләнүләре күңелгә тия иде башта. Акрынлап анысына да ияләнде. Бер ул гынамыни?! Алар тулай торагында аның кебекләр буа буарлык.
Малайга өч яшьләр чамасы иде микән, “тегеләр” турында тагын сүзләр килеп иреште. Имеш, Марат бик эчә икән, хатыны түзмәгән- киткән икән. Имеш, балалары булмаганга эчә икән. Минем нәселне дәвам итүчем бар бит, ник ул атасыз үсәргә тиеш соң әле, дип тә сөйләнгән икән.

3.
Нәни Марсның соң гына теле ачылып, “әннә”, “әттә” дип тәтелдәп йөргән вакыты иде. “Әттә”сен кайдан алгандыр, әллә күршеләре юри өйрәтеп керткән инде? Бөтен ир затына “әттә” диеп йөри. Шулай тиеш дип уйлыйдыр инде, бахыр. Нәкъ шул вакытта Марат ишек шакыды. Кулында - зур гына уенчык машина. Ишекнең бүлмә ягыннан кара күзләрен тутырып малай карап тора. Авызы ерык: “әттә”! Әй сабый, сабый...

Артык өзелеп сөйгәнгә кертмәде ул аны. Басылган иде инде өермә. Улын әтиле үстерәсе килде.
Бәлки, кертәсе дә калмагандыр. Барыбер ахыры хәерле бетмәде ич. Тик күрәсеңне күрми, гүргә кереп булмый, диләр шул. Гүргә үз өеннән, хатыны белән баласы яныннан китәсен белсә, килер иде микән бирегә Марат?
Эчте инде. Исерек чагы көннән-көн ешрак, дөньяга аек караган чаклары көннән-көн сирәгрәк булды. Шул сирәк көннәрнең берсендә никах укыттылар (ата-аналары таләбе инде!), шул сирәк көннәрнең тагын берсендә ипотекага ике бүлмәле фатир алдылар (хәзер шуны түли берүзе!). Авылга кайтып йөрергә кирәк дип, Маратның ата-аналары ярдәме белән тотылган булса да машина алдылар.
Шул машина башына җитте дә инде ахыр чиктә.
Әйбәт тордылармы алар? Яратышыпмы?
Мәдинә ачы итеп көлемсерәп куйды. Юк, уйлыйсы да килми иде бу турыда. Аның хәтере соңгы кичтәге сөйләшүне тартып чыгарды. Марат эштән соң, гадәтенчә, бер шешә сыраны бушаткан иде. Мәдинә дә бер шешәне эчеп куйган иде. Малай залда планшетта ниндидер уен уйнап утыра, аның башкада гаме юк. Ата еш кына эчкәләгәч, аяк астында буталып йөрмәү гадәтен алган иде ул. Марат белән бергә Мәдинәгә дә бер гадәт йокты: сыра тәмләргә ярата башлады ул. Кипкән балыкны суыра –суыра салкын сыраны эчеп аласың да бөтен дөньяң түгәрәкләнә башлый. Ирнең дә кәефләре күтәрелеп китә. Хатыны да “матурым” га әйләнә. Сирәк әйтелә торган ул сүзләр алдагы көннәрнең бөтен юшкынын юып төшерү сәләтенә ия иде. Гадәттә, шул бер-ике шешә сыра җитә үзенә. Эштән арыбрак кайткан булса, урынга аву белән йокыга китә. Арымыйчарак кайтканда исә янәшәгә килеп яткан Мәдинәнең дә хатын-кыз затыннан икәнлеген исенә төшерә иде. Ләкин ... шундый кичләрдә торган саен ешрак чыгып китә башлады Марат. “Йөреп кайтам әле...”. “Дуслар чакырган иде...”. “Гаражда эшләрем бар”...
Нинди эшләре бар икәнлеген дә җиткерделәр озакламый. Элеккеге хатыны янына ешлаган икән ир канаты. Бу юлы да ашап-эчеп алуга, кыбырсый башлады ул:
-Машинамны карап аласы бар, тавышы ошамый башлады. Мин гаражга киттем.
-Беләм мин синең нинди машина янына йөргәнеңне. – Күпме тыелырга тырышса да, Мәдинә беркайчан да ирнең бу йөрешләрен тыныч кына үткәрә алмады. – Тагын “мәхәббәтең” янына киттеңме?
- Сиңа соң нәрсә кирәк? Сезнең янда түгелмени мин?
-Җибәрмим, бармыйсың!- Мәдинә ишеккә аркылы басты.
- Синнән сорап торырмын кая барасымны, кит.- Ир аны ачу белән этеп җибәрде дә өйдән чыгып китте. Яшелле-зәңгәрле тавышлар белән үкереп , кулына ни туры килсә, шуны атып бәрерә кереште бугай ул.Тавышка чыккан Марска да эләкте: ул аны йолыккалый-йолыккалый бүлмәсенә кертеп җибәрде. “Син генә кирәк идең хәзер!”. Аннары яшереп куйган җиреннән алып бер шешә сыраны бушатты. Азга гына булса да тынычланган кебек булды.
Гадәттә, иртәнге якта кайта иде Марат. Ә бу юлы иртәгәсе көн ял көне иде. Ир иртәнге якта да, төшкә таба да кайтмады.
Эче пошканга әрле-бирле йөреп тора башлаган иде инде, ишектә кыңгырау чылтырады.Шуннан соңгы хәлләр кинокадрдагы кебек еш алышынып торды:
- Гаражда машинасы эчендә үле гәүдәсен тапканнар. Газга агуланып үлгән...
- Күмүне үзебез оештырырбыз, син бик бетеренмә...
- Үлгән артыннан үлеп булмый....
- Ела-ела, еласаң, җиңелрәк була ул...
- Иии, кырыгы да узган икән...
- Әй бу гомерләр! Япь-яшь көе җир куенына кереп ятуына да ел булган..

Шулайрак төгәлләнде аларның гаилә тормышы. Кушылып яшәүләренә ике ел да тулмаган иде. Яшьли китте Марат.
Шуннан соң... Шуннан соң акыллырак булырга сүз бирде үзенә Мәдинә. Эчә торган кеше янына якын да бармаска сүз бирде.
Дуслары көлделәр генә:
-Кайдан табасың син эчми торган кешене? Акылдан шаштыңмы әллә? Ирләр түгел, үзебез дә салып куябыз бит әле, -диделәр.
-Безнеке болай гына бит инде...Сирәк-мирәк капкан сыра дә шәраб. Ул саналмый.
-Эчмәгән кешенең ике генә төре бар хәзер: я чирле ул, я кодированный.
Дус кызларының сүзләре чын иде шул. Тирә-юнендә авызына хәмер кермәгән кеше юк иде. Аерма аларның нинди күләмдә эчүләрендә генә иде. Үзе кебек, чаманы белеп эчүчеләр арасыннан эзләп карарга булды ул ишен.
Яшь гомеренең тагын ике елы шулай парсыз үтте. Ә малай үсә, аңа ир киңәше, ир сүзе кирәк. Хәтта ир каешы кирәк булачагын да чамалый башлаган иде инде Мәдинә. Артыграк иркәләп узындырып җибәрде бугай улыкаен. Әле бот арасыннан чыкканына да күпме генә - телләшеп маташа.

4.
Вадим белән Шәһәр көнендә танышып киттеләр алар. Теттереп татарча җырлап-биеп, күңел ачып торучы төркем тирәсеннән узып бара иде. Биергә чакырып алдылар аны. Шуннан бу күңелле төркем яныннан китмәде дә. Дус кызлары авылга кайтып киткән, малай әбиләрендә. Берүзе генә кайда басып торса да барыбер иде аңа. Аннары янына озын буйлы , тыгыз гәүдәле бер ир-егет килеп басты. Шомырт –кара күзләрендә шаян очкыннар биешә, кәефе ун кешегә бүлеп бирсәң дә җитәрлек.
Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен.
Нурлы йөзләреңә карап
Бар микән серләшәсем,
-дип такмалап килеп басты ул Мәдинә янына. Шулай танышып киттеләр. Тавышы шәп иде керәшен егетенең. Үзе дә шәп иде. Җор телле, барысын да авызына каратып тора .
Өйләнеп аерылган ир булып чыкты ул. Хатыны йөремсәк булган икән. Шуны кичермәгән. Әле ярый, балалары булмаган, бала булса, китә алмаган булыр иде. Балаларны үлеп ярата икән. Вадим әйткән һәр сүз Мәдинәнең күңел сандыгына таслап урнаштырыла барды.

Эчәргә ярата идеме-юкмы, шунысын гына ачыклыйсы калды. Хәер, егет солтанын күргәч, монысы инде бик вак мәсьәлә булып калды чынлыкта. Ул гына эчми булмас инде. Бәйрәм ахырында яңа танышлары шашлыкка чакыргач һәм егетнең авызына сыра да капмаганын күргәч, Мәдинәнең күңеле күкәй салды. Алай гына дию дә аздыр хәтта. Ул үзенә шундый ирнең игътибар итүенә ышана алмый аптырады. Бертуктамый эчтән генә “Бәхетемне күпсенмә” дип кабатлады. Әбисе өйрәткән догаларны искә төшерергә азапланды, тик бер дога да исенә төшмәде, онытылганнар, каһәрең.
Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.

Җырлап башланды аларның уртак тормышлары. Аның керәшен булуы аз гына да борчымады Мәдинәне.Урыска да чыгалар әле, ә бу ир солтаны татарча сиптерә.

Марс белән дә тиз тапты уртак телне Вадим. Чынлап та, балалар ярата икән ул. Планшеттагы уеннарны да бергә уйныйлар, бергәләп велосипедта йөрергә дә чыгып китәләр. Мондый игътибарны үз атасыннан да күрмәгән Марсның түбәсе күккә тиде: кирлемәнлеге дә сизелми башлады хәтта. Ә бергәләп җыр сузып утыруларын күрсәң, эчең ката инде менә. Марс балалар бакчасына йөри башлауга, татарчасын “онытып җибәргән “ иде. Ә монда тырыша –тырыша Вадим абыйсы белән җыр сузалар:

Алма бакчасына керсәм –
Бадыян түтәлләре;
Ал булса да, гөл булса да
Кирәкми бүтәннәре.


Үзе өчен ят сүзләрне ишетә дә төпченә башлый: ә нәрсә ул “бадыян”? “түтәлләре” – это тетялары чтоли? Эчләре ката инде аннары Вадим белән Мәдинәнең.
Ә “Кәтүк түти”не җырлый башласа, артист та артист, Вадим да артистка әйләнә. Күзләрен-кашларын сикертә, җилкәләрен уйната, түтинең хәрәкәтләрен кабатлый. Аңа карап Марс кылана. Боларның кылануларын күреп, Мәдинә эчен тота-тота көлә.

Кәтүк түти иртүк торып мичкә яккан,
Черек утын булгангамы, янмый җәфа.
Кәтүк түти тәҗел төшеп суга киткән,
Кайтып җиткәч, абынып егылып, суын түккән.


Кызык иде баштагы мәлләре. Иде. Вадимдагы “кыек”ларны берничә айдан соң сизә башлады ул. Төннәрен ноутбукка “кереп китә” иде башта ук. Нигәдер хатын назлауга караганда, ноутбукны “кочаклап” утыруны якынрак итте шул. Баштарак, ияләнгәнче, аңа кырлы-мырлы сүз әйтү түгел, кырын караш ташлаудан да курка иде Мәдинә. Аллам сакласын! Андый ир белән тор да, тиенгән бәхетеңнән канәгать булма. Юк инде, ирнең тиз-тиз генә ирлек бурычын үтәгән төннәренә дә бик риза иде ул. Акча кайтармавына да сүз әйтмәде. Машинага акча җыям, күп калмады инде, дигәч, ничек сүз әйтәсең. Ир кеше өчен машина – хатыннан да якынрак диючеләр дә бар. Ир-атның аты инде ул машина, тимер аты!

Ә бер көнне сумкасыннан ун меңе югалды. Өенә кайтканда бар иде, икенче көнне тапмады. Вадимнан шикләнү уена кермәде, әлбәттә. Күршеләре кереп чыккан иде, дус кызы килеп киткән иде. Тик тора кабып кайсына әйтәсең.

Мәхәббәт идиллиясе ничек кинәт башланган булса, шулай кинәт кенә бетте дә. Дус кызларыннан кунактан иртәрәк кайтып китте ул. Әллә нигә башлары әйләнеп, күңелләре болганып торгач, температурасы да күтәрелеп киткәч, кайту ягын карарга туры килде. Ярый ла, ул уйлаган сәбәп булмады, узгынчы чир булды анысы. Өйгә якынлашканда, подъезддан Вадимга охшаган берәүнең чыгып машинага утыруын күреп калды. Кулында зур гына сумка иде. Эндәшеп караса да, ир әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты. Караңгы төшкән иде. Ишегалдындагы тонык утлар чыгучының йөзен ачык күрсәтмиләр.Караңгылыкка кереп югалган машина тәрәзәсеннән кемдер ыргыткан тәмәке төпчегенең тычкан күзе чаклы уты яктырып алды да сүнде. Көзге төннең җылылыгы алдавыч икән, бераз һава сулап торырга исәбе булса да, эченә суык төшә башлауга, өенә ашыкты.

Ә фатир аны Вадимсыз гына каршы алды. Яңа алган телевизорсыз, ноутбуксыз. Тагын шактый әйбер аякланган иде ул төндә. Яшереп куелган акчалары (ул урынның кайдалыгын ачыгавыз, әлбәттә, иренә күрсәткән иде, ирдән сер булаламыни?!) очкан иде.

Кем булды бу Вадим? Нигә шулай ярык тагарак янында утыртып калдырды Мәдинәне? Әлегә кадәр аңлый да, аңлата да алмый ул моны. Аферист булдымы? Аның алырлык нәрсәләре күп түгеллеген белде ич, эшләгәненең бурыч түләргә китеп баруын да белде. Бу вариант туры килми кебек. Вакытлыча тукталу урыны кирәк булдымы әллә? Интернет аша башка берәрсен табып, шуның янына киттеме? Әллә интернет-уенчы булдымы? Андыйлар да бар икән бит хәзер. Комарлылык бар иде бугай шул. Марс белән “Миллионер” уенын уйныйлар иде. Күзләре янып тора иде уйнаганда. Телефон аша сөйләшкән чагында “ставка” сүзен дә ишеткәләгән иде кебек. Кебек... Хәзер үткәндә казынудан ни файда инде. Үткән эшкә – салават. Ачык авыз булмас икенче. Малае гына таптырды Вадим абыйсын! Ай-һай авыр булды аңа. Бигрәк ияләнеп беткән иде шул. Командировкага китте дигән иде башта, аннары “авариягә әләккән” дип ялганларга туры килде, ни хәл итәсең. Икәүләшеп елаган иделәр. Малае абыйсын жәлләп, Мәдинә үзен жәлләп яшь койды. Кай җире кычытасын белсә, алдан кашынып куяр иде дә бит.
Үтте инде анысы да.

Әйе, үтте инде. Инде малае да ун яшен тутырды. Холкы торган саен авырая. Санламый. Син аңа яхшы булсын дип тырышасың, ул шулай тиеш дип кабул итә. Алга таба нишләп бетәр, белмим. Ичмасам, ир бала бит. Бер уйлыйсың, ир балага ата кирәк, икенче уйлыйсың, кабул итәме әле ул теләсә кемне. Бар да Вадим кебек бала җанлы булмый әле аның. Хәер, уйнаган гынадыр анысы да. Артист!
Ии , әби-әбекәй! Уңмасаң, унга бар, дигән идең дә бит...
Мәдинә, барыбер йоклый алмаячагын аңлап, торып утырды. Бүген эшкә барасы юк үзе. Урында аунауның да бер рәхәте юк. Ул кыска итеп кистергән чәчләрен учлары белән сыпырып куйды, яңакларына суккалап алды. Тәрәзәнең теге ягында инде бөтенләй яктырып килә. Кояш чыккан якка карамый тәрәзәләре. Рәсемнәрдә таң атуны бигрәк матур сурәтлиләр бит. Ичмасам, таң атуын, кояшның шәфәкътән салмак кына күтәрелүен күзәтер иде. Ә монда нәрсә инде? Яшел манаралы мәчет тә әле тамырланып кына килүче яшь өрәңге агачлары.
Хатынның күзләре мәчеттән чыгып баручы кешеләргә төште. Икешәрләп, өчәрләп, ниләр турындадыр гәпләшә-гәпләшә, ашыкмый-кабаланмый гына баралар юлдан. Хәрәкәтләре ипле, салмак. Ничек иренмичә йөри торганнардыр йокы калдырып? Карт-корыга ярый инде, барыбер эшләре юк. Йокысызлыктан интегә торганнардыр, йөрсеннәр дә ди, монда яшьрәкләре дә күренә бит әле. Шулхәтле диниләр микәнни? Вакыты җиткәч өлгермәсләр идемени?

Шул вакыт Мәдинәнең бер мәлгә йөрәге “жу” итеп китте: мәчет капкасыннан соңгарак калып чыгып баручы - ул үзенә ирлеккә тәгаенләгән Инсаф иде.
И-и, уңмасаң...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар